Шәһри Казан

«Тавык басканнан үрдәкнең аягына чуртым да булмый»

Авылда кушаматсыз кеше сирәк бит инде ул. Безнең авылда Илдарларның кушаматы – Үрдәк. Ә менә Сабирҗан абыйныкы – Тавык.

Реклама

Яңгырлы көнне кәнсәләр кырыендагы ике бүкәнгә сузып салган озын тактада ирләр утыра. Яңгыр яуган көн авылда ял көне бит инде, кырга чыгып булмый. Яңгыр яуган көнне безнең авылда, гадәттә, төче пәрәмәч пешерәләр иде. Әле төшкә дә иртәрәк дип, утыралар тегесен-монысын сөйләшеп. Шунда ук трактор-машиналар чокырлатып бетергән чокырга яңгыр суы җыелган, ике ара бер адым һәм шуннан суга да басмаска, ирләргә дә бәрелмәскә тырышып узып барган Сабирҗан абый ялгыш Илдарның аягына баса да:
– Һай, Илдар, ялгыш булды, зинһар үпкәли күрмә, ялгыш булды, яме... – ди.
– Ярар, Сабирҗан абый, борчылма берүк, тавык басканнан гына үрдәкнең аягына чуртым да булмас, – дип, Сабирҗан картны тынычландырган Илдар.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: