Шәһри Казан

Марат Кабиров тег белән яңалыклар

  • 16 июнь 2018 - 09:30
    Җыр
    Без яшь чакта җырлап йөри идек. Авыл. Төн. Дуслар. Шул дусларың белән кочаклашып аласың да тамагыңның бөтен хутына ниндидер җырны акырасың. Теге урамда теге кыз бар, бу урамда – бу кыз. Ул да ишетеп калырга мөмкин бит дип, тавышыңны матуррак чыгарырга тырышасың. Кызлар турында уйлагач, тавыш та матур чыга. И, ул тавышның матурлыклары.
    287
    0
    6
  • 13 июнь 2018 - 14:17
    Матурлык
    Әй, сезгә әйтәм бит, матурлык ул кешеләр кебек. Ә кешеләр бер генә төрле түгел. Күренми торган кешеләр була, күренә торганнар була. Мин – күренә торганы. Кайдадыр, кемгәдер килеп керәм икән – мин беркемне дә игътибарсыз калдырмыйм.
    399
    0
    3
  • 18 апрель 2018 - 14:47
    Хайван
    – Хайван! – дип кычкыра күрше хатыны ачык тәрәз аша… Ирен сүгә инде...
    668
    0
    2
  • 15 февраль 2018 - 14:13
    Балан
    – И, урманда җиләк уңган икән, Гүзәлия күршеләр барып әллә ничә чиләк җыеп алып кайтканнар. Миңа әйтүче юк. Шунда әйдә дисәләр дә булыр иде бит инде. Аларныкын ашап йөрмәс идем әле. Утыртып алып барган өчен акчасын да бирер идем. Гамбәрияләр дә җыеп төшкән. Кайткач кына килеп мактандылар. Миңа әйтүче юк. Укалары коелыр иде инде, бер карчыкны утыртып алып барудан. Үзенә генә булсын инде хәзерге кешенең.
    568
    0
    1
  • 7 гыйнвар 2018 - 09:54
    Күзгә күренмәс кеше
    Үзенә рәхәт чакта, гадәттә, кеше мине күрми. Исәнләшә, сөйләшә, күрешә, күземә карый, ә күрми. Мин бәлки берәр җиһаз яки аның тормышын бизәр өчен ясалган декорация сыман тоеламдыр. Әйтә алмыйм. Ләкин күрмәгәнен сизеп торам, чөнки ул минем аша узарга да, түбәнгәрәк төшсәм, таптап китәргә дә әзер.
    559
    1
    6
  • 14 декабрь 2017 - 16:56
    Эш кешесе
    Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    621
    0
    0
  • 7 декабрь 2017 - 16:18
    Талаша торган апа
    Кеше ул бер төрле генә булмый. Менә сез, юри урамга чыгып, узгынчыларны гына күзәтеп торыгыз: әллә нинди төрле конструкцияләр йөри. Төзелеше төрле булгач, аның эшчәнлеге, хәрәкәт итү, фикер йөртү мөмкинлекләре дә төрлечә була бит инде.
    754
    0
    1
Реклама