16+

Татарстанның атказанган мал табибы Рифат Кәримуллин: «Сыерның сөте – телендә»

Авыл җирендә һәр хуҗалыкта берәр сыер булырга тиеш. Киләчәктә ул шулай булачак та әле, чөнки халык экологик чиста, сыйфатлы ризык ашарга күнекте...

Татарстанның атказанган мал табибы Рифат Кәримуллин: «Сыерның сөте – телендә»

Авыл җирендә һәр хуҗалыкта берәр сыер булырга тиеш. Киләчәктә ул шулай булачак та әле, чөнки халык экологик чиста, сыйфатлы ризык ашарга күнекте...

Кукмара районының баш ветеринары, Татарстанның атказанган мал табибы Рифат Кәримуллин шундый фикердә. Сөтлебикә тотуның файдасы бармы-юкмы икәнлеге турындагы сорауны читкә куеп, без аның белән сыер асрау серләре турында сөйләштек.

Сыерның сөте – телендә

– Рифат абый, сыерның сөтен арттыру өчен нишләргә кирәк?
– Иң беренче чиратта – дөрес ашатырга. Буаз вакытында, бозау­лагач һәм савымы арткан чорда аларны ашатуның үз тәртибе бар. Елына 6 мең литр сөт алырга дип ниятләгәнбез икән, шуның 3 мең литрын беренче 100 көндә алырга тиешбез. Ә моның өчен, кабатлап әйтәм, дөрес ашату зарур. Бозауларга 60 көн кала, аны ташлатырга кирәк. Сөт бирә торган сыер симез булырга тиеш түгел. Шулай икән, рационы дөрес түгел, бозаулагач, проблемасы булачак дигән сүз.

Буаз булганда, күбрәк клетчаткалы, әйтик, картаебрак киткән печән, салам ашатырга кирәк. Әмма аксым өлеше дә булсын. 300-400 гр көнбагышны сыкканнан соң калган калдыкны ашатыр­га була. Икенче чор – бозауларга 20 көн кала дөрес тәрбияләсәң, бозаулаганда сыер белән бернинди проблема да булмый. Бу вакытта сөт биргән вакытта нәрсә ашатырга җыенабыз, шуның уннан бер өлеше булырга тиеш. Сыер кальцийны үзеннән алырга өйрәнсен. Бозаулагач та сыерларда парез авыруы булмасын өчен, аңарда шартлы рәвештә кальций дефициты булдырабыз. Шуның өчен рационыннан күпьеллык печәнне, чөгендер төбен (жом), акбур, тозны алабыз. Кукуруз силосын, болын печәнен ашатырга кушабыз. Бозаулагач, тизрәк хәл җыйсын өчен, аңа кальций кирәк. Җитмәгән кальцийны ул сөягеннән ала. Шуның белән канда баланс ясый.
Бозаулагач, 20 көн иң авыр вакыт. Бозау китергәч тә, сыерга порошок формасындагы 1 кг энергетик минераль-витаминлы эчемлек бирәбез, аны дүрт-биш чиләк суга бүлеп салып эчертәсе була. Сыерга шунда ук хәл кереп китә. Дүрт көн буе мал табибы күзәтүе астында булсын. Ә бозау­га беренче сәгатьтә үк дүрт литрга хәтле угыз сөтен эчерергә кушабыз. Бозау шуннан нык булып үсә. Бозаулагач, рацион протеин, энергетика белән баетыла. Якынча рационы: 3-4 кг яхшы фазада чабылган печән, 1 кг сыйфатлы туралган салам, 18 кг кукуруз силосы, 9 кг комбиазык, 4-5 кг күпьеллык сенаж. Кемдер чөгендер, кемдер жом бирә. Болай ашатмасаң, күпмедер сөтне югалтасың. Соңгы вакытта районда шәхси хуҗалыкларга моноазык әзерләп бирелә башлады. Аларны 37шәр килограммлы капчыкларга тутырып сатабыз яки аның өчен сөт тапшыралар. Бер ай сынап карадык, берничә сыер тоткан хуҗалык аена 50 мең сумлык сөт тапшыра иде, хәзер шул азыкны ашаткач, саткан сөте 70-80 меңлек була. Сыерның сөте – телендә, дип юкка гына әйтмиләр.

Тешенә карап сайла

– Сыерны ничә яшенә кадәр асрау отышлы?
– Иң күп сөтне өченче-бишенче елында бирә ул. Сигез-ун яшькә кадәр тотарга була әле. 16 яшькә чаклы да сөтне әйбәт бирә торган сыерлар бар. Моның өчен аларны дөрес ашатырга, тәрбияләргә кирәк.

– Нинди бозауны сыер итеп калдырырга?
– Сыерның икенче бозавын калдырыр идем.

– Сыерны ничек сайларга?
– Сөт бирә торганын алыр­га кирәк. Аннары аны буаз тана килеш тә аласы килми, бер-ике бозаулаганын алганда дөрес. Сауганда тәртибе ничек – сөзми, төртмиме дигәндәй. Күпме сөт биргәнен, аның майлылыгын ничек булуын сорашмый булмый. Теш­ләренә карап та сайларга була, әмма аның өчен мал табибы булу кирәк.

– Халык арасында, үгез сораган көнне тананы суймаска кирәк, ите тәмсез һәм каты була, дигән сүз йөри. Бу дөреслеккә туры киләме?
– Гормональ үзгәрешләр белән бәйле ул. Гормоннар канга тарала һәм иттә ят бер тәм булырга мөмкин. Шуңа да атна-ун көннән соң гына суярга киңәш итәм.

– Кемдер малга суны җылытып, ә кемдер салкын килеш эчертә?
– Күп хуҗалыклар аны җылытып бирә. Салкын су биргән очракта, терлек аны ашаган ризыгы белән җылыта, әмма моның өчен энергия­сен сарыф итә. Җылытып биргәндә, азыкка экономия ясала. Суны терлек көненә 80-120 литр эчәргә тиеш.

Көтүгә сыер ач чыкмасын

– Кырга кереп, люцерна яки чөгендер ашап күбенгән малга хуҗасы нинди ярдәм күрсәтә ала?
– Моның бер сәбәбе – көтүгә әзерләп чыгармау. Икенчесе – көзгә таба, әйбәт ашасын дип, мал-туарны люцерна яки клевер ашатыр­га чыгара. Бу – иң куркынычы. Ашказанына эләгеп, әчү процессы башлана һәм беренче ярдәм күрсәтелмәсә, күбенеп үләргә дә мөмкин. Мал табибы килгән арада, җыелган газны чыгару өчен терлек авызына таяк каптырып, косу рефлексын (отрыжка) булдырырга кирәк. Бу да булышмаса, мал табибы газны троакар белән тишеп чыгара.

– Сез, көтүлек чорына алдан әзерләргә кирәк, дидегез. Тукландыру мәсьәләсен истә тотып әйтүегезме?
– Көтүгә ач чыгару дөрес түгел, югыйсә шунда ук яшел сусыл үләнгә ябышып, ашказаны белән проблема бар­лык­ка киләчәк. Аларны печән, салам кебек тупас азык ашатып чыгарыгыз.

«Лейкоз – тиз тарала торган чир»

– Соңгы вакытта авыл халкын борчыган темага да кагылып узыйк әле. Лейкоз авыруы сезнең районда ни дәрәҗәдә таралган? Аны бетерү өчен ниләр эшләнә?
– Зур эшләр башкарыла. 21 проценттан 2 процентка калдыра алдык без аны. Киләсе елга бөтенләй котылырбыз дип уйлыйм. Лейкоз – тиз тарала торган куркыныч авыру. Бу авыру булган сыерның сөтен кайнатмыйча кулланырга ярамый. Шуңа да аны тапшыр­маска кушабыз. Лейкозны йоктырган һәм шуның белән авырый торган терлек бар. Авыру терлекне ит комбинатларына тапшырабыз, аларны анда термик яктан яхшылап эшкәртәләр. Чирне йоктырганын исә аерым тотабыз, аны дәвалап булмый. Тора-бара бу терлекне алыштырабыз.
 
– Лейкоз булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Сыердан бозауга авыру күчү очраклары 5-10 процентны тәшкил итә. Лейкозлы сыерның сөтен бозавына эчертергә ярамый. Мал табиб­лары, прививкалар ясаганда, бер үк энәдән кулланмаска тиеш. Лейкозлы сыерны каплатканда вирус эләктергән үгездән икенчесенә күчәргә мөмкин. Боларның барысын да истән чыгармас­ка кирәк.
 
– Мастит авыруы сыерның үзенә дә, хуҗасына да күп мәшәкать тудыра. Бу авыру булмасын өчен нәрсә эшләргә кушасыз?
– Мастит булган сыер 25-30 процент сөтен югалта. Ул сөтлебикә торган абзарда микроклимат дөрес булмаудан, үз вакытында дезинфекция ясатылмау һәм гигиена таләпләре үтәлмәүдән дә барлыкка килә. Сыер сава торган аппарат дөрес эшләмәү аркасында да булырга мөмкин.

– Хәзер авылларда электр көтүчесен кулланалар. Терлекләргә аның зыяны юкмы?
– Сыерлар кимегәч, көтү чираты тиз килеп җитә. Шуңа халык электр көтүчесенә күчте, ул үзен аклый да. Аны күчереп йөртеп тә була. Күп кенә авылларда хәтта икешәрне үк алып куя башладылар. Икенче җиргә күчереп, корып та торасы юк. Аның бернинди дә зыяны булмый.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading