16+

Татарстанга «гадәттән тыш хәл режимы» нәрсәгә кирәк?

Татарстанда тулы куәтенә урып-җыю эшләре бара. Татарстан премьер- министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов брифингта әйтүенчә, бүгенгә барлык 1,5 млн гектар уңыш мәйданының 640 мең гектары суктырылган.

Татарстанга «гадәттән тыш хәл режимы» нәрсәгә кирәк?

Татарстанда тулы куәтенә урып-җыю эшләре бара. Татарстан премьер- министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов брифингта әйтүенчә, бүгенгә барлык 1,5 млн гектар уңыш мәйданының 640 мең гектары суктырылган.

Бу 41 процент дигән сүз. Димәк, берничә көннән соң игенчеләр урып-җыюның экваторына да җитәчәкләр.
 
- Август ае авыл хуҗалыгы тармагында иң кызу урак өсте. Менә өченче атна инде бөртекле культуралар суктырыла, кышка терлек азыгы әзерләнә, шул ук вакытта параллель рәвештә уҗым культуралары чәчелә. Басулардагы икмәкне җыеп алуга, шундук киләсе елга чәчүгә дип туфракны эшкәртә башларга кирәк, - диде Марат Әхмәтов.  
Республикада барлыгы 1,8 млн тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш күрсәткече гектарыннан 27,9 центнерны тәшкил итә. Шушы берничә көн эчендә көзге культуралар (көзге бодай һәм арыш) суктырылып бетәргә тиеш. Параллель рәвештә арпа уңышын җыялар. Көзге бодайның уңышы – гектарына 30 центнерны, ә арпа 26 центнерны тәшкил итә. Борчак өчен дә быел уңышлы ел түгел. Эссе һава торышы әлеге культураның уңышын киметкән. Гектарына нибары 16 процент кына чыккан. Ә менә арпа уңышы начар түгел.
- Узган елгы һава шартлары көзге культуралар өчен бик үк уңай килмәгән иде. Тик барлык таләпләрне үтәп эшләгән кырларда арпаның уңыш күрсәткече гектарыннан 40 центнерны тәшкил итте, - диде министр.

Техник культуралар 356, 4 мең гектар мәйданда үсә. 120 мең гектарда – рапс, 124 мең гектарда - көнбагыш, 64, 3 мең гектарда - шикәр чөгендере, 8,4 мең гектарда бәрәңге һәм яшелчәләр үсә.
- Быел рапс һәм көнбагышның хәле узган елга караганда сизелерлек яхшы. Әлеге культураларның бәяләре дә үткән ел белән чагыштырганда кыйммәтрәк булыр һәм шушы культуралар белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның финанс хәле ныгыр дип өметләнәм, - диде министр.   
Бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин ителеш буенча да проблемалар булмаячак, дип ышандырды Марат Әхмәтов.
 
Алдынгы һәм артта калган районнар

13 августка булган мәкълүматлар буенча, Тәтеш (52 процент), Буа һәм Сарман (51 процент), Спасс (50 процент), Алексеевск (49 процент) һәм Чистай (48 процент) районнарында иң күп бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган. Ә уңыш күләме буенча Сарман (85, 5 мең тонна), Тәтеш (80 мең), Зәй (78 мең), Алекссевск (72, 5 мең), Буа (70,7 мең), Чистай (64 мең) районнары лидерлар рәтендә бара.
Инвесторлардан министр “Агросила”, “Агроинвест”, “Кызыл Шәрык”, “Ак Барс” холдингларын мактап телгә алды.  

Ә менә урып-җыю буенча “кара исемлек”кә Менделеевск, Әгерҗе, Питрәч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Баулы, Алабуга районнары керүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, аутсайдер районнарда иң яхшы хуҗалыклар да район буенча уртача күрсәткечтән әллә ни алда түгел.

- Гектарыннан 20-22 центнер уңыш җыйган районнарны без берничек тә мактый алмыйбыз. Без иң элек көзге культураларны җыябыз бит. Алардан да 3 тонна җыя алмасаң, бу инде бик начар. Кызганыч, районнар, хуҗалыклар арасында аерма бик зур. Нинди генә өйрәтү, иннновацион чаралар үткәрмибез, югыйсә. Киләсе елда товар җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен, республика бюджетыннан модернизация программасын тагын да куәтләндерү нияте бар, - диде ул.  

Гадәттән тыш хәл режимы ни өчен кирәк?

Мәгълүм булганча, 7 августта Татарстанның 17 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Министр әлеге исемлекне киңәйтүдән мәгънә юклыгын әйтте.

Марат Әхмәтов журналистларга моның Татарстанга ни өчен кирәк булуын да аңлатты.
- Мин федераль хөкүмәттән ниндидер зур ярдәм булуына өметләнмим, чөнки чәчүлекләр үлеп бетәрлек дәрәҗәдә зыян күрмәдек. Безнең уңыш бик нык кимеде, ләкин бу “җирләрнең уңышы юк инде, сөрергә генә кирәк”, дигән хәлдә түгел. Иң начар дигән кыр да 15-20 центнер уңыш бирә. Гәрчә язын башкарган эшләребез буенча без алардан 40ка өметләнгән идек. Мәскәү белән ике арадагы килешү нигезендә безнең индикатив күрсәткечләр бар. Ягъни анда авыл хуҗалыгында без нинди күрсәткечләргә ирешергә тиеш булуыбыз килешенгән. Безгә федераль бюджеттан күрсәтелә торган ярдәм нәкъ менә шушы максатларга ирешү өчен дип бирелә. Тиешле нәтиҗәләргә ирешелмәгән очракта безгә федераль хөкүмәт штраф салырга мөмкин. Ә бу “форс-мажор” халәте безгә штраф бирмәс өчен кирәк. Чөнки бу бездән генә тормый. Уңай табигать шартларында без бу күрсәткечләргә ирешә идек. Шулай да әгәр федераль хөкүмәт үзенең резервыннан ниндидер ярдәм чарасын карый икән, без аңа каршы килмәбез, әлбәттә. Биргәннең битенә бакма, диләрме әле? - дип елмайды Марат Готович.
      
Ә менә узган еллардагы иминияләштерүдән файда булмаган.
- Элеккеге елларда миллионлаган гектардагы мәйданнары иминиятләштергән булсак та, иминият компанияләре белән эшләүдән без файдалы нәтиҗә ала алмадык. Дөресен генә әйткәндә, ул компания алдында күргән зыяныңны раслау бик авыр. Шуңа күрә соңгы ике елда без бу эшне бөтенләй кулланмый башладык. Нибары ике процент мәйданны гына иминиятләштердек, - диде ул.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading