Шәһри Казан

Татуировкалы әбиләр күрәсем килә?!

Акыл – акча түгел, кредитка алып булмый.

Ходай барысын да күреп өлгерә алмый, шуңа ул гайбәтчеләрне яралткан.

Ышандырырга теләсәң, пышылдауга күч.

Гомердә белмәгәнен искә төшерә алган кеше «студент» дип атала.

Бүгенге кызларга карасам, йөзгәчә яшәү теләге арта: татуировкалы әбиләр күрәсем килә.

Җирдә бернәрсәне дә урлап булмый, күчереп кенә була.

Барысы да булачак. Тик кайберләре – син теләмәгәндә.

Реклама

Боярга әйләнү өчен, боярышникны күпме эчәргә кирәк?

Сөйгәнеңнең йөрәгенә ачкыч ярата алмыйсың икән, башка урынына башка нәрсә яратып кара.

Шуарга яратсаң – ярат та шу.

Гомер һәм акча турында бетә башлагач уйлыйлар.

Читлек эчендәге куян: «Мин аны шундый яратам!» – дип уйлады. Читлек тышындагы кеше: «Мин куян үрчетә беләм», – дип.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: