Шәһри Казан

Татарстанлыларның проекты ил буенча таралачак

Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы проекты ил буенча таратылачак.

Корпусны төзү исә 1,8 млрд.сумга төшкән. Бу хакта бүген журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте. 

Аның сөйләвенчә, әзер проект булмау сәбәпле, барлык этаплар яңа биттән башкарылган. “Бу проект икътисади яктан нәтиҗәле булган кабат кулланыла торган проект документларының ресстрына кертеләчәк. Шулай итеп, ул үз төбәгебездә генә түгел, ә бөтен ил буйлап таралачак”, - диде Владимир Кудряшев. 

Реклама

Проектны «Татинвестгражданпроект» 2 ай эчендә башкарган. Татарстан буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе яңа корпусны кулланышка тапшыруны хуплаган. Бина 232 урынга исәпләнгән, шул исәптән 12 урын - реанимация бүлегендә.

Хәзерге вакытта биредә югары, заманча технологияле медицина җиһазлары, ягъни үпкәгә ясалма вентиляция аппараты, компьютер томографиясе, УЗИ аппараты һәм башка җиһазлар урнаштыру эшләре башкарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: