16+

Татлы бәйләмнәр ясаучы Рәсим Нигъмәтҗанов: «Егетләр түгел, күбрәк кызлар букет сорап килә»

Рәсим Нигъмәтҗанов егетләр өчен үзенчәлекле һөнәр сайлаган. Ул җиләк-җимеш, чәчәкләрдән татлы бәйләмнәр ясый.

Татлы бәйләмнәр ясаучы Рәсим Нигъмәтҗанов: «Егетләр түгел, күбрәк кызлар букет сорап килә»

Рәсим Нигъмәтҗанов егетләр өчен үзенчәлекле һөнәр сайлаган. Ул җиләк-җимеш, чәчәкләрдән татлы бәйләмнәр ясый.

– Дөньяда иң яхшы флористлар ул – егетләр. Кызлардан аермалы буларак, безнең чәчәкләргә үзенчәлекле караш, – ди Рәсим.

Казан егете һөнәре буенча югары категорияле повар-кондитер. Берничә ел рестораннарда повар, администратор булып эшләгәннән соң, Казанда әле аш-су остасы һөнәрен тиешенчә бәяләп бетермиләр дигән нәтиҗәгә килә.
– Кечкенәдән аш бүлмәсендә кайнашырга ярата идем. Әни бу кызыксынуыма, ярдәмче үсә, дип сөенде генә. Ә менә әти һәрвакыт, бу егетләр эше түгел, дия иде. Соңыннан гына техникумны кызыл дипломга тәмамлагач, Президент стипендиясе алгач, Россиякүләм төрле бәйгеләрдә катнаша башлагач, минем һөнәремне үз итте. Минемчә, повар – егетләр һөнәре. Без ит белән яхшы эш итәбез. Рестораннарда эшләү тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: хатын-кызны ит янына яки мангалга куйсаң, ризыгың уңмаячак. Гүзәт затлар икенче ризыкларны, салат һәм камыр ризыкларын яхшы әзерли. Үзем повар булсам да, гаилә коргач, аш бүлмәсендә барыбер хатыным хуҗа булачак. Эштән арып өйгә кайткач, ни дә булса пешерергә хәл калмый инде, – дип елмая ул.

2011 елларда Рәсим карвинг (җиләк-җимеш, яшелчәләрне матурлап, бизәкләр ясап кисү) белән дә шөгыльләнә башлый. Ни хикмәт, егетнең куллары инде бер-ике дәрестән соң ук шомара башлый.
– Уку йортында бушлай курслар үткәргәннәр иде. Башта төркемгә 30 кеше җыелдык, бер-ике дәрестән соң өч кешегә калдык. Карвинг – зур тырышлык сорый торган һөнәр. Шөгыльләнә башлагач, аның да артык табыш китермәгәнлеген аңладым. Бизәп киселгән җиләк-җимешләр, яшелчәләргә юбилей, туй кебек зур мәҗлесләр өчен генә заказ бирәләр. Чыгымы да күп, – ди егет.

Менә шушы эзләнүләреннән соң ул интернетта ашап була торган флористикага юлыга.
– Бер ел элек 28 гыйнвар көнне, сеңлемнең туган көненә, Ютубтан карап, җиләкле-чәчәкле букет ясадым. Бөтен кеше дә ошатты аны. Шуннан соң, кая әле моннан кәсеп ясап карыйм, дип, букетның фотосын Инстаграм битенә куйдым. Шулай итеп, 14 февраль – Гашыйклар көненә беренче заказларымны ясый башладым. Узган ел 8 март бәйрәменә бер төн эчендә 30дан артык букет төрергә туры килде, – ди Рәсим.
Кызлар өчен генә түгел, егетләр өчен дә букетлар ясый ул. Быел Ватанны саклаучылар көненә күбесенчә кыслалардан бәйләм сораганнар. Төрле формадагы казылык, өчмочмак, батон, спиртлы эчемлекләр төреп ясаган букетлары да бар аның.

– Кеше башкаларда булмаган, үзенчәлекле әйберләрдән курка. Берәүләргә: «Әйдәгез, кыслалардан букет ясап бирәм!» – дигән идем, шикләнеп калдылар. Ясап күрсәткәч кенә ошаттылар. Интернетка куйганнарны күреп: «Миңа менә шушындый кирәк», – дип сораучылар күп. Тагын бер стереотип – кара бәйләмнән куркалар. Ул матәм төсе, диләр. Хәзер, киресенчә, кара төс модада. Хыялым – кокос, мангустин, личи, дракон кебек төрле экзотик җиләк-җимешләрдән букет ясау. Шунысы да бар: ничек кенә тырышсаң да, ике бер төрле букет килеп чыкмый. Ни кызык, егетләр түгел, күбрәк кызлар букет сорап килә. 8 март бәйрәменә дә шундый ук хәл. Моны психология белән аңлатыргамы соң: кызлар үзләренә ни тели – башкаларга шуны бүләк итә кебек. Ә егетләр соң «уяна». Бик өлгерләре бүләк алу турында алтысы исенә төшерә. 8 март көнне генә «букет кирәк иде» диючеләр дә җитәрлек. Ул вакытта инде ажиотаж, хәтта букетның үз бәясеннән өч тапкыр арттырып түләргә риза кешеләр бар. Мин бер ай алдан заказларны җыя башлыйм да, нормамны тутыргач, бүтән алмыйм. Аларны бит әле эшләп тә бетерергә кирәк! Шуңа егетләргә киңәшем бер – бүләк сайлауны соңгы көнгә калдырмагыз, – ди Рәсим.

Егет сүзләренчә, мондый букетлар тәрәзә төбендә үз матурлыгын бер-ике көн җуймыйча тора ала. 8 март бәйрәменә исә ул бәйләмнәрнең төбенә махсус сулы губка куярга исәпли. Димәк, чәчәкләр тагын да озаграк торачак.

– Букет ясаганда, җиләкләрне юмыйм. Суда алар үз матурлыгын югалта, тизрәк бозыла да әле. Эшләгәндә, кулга перчатка киям. Клиентларыма: «Җиләкләрне ашар алдыннан юарга кирәк», – дип алдан ук кисәтеп куям, – ди Рәсим.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    нишлэп ойрэтэсен Рэсим безнисын бетэ бит аннары халык узе ясый башлый

    Мөһим

    loading