16+

Татарстанда укытучы - укучыга: «Кабәхәт, синең битеңне «юачаклар» һәм имгәтәчәкләр»

Татарстанда гадәттән тыш хәл тикшерелә

Татарстанда укытучы - укучыга: «Кабәхәт, синең битеңне «юачаклар» һәм имгәтәчәкләр»

Татарстанда гадәттән тыш хәл тикшерелә

Бөгелмә шәһәрендә укытучы белән укучы арасында булган каршылык бөтен республиканы шаулатты. 22 ноябрьдә дәрес вакытындагы әлеге сөйләшү диктофонга яздырылып, киң җәмәгатьчелеккә барып ирешмәсә, бәлки, шул килеш калган да булыр иде. Укытучының дорфа итеп сөйләшкән язмасын укучы “Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында акча җыюлар” дигән популяр төркемгә җибәргән.

Әлеге гаугалы язмадан аңлашылганча, укытучы тактага “ЖО” дип язган 9 нчы сыйныф укучысын шелтәли. Бу очракта “шелтәли” сүзе бик йомшак яңгырый. Чынлыкта тәҗрибәле педагог яшүсмергә бик дорфа итеп, әшәке сүзләр белән бик каты кычкыра. Язмада ярсулы укытучының:
– Кабәхәт! Хайван! Ник син моны алтынчы сыйныф укучылары алдында эшлисең? Әгәр син тынычлана алмыйсың икән, әгәр син, хәшәрәт, кабинетта тагын бер тапкыр берәр нәрсә эшлисең, язасың икән, мин бер кешене эшкә җигәчәкмен – һәм синең битеңне “юачаклар”, имгәтәчәкләр, - дигән сүзләре ачык ишетелә.
 
Язма ахырында әлеге укытучының башка бер хезмәттәшенә (анысы, күрәсең, яшьрәк) мөрәҗәгать иткәне дә аңлашыла.

– Ә син мәктәпкә эшләргә бармакчы. Менә мондый хайваннар белән эшләячәксең! Моннан да начаррак булачак! – дигән сүзләргә тыныч кына: “Гафу итегез, минем дәрес бара”, - дигән җавап ишетелә.  
Сүз уңаеннан, тәртипсезлек эшләгән укучы диктофонга укытучының сүзләрен яздыруыннан бик канәгать булып утырганы аңлашыла, чөнки педагог аңа: “Канәгать елмаеп утыра бит әле!” – ди.

Тикшерү башланды

Әлеге язма фаш ителгәч, мәктәптәге гадәттән тыш хәл очрагы буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эшләре башлады.

Бөгелмә прокуратурасына әлеге аудиоязманың дөреслеген тикшерергә туры киләчәк. Әгәр конфликтта катнашучыларның шәхесләре һәм барлык хәлләр расланса – аларның гамәлләренә хокукый бәя бирергә, һәм нигез булса, чара күрергә кирәк, - дип комментарий бирделәр Татарстан прокуратурасында.

Бу хәлләрдән, әлбәттә инде, Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы да читтә калмады. Прокурор тикшерүен дә көтмичә, алар үз тикшерүен үткәргән. Һәм әлеге хәлләрнең чын икәнлеге расланган.
Бу - педагог этикасын дорфа рәвештә бозу. Башка сыймаслык әлеге вакыйга турында ата-аналар җыелышында да, мәктәпнең педагогик советында да фикер алышынды. Мәктәп директоры боерыгы белән педагогка дисциплинар түләү билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, конфликт 9 нчы сыйныф укучысының дәрес алдыннан класс тактасына ярамаган сүз язганлыгы аркасында килеп чыккан, - диелә министрлык хәбәрендә.

34 ел стажы һәм беренче квалификация категориясе булган тәҗрибәле педагогтан җаваплылыкны төшермәсәләр дә, министрлык укучының да “йомшак куян” түгеллеген билгеләп уза. Аларның җавабыннан аңлашылганча, укучы балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә учетта тора. Быелның ун ае эчендә генә дә ул урлау һәм исерткеч эчемлекләр куллану очрагы буенча дүрт тапкыр игътибар үзәгендә булган. Укучының тәртибе буенча балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиянең утырышларында берничә тапкыр фикер алышынган.     

Фән һәм мәгариф министрлыгы РОНО җитәкчеләренә белем бирү оешмаларындагы педагогларның һәм директорларның педагогик этикет нормаларын саклавына игътибар итәргә киңәш иткән.  
Министр Рафис Борһанов кушуы буенча, педагогик этикет кагыйдәләрен саклау мәсьәләсе декабрь башында узачак гомум республика ата-аналар җыелышында да кузгатылачак.   

 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер укучылар мэктепкэ белем алу очен йормилэр,этлек эшлер йорилэр дигэн уй кала.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балалар хәзер оятсыз, укучыларны хөрмәт итмиләр.

      Мөһим

      loading