16+

Татарстанда яшәүче фермер кәҗә сөтеннән ракка каршы дару ясаган

Югары Ослан районының Шеланга авылында яшәүче Мурат Сираҗин турында ишетмәгән кеше сирәктер. Фермер, бик актив кеше.

Татарстанда яшәүче фермер кәҗә сөтеннән ракка каршы дару ясаган

Югары Ослан районының Шеланга авылында яшәүче Мурат Сираҗин турында ишетмәгән кеше сирәктер. Фермер, бик актив кеше.

Ул 60лап кәҗә тота. Беня дигәне Швейцариядән кайтартылган, нәселле. Әнисе көненә 8 литр сөт биргән. Аңа күпләр кызыга. Хәзер Беняга күрше районнардан да «кәләшләр» алып киләләр икән. Бер елны Сираҗин кәҗәләр өчен приют та ачты. Кирәксез кәҗә бәтиләрен кабул итә башлады. Сөтенең файдасы турында озаклап сөйли ала.

– Кәҗә сөте, сыерныкы белән чагыштырганда, күпкә файдалырак. Галимнәр ракка каршы дару уйлап таптылар. Мин дә ул эчемлекне ясыйм. Серен чишеп бетермим. Бер генә нәрсә әйтәм: бу даруның нигезендә кәҗә сөте һәм әрем. Онкологлар кәҗә сөтенең яман шешне дәвалауда нәтиҗәле булуын күптән раслады, – ди.
Кәҗәдән тыш, Сираҗинның хуҗалыгында тавис кошы, токымлы тавыклар, үрдәкләр, казлар да бар. Кош-кортларының чутын үзе дә белми.
– Кешеләр күбесенчә йомырка сала торган тавыклар йә ит өчен бройлерлар асрый. Әле тагын йонлач аяклы токымлысы очрый. Миндә фавероль токымлы тавыклар бар. Алар гади тавыктан зуррак, ит өчен дә яхшы, йомырканы да яхшы салалар. Колорадо коңгызын да ашыйлар, – ди.

Нормаль тавык йомырканы 36 сәгать саен гына салырга тиеш, дип саный фермер. «Хәзер тавыклар көненә ике-өчне сала, махсус тиз салдыра торган матдәләр кулланалар. Тик мондый йомырка сәламәтлек өчен файдалы түгел. Хатын-кыз баланы биш-алты айдан тапкан кебек бит инде бу. Аннары, йомырка зыянлы, диләр», – ди. Тавыклары күп булса да, йомыркасын сатмый, чеби чыгарта. Сәбәбен дә аңлатты: бер йомырканың бәясе – 7 сум, ә чебинеке – 650 сум. Димәк, чеби сату отышлырак.

Мурат Сираҗин тумышы белән Пенза өлкәсенең Түбән Әләзән авылыннан. Столыпин реформасы башлангач, борынгы бабалары 14 баласын, гаиләсен, мал-туарын җыеп, Себер якларына юл тоткан. Мурат абый да үзен Себер татары дип саный. Татарларның мал-туар, кош-корт үрчетүләре – борынгыдан килгән гадәт, һәркем, иртәме-соңмы, бу шөгыльгә киләчәк дип фаразлый.

Татар фермерларының киләчәген ул ишәк асрауда күрә.
– Ишәк – татарлар өчен иң отышлы хайван. Аның сөтенең бер литры 2 мең сум тора. Косметологиядә ул алыштыргысыз булып санала. Яшәртү үзлегенә ия. Минем үземә дә, кайчан ишәк сөте сата башлыйсыз, дип, матурлык салоннарыннан еш шалтыраталар, – ди фермер.


Югары Ослан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X