16+

Татарстанның төзәтү изоляторларында 100 процент тавыш биргәннәр

Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

- Хәзерге  вакытта республиканың барлык тикшерү изоляторларында булып, сайлау хокукына ия булган гражданнары 100 процент тавыш бирде. Аларга барлык шартлар да тудырылган иде, - диде Сәрия Сабурская.

Вәкаләтле вәкил Казан психиатария хастаханәсендә булганлыгын да искәртте. Анда Сәрия Сабурская җинаять кылып, суд карары нигезендә дәвалану уза торган гражданнар белән аралашкан.

- Мин күбрәк хатын-кызлар белән аралаштым. Алар барысы да сайлау хокукыннан файдаланачагын әйтте, - диде вәкаләтле вәкил.

Әлеге төр учреждениедә 791 кеше исәпләнә. Аларның 659 ы сайлау хокукына ия. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: дәваланучылар арасында башка төбәк кешеләре дә бар.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading