16+

«Татмедиа» бинасы янында «Массакүләм матбугат чаралары урамы» фестивале башланды

Фестивальдә «Татмедиа» басмалары, татарча китаплар, радио, телевидение эшчәнлеге белән танышырга була. Анда шулай ук туклану нокталары эшли, балалар өчен мастер-класслар үткәрелә.

«Татмедиа» бинасы янында «Массакүләм матбугат чаралары урамы» фестивале башланды

Фестивальдә «Татмедиа» басмалары, татарча китаплар, радио, телевидение эшчәнлеге белән танышырга була. Анда шулай ук туклану нокталары эшли, балалар өчен мастер-класслар үткәрелә.

Бәйрәмне Илмир Ямалов алып бара. «Мондый чаралар бик кирәк дип уйлыйм. Үзем өчен бик күп яңалык белдем, мәсәлән, "Китап" радиосы турында ишеткәнем булса да, анда кемнәр эшләгәнен белми идем, алар белән таныштым. Балалар өчен кызыклы әйберләр барлыгын белдем. Мондый чараларны газета-журналларга язылу башланган вакытта үткәрү файдалы булыр иде», — дип сөйләде ул.

Чарада «Татар радиосы» да катнаша. Радионың алып баручысы Назлыгөл Сөнгатова массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерә торган чараларның кирәк булуын әйтте. «Соңгы вакытта зур масштаблы очрашулар булмый торды. Массакүләм мәгълүмат чарлары һәрвакыт шулай аралашып торырга тиеш дип уйлыйм. Кадрлар алмашынып тора, без күрешәбез, танышабыз. Без бер иҗат казанында кайнарга, бер-беребез өчен файдалы булырга тиеш», — ди ул.

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева чараның «Татмедиа» бинасы янында узуын хуплый. «Берничә ел элек Бауман урамында мондый чара уза иде. Массакүләм матбугат чаралары көн дәвамында шулай аралаша, таныша иде. Ул традициянең „Татмедиа“ бинасы янында узуы миңа бик ошый. Массакүләм мәгълүмат чараларының бергә җыелуы бик кирәк. Без бергә, бердәм булырга тиеш», — ди ул.

Автор: Гөлүзә Ибраһимова
Рамил Гали

http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading