16+

«Татарстанда татарлар шулкадәр рәхәттә яшәде, шуңа да татар теленең кадере бетте»

Чын татар ул – әби-бабалары татар булганнар түгел, ә оныклары татар булган кеше, диләр. Бүген безнең «оныклар» татарча сөйләшәме? Гомумән, татар мәдәниятен, татар милләтен саклап калу өчен яшь буын нәрсә эшли? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә эзләделәр.

«Татарстанда татарлар шулкадәр рәхәттә яшәде, шуңа да татар теленең кадере бетте»

Чын татар ул – әби-бабалары татар булганнар түгел, ә оныклары татар булган кеше, диләр. Бүген безнең «оныклар» татарча сөйләшәме? Гомумән, татар мәдәниятен, татар милләтен саклап калу өчен яшь буын нәрсә эшли? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә эзләделәр.

Журналистлар белән очрашуга чакырылган кунакларны, чыннан да, татар яшьләренең каймагы дисәң була. Әйтик, хәзерге вакытта «Идел» журналының веб-редакторы булган Зөләйха Камалова – Нурихан Фәттахның оныгы. Хәтта татар язучыларының балалары рус теленә күчеп барган заманда, Зөләйха туган телендә сөйләшеп кенә калмый, татар телендә иҗат итә, телне саклау буенча төрле проектларда катнаша. Аныңча, телгә мәхәббәт иң беренче чиратта ата-анадан, гаиләдән килә.

– Гаилә белән театрга йөри идек. Кечкенәдән китаплар укып үстем. Дөрес, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен каеш белән укыткан чаклар да булды. Яшьләргә китап тоттырып кына телне өйрәтеп булмый. Мин шәхсән үзем хәзер күбрәк татарча аудиоәсәрләр тыңлыйм, – ди Зөләйха.
«Татарстан» радиосы алып баручысы Идел Кыямов – «Яңа гасыр» каналы алып баручысы Илдар Кыямов һәм «Интертат» интернет газетасы журналисты Мөршидә Кыямованың улы. Идел яшьләргә татар әсәрләрен аудиоязма форматында да әзерли әле. Ул, баланы телгә өйрәтү өчен иң беренче чиратта мохит тудырырга кирәк, дигән фикердә.

– Армиядә хезмәт иткән вакытта шундый күренешкә тап булдым. Безнең частька поп килде. Шунда мөселманнар – бер якка, христианнар икенче якка тезелеп басты. Бер Казан егете кая басарга белмичә аптырап тора. Аңа өендә динне өйрәтмәгәннәр, ул үзенең кем булуын белми. Гаиләдә татар телендә сөйләшеп үсмәгән бала да шундый хәлдә калырга мөмкин, – ди Идел.
Виолончелист Ильяс Камалов – чит төбәктә яшәп татар телен гаиләсе белән саклап калган кешеләрнең берсе. Хәзерге вакытта ул татар композиторларының виолончель өчен язылган антологиясен төзи.

– Татарстанда татарлар шулкадәр рәхәттә яшәде, шуңа да татар теленең кадере бетте. Без чит җирдә туган телне ишетергә тилмереп яшәдек, шуңа да безнең өчен кадерле ул тел, – ди егет.
Зөләйха, безгә яшьләрне татар альтернатив музыкасы, «Jummy Music» төркеме, Нурбәк Батулла иҗаты, «Калеб» эшчәнлеге белән таныштырырга кирәк, дигән фикердә.
– Без менә ничек тә эшли алабыз дип күрсәтсәк, яхшы булыр иде. Бәлки ул эшләрне чит илгә чыгарыргадыр? Гадәттә, башта нәрсә дә булса чит илдә таныла, соңыннан гына аны бездә күтәрә башлыйлар, – ди ул.

Яшьләр чит илдә яшәүче кешеләрнең дә татар телен өйрәнүе турында сөйләде.
– Мин Япониядә булган вакытта, татар телен өйрәнүче Юто Хишияма исемле япон егете белән таныштым. Татарга бернинди катышы булмаган ул егет татар телен өйрәнә икән. димәк, татар теле ниндидер әһәмияткә ия?! Үзебезнекеләрнең татар телен өйрәнәселәре килмәсә дә, нишләптер чит ил кешеләре татар теленә тартыла, – ди Идел Кыямов.

Алисә Шәрәфиева.

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading