16+

«Татнефть» китапханәсе

Интернет заманында яшибез, бар да кул астында. Берничә төймәгә басасың да, соравыңа җавап табасың. Интернеттан укып кына ашарга пешерәбез, шуннан гына товар алабыз, акча түлибез... Болар бар да җайлы, уңайлы. Газета-журналлар, китаплар да электрон вариантка күчеп бара. Менә монысы куркыта. Электрон хәтергә генә ышанып буламы икән?

«Татнефть» китапханәсе

Интернет заманында яшибез, бар да кул астында. Берничә төймәгә басасың да, соравыңа җавап табасың. Интернеттан укып кына ашарга пешерәбез, шуннан гына товар алабыз, акча түлибез... Болар бар да җайлы, уңайлы. Газета-журналлар, китаплар да электрон вариантка күчеп бара. Менә монысы куркыта. Электрон хәтергә генә ышанып буламы икән?

Бүген без әллә ничә гасыр элек язылган китапларны кулыбызга алып укыйбыз, өйрәнәбез. Электрон варианттагыларны кем каян эзләп табар? Киләсе гасырга бүгенгене илтә алырбызмы? Авыллар тарихын язучы тарихчылар, иң авыры соңгы берничә дистә елда булган вакыйгаларны эзләп табу, диләр. Бер уйласаң, белгән, күргән, теге яки бу вакыйгада катнашкан кешеләр дә исән, ләкин фактлар, аргументлар юк, беркайда да теркәлмәгән. Хезмәттәшебез популяр язучы Марат Кәбировның «Китап» дигән китабы басылган иде. Белемнән, тәрбиядән һәм мәдәнияттән ваз кичкән кешелек турында ул. Тиешле игътибар булмаган сурәттә, нинди фаҗигагә китерү мөмкинлеген тасвирлый язучы. Әсәр бүгенге вакыйгаларга башкачарак карарга мәҗбүр итә, уйландыра, куркыта.

Мәрҗанидән башлап...


Әлеге куркыныч уйлардан соң тарихыбызны, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны барлап, китаплар бастыручы һәркемгә һәйкәл куярсың. Алар бүгенге генә түгел, киләчәк буыннарга да мирас туплый. Республикабызда бик көчле, берсеннән-берсе эре компанияләр шактый, ләкин мондый изге эшне башкаручылар бармак белән генә санарлык. «Татнефть» компаниясе менә инде 20 елдан артык китаплар нәшер итү эшенә ел саен хәйриячелек ярдәме күрсәтә. «Татнефть» компаниясе карамагында оешкан «Рухият» фонды 20 ел эчендә 200 исемдәге 350 000нән артык китап бастырган. Нинди генә затлы китаплар юк әлеге китапханәдә! 
– Безнең фонд 1997 елда оешты. Аңа рухи байлыгыбызны, әдәби мирасыбызны барлау, аны үстерү, халыкка җиткерү, төбәк тарихларын өйрәнү бурычлары куелды, – ди «Татнефть»нең «Рухият» фондының башкаручы директоры Флера Шәйхетдинова. – Татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм рухи тормышы, татар милләтенең алдынгы җәмәгать эшлеклеләре хакындагы китапларны нәшер итү – иң мөһим эшчәнлекләребезнең берсе. «Шәхесләребез» сериясеннән беренче китап 1998 елда дөнья күрде, ул Шиһабетдин Мәрҗани турында иде.


Аннан соң укучыга 1999 елда Ризаэддин Фәхреддиннең фәнни-биографик җыентыгы тәкъдим ителә. «Асар» дип аталган дүрт томлык библиографик хезмәтен, Берлинда 1936 елда нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналының Ризаэддин Фәхреддингә багышланган санының хәзерге телгә күчермәсен һәм факсимилесен дә нефтьчеләр бастыра. Мәшһүр галимнең «Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомер» китабы искитмәле затлы. Төрле музей, китапханә һәм архивлардан алынган фоторәсемнәр, экспонатлар белән баетылган. Кемнең кулына гына килеп кермәсен, бу китап әйтеп бетергесез зур бүләк. Ризаэддин Фәхреддин язмышы белән нефть төбәгенә бәйле. Шуңа аңа аерым игътибар. Әлмәт районының Кичүчат авылында галимнең музее да бар, аны да нефтьчеләр төзекләндереп, карап торалар. Авылның чишмәсе бик матур, төзек – анысы да нефтьчеләр бүләге. 
Тарихи мирасны барлау белән беррәттән, олпат язучыларның китапларын нәшер итүгә дә зур игътибар бирелә. Фәнис Яруллинның әсәрләренең күп томлыкларын да китап укучыларга «Рухият» фонды бүләк итте. Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулуга багышлап, рус һәм татар телләрендә «Песнь благодарности» китабы нәшер ителә. Гамил Афзал, Мәдинә Маликова, Айдар Хәлим... «Шәхесләребез» сериясеннән булган һәр китапны исемләп язу мөмкин түгел, ничаклы зур хезмәт, әйтеп бетергесез зур байлык бу. 
– Халкыбызның байтак әдипләре, аларның том-том хезмәтләре әле архивларда кул тигәнне көтеп ята. Безнең ният – шуларны халкыбызга кайтару, яшь буынны тәрбияләүдә ул хезмәтләрне куллану мөмкинлеге тудыру, – ди «Рухият» фонды директоры урынбасары Рамил Миңнуллин. 

Алар нефть төбәгеннән 
– Нефть төбәге дип без республиканың 21 районын әйтәбез. Безнең төбәктән республикага билгеле бик күп язучылар чыккан, фонд ярдәме белән, аларның китаплары да басылып тора. Танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Зөлфәт, Фәнис Яруллиннар нәкъ менә «Рухият» фонды чыгарган китаплары белән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар. Бу да безне нык куандыра. Безнең фонд соң гына иҗат итә башлаган өлкәннәргә дә игътибарлы. Кеше үз гомеренең бер чорында иҗатка тартыла башлый. Тормыш тәҗрибәсе, кичергән уй-тойгылар шигырьләр, хикәяләр булып кәгазьгә төшә. Аларның китапларын да бастырабыз. Әлбәттә, иҗади эшләр иң элек комиссиягә килә, аннан соң аны язучылар өйрәнә, төзәтә, киңәшләрен бирәләр, лаек дип табылганнары китап булып дөнья күрә, – ди Флера ханым.


Тагын бер зур юнәлеш – яшь каләм тибрәтүчеләр иҗатын ул аерып әйтте. Фондның әле таныш булмаган шагыйрь һәм язучыларга булышлыгы аерым игътибарга лаек. Яшь кеше өчен беренче китапны кулга алудан да зуррак шатлык була аламы икән? Бу нисбәттән нефть төбәгенең яшь иҗатчылары бәхетле, ел саен аларга үзләрен сынап карарга мөмкинлек бар. Талантыңны исбатлый аласың, иҗат эшләрең кеше күңеленә үтеп керә икән, ярдәм итәр кешеләр янәшәңдә генә, хәтта китабың басылу бәхете дә елмаерга мөмкин. Моннан тыш 2016 елда нәшер ителгән «Туган яктан илһам алып» дип исемләнгән китапка 155 һәвәскәр каләм иясенең шигырь һәм хикәяләре тупланган. Китапта бик саллы әсәрләр бар. 
«Татнефть»нең «Рухият» фонды иҗат итүче студентлар арасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия дә билгели. Бу яшь иҗатчылар өчен тагын бер мөмкинлек. 3 октябрь – шагыйрәнең туган көнендә Татарстан югары уку йортларында укучы ун студентка яшь иҗатчылар өчен каралган махсус стипендия тапшырыла. Җиңүчеләр бер ел дәвамында ай саен 2 мең сум акчалата премия алып торалар. Кайчандыр Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең стипендиясен алучыларның күбесе – бүген татар әдәбиятында танылып килүче әдипләр. 

Без тарихта эзлебез
Татнефтьнең «Рухият» басмалары арасында бик күп тарихи китаплар бар. «Борынгы заманнардан башлап татар тарихы» («История татар с древнейших времен») җиде томлыгының беренче томын да нәкъ менә «Рухият» фонды нәшер иткән иде. Әлеге күркәм эшне Тарих институты дәвам итте. Меңгә якын төсле иллюстрацияләр, карталар белән тулыландырылган «Әлмәт энциклопедиясе»нең башлангычы Рухият фондыннан килә. Фонд бастырган барлык китаплар да республика китапханәләренә бушлай таратыла. Бу китаплар да китапханәләрнең алтын фондында. «Рухият» фонды нәшер иткән «Акбүз атым, ак канатым», «Азнакай тамчылары», «Актүбә уенчыгы» «Көмеш чишмәләр» һәм тагын дистәләгән китапларның һәркайсы фотоальбом форматында, күп санлы фотосурәтләрдән тора. Бу китапларның рухи кыйммәтен аңлар өчен кулыңа бер алып карау да җитә торгандыр, мөгаен. 

Күзләре елмая, йөзләре елмая 
Тарихи мирас, олпат язучылар, иҗат дөньясына яңа аяк басучылар һәм балалар әдәбияты. «Рухият» фонды үзенең эшчәнлеге белән бөтен юнәлешләрне дә колачлый. Һәркайсы мөһим, әйтеп бетергесез зур хезмәт, тырышлык таләп итә. Шулай да балалар әдәбияты турында аерым тукталасы килә. «Рухият» фонды ел саен ким дигәндә ике балалар китабы чыгара. Балаларны матурлык, әдәбият дөньясына алып кереп китә торган затлы китаплар болар. «Бу китапны кулына алып сөенгән балаларны күз алдына китерәм мин. Күзләре елмая, йөзләре елмая. Әйбәт шигырь укыган саен, күңелләре яктыра. Шундый тылсымлы инде ул, Йолдыз нуры: һәркемнең күңеле матурлана, пакьләнә, ә күңеле матурлардан җиһанга якты, җылы нур тарала», – диелгән Йолдыз Шәрапованың «Рухият» фонды нәшер иткән «Сәяхәтче чемодан» китабына язылган кереш сүздә. Балалар китабы язган, аны нәшер иткән һәркем балалар күңеленә бер яктылык, җылылык саладыр. 15 ел китапханәче булып эшләгән тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: матур китап күргәч, балалар хәтле сөенгән кеше юктыр. «Татнефть» компаниясенең балалар әдәбиятына аеруча игътибарлы булуы үзгә бер ихтирам уята. Булсын иде, бик күп булсын иде андый китаплар. Мокыт булып үсмәсен балаларыбыз. Марат Кәбиров шәрехләгән чорны ерагайтасы иде.


Мәгълүмат өчен. «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова премиясе ел саен әдәбиятта үз урынын тапкан өч язучыга бирелә. Әдәби премиянең күләме – 50шәр мең сум, өч язучыга тәгаенләнгән кызыксындыру премиясе – 25әр мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading