16+

Татарстанда яшәүчеләрнең 24 проценты ягулык сезоныннан канәгать түгел

Татарстанда яшәүчеләрнең 44 проценты 2021-2022 елгы ягулык сезонын яхшы һәм бик әйбәт дип бәяләгән. 30 проценты канәгатьләнерлек дигән. Ә 24 проценты канәгать калмаган. “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төбәк иҗтимагый күзәтчелек үзәге” уздырган сораштыру нәтиҗәләре бу.

Татарстанда яшәүчеләрнең 24 проценты ягулык сезоныннан канәгать түгел

Татарстанда яшәүчеләрнең 44 проценты 2021-2022 елгы ягулык сезонын яхшы һәм бик әйбәт дип бәяләгән. 30 проценты канәгатьләнерлек дигән. Ә 24 проценты канәгать калмаган. “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төбәк иҗтимагый күзәтчелек үзәге” уздырган сораштыру нәтиҗәләре бу.

Үзәк ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Романов матбугат очрашуында ассызыклап узганча, ягулык сезонының төрлечә бәяләнүе торак фондларының төрле булуы белән аңлатыла. 
– Кайдадыр энергия нәтиҗәлелеге бар, кайдадыр юк, шуңа күрә һәркем җылылык сезонының сыйфатын үзенчә бәяләде, – дип шәрехләде спикер сораштыру нәтиҗәләрен. 

Берочтан кышкы чорда фатирдагы температура канәгатьләндермәгән очракта, идарәче оешмага яки “Ачык Казан”га гариза бирергә кирәклеген дә хәбәр итте. Муниципалитетларда исә “Ачык шәһәр” системасын кулланырга яки торак-коммуналь хуҗалык департаментына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, бу мәсьәләләрне җәйге сезонда, ягулык системасын ремонтлау чорында хәл итәргә ашыгыгыз, диде ул.

Сораштырылучылардан күпкатлы йортлардагы агымдагы ремонт эшләре турындагы фикерләре белән кызыксынганнар. Аларның 53 проценты үзләре яши торган йортка ремонт кирәклеген белдергән. 25 проценты, берничә җитешсезлектән кала, подъездларның торышы белән канәгать. 22 проценты барысыннан да канәгать.  
– Йортта ремонт ясатырга теләгән очракта анда яшәүчеләр идарәче компаниягә хат язарга тиешләр. Хат белән бергә подъездларның торышы күрсәтелгән фотосурәтләрне дә тапшырырга кирәк, – диде Дмитрий Романов. 

Агымдагы ремонт һәр өч-биш ел саен уздырылса, капиталь ремонт – 25 елга бер. Спикер белдергәнчә, идарәче компания ремонтка акча юк дисә, бу дөрес түгел, чөнки аның өчен акча бүлеп бирелгән. Һәм гомумән идарәче компания, нәрсәне ремонтларга кирәклеген бәяләү өчен, елга ике тапкыр йортта техник карау уздырырга тиеш. Ремонт ясалмаса, торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез, диде Романов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading