16+

Таудан чаңгы шуу комплексына беренче килүчеләргә УН КИҢӘШ

Озакка сузылган кышкы ялларны файдалы, күңелле итеп уздыру өчен шөкер, республикабызда бар уңайлыклар тудырылган урыннар җитәрлек. Югары Ослан районында урнашкан чаңгы шуу комплексы күпләрне үзенә җәлеп итә. “Свияжские холмы” курорт шәһәрендә ел әйләнәсендә һәркем үзенә ошаган шөгыль таба ала. Кышын тау чаңгысында, сноубордта, тюбингта, тимераякта шуарга мөмкин.

Озакка сузылган кышкы ялларны файдалы, күңелле итеп уздыру өчен шөкер, республикабызда бар уңайлыклар тудырылган урыннар җитәрлек. Югары Ослан районында урнашкан чаңгы шуу комплексы күпләрне үзенә җәлеп итә. “Свияжские холмы” курорт шәһәрендә ел әйләнәсендә һәркем үзенә ошаган шөгыль таба ала. Кышын тау чаңгысында, сноубордта, тюбингта, тимераякта шуарга мөмкин.

Бу язмадагы киңәшләр чаңгы шуу комплексына беренче генә тапкыр килгән кешеләргә файдалы булыр дип уйлыйбыз.  
1. Таудан чаңгы шуу комплексы Казаннан әллә ни ерак урнашмаса да, анда җәмәгать транспорты йөрми, шуңа да үз машинаңда барсаң уңайлырак. “Свияжские холмы” курорт-шәһәренә кергәндә машиналы кешеләргә махсус парковка картасы бирелә. Парковканың бер көне – 100 сум.
2. Прокатка чаңгы, сноуборд, башка спорт кирәк-яраклары алу урыннары булса да, үзеңнеке белән килсәң отышлырак. Тау чаңгысында шуучылар өчен катлаулыгына карап берничә зона каралган. Каршыбызга култык таягына таянган берничә егет очрагач,чаңгыда басып тора белмәүчеләргә “новичоклар” өчен дигән “яшел” зонаны сайласаң ышанычлырак, дип уйлап куйдым.
3.  Чаңгычыларны таудан төшкәч кире махсус канат юлы буйлап менгерәләр. Карап торырга бик матур күренеш. Биектән бөтен шәһәрчек уч төбендәгедәй күренә, кышкы табигатьне күзәтүе дә рәхәт. Дөрес, бу рәхәтлек түләүле. Сәгатенә, “подъем”нар санына карап 600 сумнан башлана. 
4. Балалы кешеләргә, чаңгы белән дус булмаучыларга “Карлы шәһәр”дә күңел ачарга була. Монда керү бәясе 600 сум. 12 яшькә кадәргеләргә  ташлама каралган, 3 яшькәчә балалар бушлай керә. Хәтта,бер яшьлек сабыйлар белән килүчеләр дә бар. Нәниләр өчен махсус аттракционнар каралган. Кассада 350 сумга клуб картасын алырга туры киләчәк. Аннары һәр кешегә керү билеты аласың. 600 сумлык бер билет дүрт сәгатькә каралган. Карта турникеттан кергәндә кирәк. Кайбер хәйләкәрләр 600сумга бөтен гаиләсен алып керә. Баксаң, картаны бер-береңә бирергә була икән. 15 минуттан соң, ул кабат турникеттан узарга мөмкинлек бирә.  
5. Тюбингларны биредә прокатка бирмиләр, аның каравы бушлай алырга була, калса... Администратор кыз: “Кеше күп, бүген генә дә меңнән артык ял итүче килде, дүрт сәгать башкалар шуганны гына карап торуыгыз да бар, тюбинглар җитмәскә мөмкин”, – дип кисәтсә дә, биш минут дигәндә өчебезгә өч тюбинг таптык. Ә кеше чынлап та күп, күрше төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә килгән туристларны очраттык. 
6. Тюбингтан төшкәндә сак булырга кирәк. Бәрелеп китәләр, өстеңә дә менәләр. Юкка гына травматологлар чана шууны тыярга тәкъдим итмиләрдер, күрәсең. Балачакта алган имгәнү, гомерлек “истәлек” булуы бар шул, Алла сакласын. Хәер, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәң, ныклап тотынсаң, берние юк кебек. Таудан шуганда селфи төшерергә, видеога яздырырга дә киңәш ителми. ( үзем сынадым) 
7. Тауга махсус тросс тарттырып менә. Тюбингта утырып менү өчен бавыңны тросстагы ыргакка эләктереп өлгерергә кирәк. 
8. “Свияжские холмы” шәһәрчегендә тамак ялгау урыннары җитәрлек. Бәяләр чагыштырмача кыйммәт. Бер өчпочмакны мәсәлән, 80 сумга алырга була. 
9.  Таудан чаңгы шуу комплексында караңгы төшә башлагач тагын да матур, төрле утлар кабына. 
10. “Свияжские холмы” га килгәч Иннополис шәһәренә кереп чыгарга да була. Аралары биш минут. Кышкы ялларыгыз файдалы узсын! 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading