16+

«Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин: «Максатыбыз – татарстанлыларның тормышын тагын да уңайлы итү»

27 ноябрь – Татарстанда телефон элемтәсе барлыкка килүгә 130 ел

«Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин: «Максатыбыз – татарстанлыларның тормышын тагын да уңайлы итү»

27 ноябрь – Татарстанда телефон элемтәсе барлыкка килүгә 130 ел

1998 елның 1 апрелендә Татарстан Элемтә министрлыгының «Казан шәһәрара телефон-телеграф станциясе» бүлекчәсе базасында «Таттелеком» электр элемтәсе идарәсе» унитар предприятиесе оештырыла. Ә 130 ел элек, 27 ноябрь көнне, Казанда беренче тапкыр телефон шалтырый. Ике матур вакыйга уңаеннан «ШК» хәбәрчесе «Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла ШӘФИГУЛЛИН белән компаниянең уңышлары, киләчәккә планнары һәм перспективалары турында сөйләште.

Мөмкинлекләр

– Хәзер без тормышыбызны интернет, телефон, телевидениедән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә бит бу уңайлыкларга ирешү артында никадәрле хезмәт ята. Лотфулла Нурисламович, шушы еллар эчендә компания нинди уңышларга иреште?
– 20 елда «Таттелеком» мөһим һәм кызу үзгәрешләр кичерде. Без теркәп бара торган телефониядән XXI гасырның универсаль операторына кадәр юл уздык. Бүген безнең компания Татарстанның элемтә базарында барлык чыбыклы хезмәтләр буенча беренче урында бара һәм республикада тиз үсә торган мобиль элемтә операторларының берсе булып санала. Республикадагы һәр икенче гаилә безнең компания хезмәтләреннән файдалана.

Россиядә беренчеләрдән булып тулысынча санлы элемтәгә күчтек. Бу исә тармак үсешендә бөтенләй яңа баскыч. Без үзебезнең абонентларга элемтәнең өй телефоны гына булмавын күрсәттек, аның искитмәле мөмкинлекләре булган кызыклы дөнья икәненә инандырдык. Кешеләр аралашудан башлап бөтен планета буйлап виртуаль сәяхәт итә алу мөмкинлеген күрде.
 «Таттелеком»ның телекоммуникацион мөмкинлекләре дәүләт мәгълүмати-коммуникацион хезмәтләр күрсәтер өчен төп нигез һәм республикадагы 30 мең бизнес предприятиесе өчен заманча технологияләр үсеше базасы булып тора.

Болардан тыш, без, беренчеләрдән булып, Татарстан халкына заманча IP-телевидение тәкъдим иттек. Шунысы мөһим: бу хезмәттән шәһәрлеләр генә түгел, Татарстанның күпчелек авыллары да файдалана. «Таттелеком» компаниясе ярдәмендә республиканың җирле студияләрнең тапшырулары, татар телендәге телетапшырулар саклана. Без туган ягыбызның телен һәм тарихын сакларга ярдәм итәбез.
Моннан тыш, беренчеләрдән булып, күпчелек татарстанлыга югары тизлекле интернет тәкъдим иттек. Без мобиль элемтә абонентлары өчен интернетка лимитсыз керү буенча да лидерлар. Һәм иң мөһиме – «Таттелеком» цифрлы элемтә хезмәт төрләрен республиканың теләсә кайсы почмагында күрсәтергә сәләтле. Моның белән башка бер генә оператор да мактана алмый.

– Әле сез бер әңгәмәгездә безнең компаниягә «иң» сүзе якын дип тә әйткән идегез...
– Әйе, чыннан да, безгә хас булган тагын бер сүз ул – «иң». Республика территориясе буенча иң күп тармакланган оптик элемтә каналлары безнең компаниянеке, моннан тыш 4G LTE белән колачлау буенча һәм Wi-Fi нокталарыбыз саны буенча да без иң-иңнәр рәтендә. Якын киләчәктә меңәрләгән җайланмаларны тоташтырырга мөмкинлек бирә торган уникаль челтәр барлыкка китерергә җыенабыз. Приборлар һәм системаларны чыбыксыз челтәргә тоташтыру хисабына тулысынча автоматлаштырылган эшләр турында әйтүем. Быел шулай ук үзебезнең элемтә челтәренең эшен камилләштерү буенча бик күп эшләр башкарылды. Без республикабыз белән бергә үсәбез. Татарстан халкын һәм бизнесын бүгенге көндә булган барлык заманча элемтә хезмәтләре белән сыйфатлы тәэмин итәргә омтылабыз.

– «Таттелеком» ярдәме белән республика телевидениесе дә үзгәрә, дидегез. Бу өлкәдәге эшчәнлегегез турында тулырак сөйләгезче.
– Компания Татарстанның 1,5 меңнән артык авылына телевидение хезмәтен күрсәтә. Безнең өчен төп юнәлешләрнең берсе – республикадагы вакыйгаларны яктырта торган, шул исәптән татар телендә, милли, төбәк телеканалларын тарату. Хәзерге вакытта «Таттелеком» челтәрендә 40тан артык төбәк телеканалы күрсәтелә. Чагыштыру өчен: 2009 елда алар икәү генә иде. Моннан тыш, без клиентларыбызга уникаль телевизион контент тәкъдим итәбез. Безнең абонентлар мөселман кардәшләребез өчен эшләп килүче «Хузур» телеканалын карый, «Азан» радиосын тыңлый ала. «Таттелеком» абонентлары беренчеләрдән булып әле күптән түгел республикада балалар өчен махсус ачылган «Шаян ТВ» телеканалын карый. Без һәрдаим нәтиҗәләрне анализлыйбыз, рейтинг төзибез һәм абонентларның нәрсәгә өстенлек бирүләреннән чыгып, ел саен тапшырулар челтәрен яңартабыз, яңа төрле кызыклы каналлар өстибез. Нәкъ менә безнең рейтинглар ярдәмендә ,«Таттелеком»ның контент сәясәтендә өч төп юнәлеш ачыкланды: иң яхшы балалар каналлары, иң күп сандагы спорт һәм төбәк каналлары. Шулай ук телеканалларны HD форматында күрсәтү дә бик мөһим.

Үсештә!

– Бүгенге көндә күпләр шәһәр телефоннарын өздертә. Сезнең күрсәткечләр буенча, бу хезмәткә бүгенге көндә сорау бармы? Гомумән, чыбыклы элемтәнең киләчәге бармы? Юкса, үз вакытында «Таттелеком»ны Казан телеграф станциясе белән берләштерү аны республикада чыбыклы телефония тармагында иң көчлеләрдән итте...
– Бүгенгә әлеге хезмәттән 600 мең абонент файдалана. Мин аны сызып атарга кирәкми дип саныйм. Алай гына да түгел, телефония тарифлары үзгәрми диярлек, ә халыкның керемнәре арта. Шулай булгач, гаилә бюджетыннан шәһәр телефоны түләүләренә бик аз өлеш кенә чыга. Аннан, өйдә бала яки өлкән яшьтәге кеше булганда, бу уңайлы бит. Шулай ук ул мобиль телефон тотмаган һәм сүнгән вакытта да ярдәмгә килә. Бу исә кешедә ышаныч тудыра. Дөрес, чыбыклы элемтә хәзер традицион формада үсеш кичерми. Кешеләр кайда да, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да элемтәдә калырга тели. Әмма чыбыклы элемтәнең дә үз өстенлекләре бар – ул ышанычлырак, номерларын истә калдырырга уңайлы, электр энергиясенә дә бәйле түгел. Моннан тыш, стационар телефон саклау-янгын сүндерү сигнализациясенә дә тоташтыру мөмкинлеген бирә.

– Шулай да мобиль хезмәткә игътибар зуррак бугай?
– Әйе, соңгы ике-өч елда бу шулай. Әлеге вакыт эчендә «Летай» мобиль хезмәтеннән файдаланучылар саны ике тапкырга артты. Мобиль элемтә хезмәтен күрсәтү өчен Татарстан территориясендә безнең 1450дән артык база станциясе эшли. Аларның күбесе 4G LTE стандарты буенча эшли. Без операторлар арасында беренчеләрдән булып әлеге стандартлардагы мобиль интернет белән республика районнарына һәм шәһәрләренә чыктык. Бу бик мөһим. Ә максатыбыз – якын киләчәктә – 2020 ел ахырына кадәр мобиль элемтә абонентларын миллионга җиткерү. Бүген «Таттелеком»ның заманча (оптосүсле) челтәрләре үткәрелгән авыл һәм шәһәрләрнең саны 90 процентка якын. Бу исә безнең абонентларга иң заманча элемтә хезмәтләреннән цифрлы телевидение, мобиль элемтә, югары тизлекле интернет һ.б. файдаланырга мөмкинлек бирә.

– Ләкин бу Татарстанның иң «караңгы» авылларында яшәүчеләрнең тормышын үзгәртәме соң? Анда мондый интернетка ихтыяҗ бармы?
– Эре шәһәрләрдән ераграк киткән саен, югары тизлекле интернетка ихтыяҗ арта гына. Зур булмаган авылларда яшәүчеләр өчен ул «дөньяга чыгу мөмкинлеге» булып тора. Ә ихтыяҗ артуның икенче сәбәбе – югары тизлекле интернетның, кешеләрне берләштереп, бизнес өчен дә яңа мөмкинлекләр бирүе. Товар җитештерүче интернет аша үз продукциясен бөтен дөнья буенча сата ала.
 
– Ә вәгъдә ителгән 5G мобиль элемтәсе кайчан булачак һәм ул безгә нәрсә бирәчәк?
– 5G технологиясе – мәгълүматларны бик югары тизлектә илтеп тапшыру мөмкинлеге ул. Моннан тыш, ул электр энергиясен азрак файдаланачак. Бу исә мәгълүматларны тапшыру челтәрләренә тоташтыра торган җайланмалар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Узган ел «Таттелеком» Иннополис территориясендә 5G проектын тормышка ашыру буенча «Ростелеком», «Хуавей» компаниясе һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән махсус килешү төзегән иде.

Традицияләр сагында

– Лотфулла Нурисламович, шушы көннәрдә Татарстанда элемтә булдырылуга 130 ел тула. Әлеге матур дата уңаеннан республика халкын ни белән сөендермәкче буласыз?
– Бу, чыннан да, тарихи вакыйга. 1888 елның 27 ноябрендә Казанда шәһәр хөкүмәт элемтәсе эшли башлый һәм өч үзәк телефон станциясе булдырыла. Бу вакыйганың хәтта төгәл сәгате дә билгеле. Ул көндезге бер була. Без үзебезне республика элемтәчеләренең данлы традицияләре дәвамчылары дип саныйбыз. Бу мирасыбыз белән бик горурланабыз. Гомумән, безнең компания соңгы ун елда республика күләмендә тарихи мирасыбызны саклау, халкыбыз өчен кадерле булган истәлекле урыннарын яңадан торгызу, милләтебез язмышы өчен үзләренең гомерләрен багышлаган бөек шәхесләребезнең исемнәрен кире кайтару, аларның музейларын булдыру юнәлешендә дә зур эшләр башкарды. Ә элемтә булдыруга 130 ел уңаеннан республика халкына бездән иң зур бүләк – ул безнең яхшы эшебез булыр. Бүген «Таттелеком»да 5 меңгә якын кеше эшли. Телекоммуникацион челтәр бөтен Татарстан территориясен колачлый. Без клиентларыбызга бик күп мөмкинлекләр тудыра торган яңа хезмәтләр кертәбез. Боларның барысы да бер максат белән эшләнелә: татарстанлыларның тормышын тагын да уңайлырак, кызыклырак һәм рухи яктан баерак итү. «Таттелеком» элемтә компаниясе киләчәктә дә республикабыз халкын югары сыйфатлы телекоммуникация хезмәтләре белән тәэмин итәргә әзер. Без туган җиребездә эшлибез!

Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading