16+

Татарстанга җылылар кайчан әйләнеп кайтачак?

Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанга җылылар кайчан әйләнеп кайтачак?

Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу турыда КФУның Экология һәм табигый байлыкларны файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцевка сылтама белән, университетның матбугат хезмәте  хәбәр итә.

Переведенцев сүзләренчә, хәзер Казан аша салкын фронт уза, әмма аны көзге салкыннар дип әйтеп булмый. «Уртача һава температурасы 13 градус тәшкил итә, бу нормадан 3-4 градуска югары», - диде КФУ профессоры.

Казанга җылы һава торышы 12 сентябрьдә кайтачак. Шулай итеп, көндез һава температурасы +21 градус булачак, ә төнлә  +14 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ.



Гөлнара Зиннәтуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading