16+

Татарстанның танылган яучысы Гөлназ Мөхәммәд үзеннән шактый яшь егеткә кияүгә чыккан

Шушы көннәрдә Гөлназ үзеннән күпкә яшь Мөхәммәд белән никах укытты. Алар интернет аша танышкан, ярты ел аралашкач, никах укытырга булганнар.

Татарстанның танылган яучысы Гөлназ Мөхәммәд үзеннән шактый яшь егеткә кияүгә чыккан

Шушы көннәрдә Гөлназ үзеннән күпкә яшь Мөхәммәд белән никах укытты. Алар интернет аша танышкан, ярты ел аралашкач, никах укытырга булганнар.

Мөхәммәд Алжирда туып үскән, ике төрле һөнәр үзләштергән. Ул аш-су остасы һәм ландшафт дизайнеры. Гөлназның йөрәген Мөхәммәд үзенең тәрбияле, ихтирамлы булуы белән яулап алган.


– Танышып ике көн аралашкач ук, ул мине скайп аша үзенең әти-әнисе, сеңелләре белән таныштырды. Шунда мин аны җитди кеше икән дип уйладым. Хатын-кызга карата бик ихтирамлы. Гаиләдә бик яхшы тәрбия алган. Дини, ихлас гаилә алар. Никахка килә алмадылар, әмма интернет аша камера каршына бөтен гаиләләре белән җыелып, безне котладылар. Туганлык җепләре бик көчле. Мөхәммәд әнисенә көненә өч-дүрт тапкыр шалтыратып, хәл белешеп тора. Улларым белән дә бик тиз уртак тел тапты. Казанны да ошатты, – дип сөйләде безгә Гөлназ.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чын кунлемнэн котлыйм сезне.Кадерле Ана, Яраткан хатын булып яшэргэ язсын.Бэхетле булыгыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Паспорт белэн гражданство алгач яшь, чибэр кызга качар инде бу егет.. эби белэн торасы килмэс(

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кызганыч яшь аермасы зур булган парлар озак яшэми бергэ, вакыт уза, хис сунэ. Егетнен уз балалары булуын телэп, 45 яшьтэ генитиклар каршы килэ бала табарга. Дорес комментарийларны уздырыгыз, укучы саны артыр

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яучы ханым белэн ничек элемтэгэ кереп була?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Анын ике гражданство: Алжир хэм Франция. Максатым Франция гражданствосы алырга.Хэерче Россиядэн тизрэк качып китэргэ! Э ислам динендэ олырак хатынга ойлэну зур савап. Суз корэштереп утырмыйм! Бу минем тормышым, сезне ул тирэлэргэ кертмим. Узегезезнеке белэн бэхетле булыгыз. Кешенен язмышы туганчы ук, ана карынында ук язылган була. Эгэр бу сузлэргэ каршы барасыз икэн, димэк сез ислам диненэ каршы чыгучылар. Андыйларда минем эшем юк. Аллахы Тэгалэ сезгэ сэламэтлек, саф акыл бирсен.

            Мөһим

            loading