Балачак бик еракта калган кебек тоелса да, ул безне гомер буе озата килә: хатирәләрдә йолдыз булып балкып яки сагышлы җырдай җанга уралып, холык-фигыльгә нигез ташы булып ятып, яисә анда кылган гамәлләрең үзеңә яңгыр булып явып...
Балачак, әлбәттә, сагындыра... Сагындырыр өчен кайтмаска дип киткән бит ул. Ни дисәң дә, әти-әни канаты астына ышыкланып, бәхет белән бәхетсезлек төшенчәләре барлыгын белмичә яшәгән вакыт. Акча урынына – кәнфит кәгазе яки агач яфраклары – күпме кирәк җыеп ал. Дөньяны әле сары, әле шәмәхә, әле яшел пыяла аша күзәтәсең. (Моны ике төрле мәгънәдә дә аңларга кирәк.) Дусларың күп... Олыгайган саен гына алар әзәя. Бу үзең үсә алсын өчен кирәкле чарадыр бәлки. Кишер түтәлен дә сирәклиләр бит. Шулай эшләмәсәң, кишерләр көчсез һәм нечкә булып үсә.
Дуслар дигәннән... Алар чыннан да күп һәм төрле иде...
Дөньяны үзенчә күргән һәм башкалардан сәерлеге белән аерылып торган Динә (ул сәламәт кеше, борчылмагыз). Мәчеләрне үлеп ярата. Бу яктан безнең карашлар туры килә иде. Алай да, “Мәче һәм кешенең берьюлы суда батуын күрсәң, кемне коткарырга тырышачаксың?” – дигән сорауга гына җавапларыбыз тәңгәл килмәде. Аның җавабы катгый иде: “Мин песине! Чөнки ул кешеләр кебек начар күңелле түгел”, – дип әйткәне әле дә хәтердә.
Казаннан ел саен җәй буена авылга кайткан Рания һәм Алия. Рус телен хәзерге балалар мультфильмнардан өйрәнсә, мин шушы дусларымнан сеңдергәнмендер, мөгаен. Кайвакыт, аларга ияреп, ярамас сүзләр дә сөйли башлый идем. Минем дә кәттә буласы, дусларымнан калышасы килми бит! Әни тиз оныттыра иде ул сүзләрне! Бер тапкыр аның янында ычкындыру җитә.
Нефть каласыннан кайткан Эдуард һәм аның икетуган сеңелкәше Фәридә. Әти-әни Эдуард белән минем дуслыкның тәпи киткәннән алып башланганын ничә тапкыр сөйләде икән?
Имеш, аны анадан тума килеш минем янга комга алып килә торган булганнар. Имеш, без агылый белән тагылый кебек гел бергә уйнаганбыз. Шушы хикәятләрдән соң мин мәхәббәтне шулай күзаллый башладым. Ярату шундый булырга тиеш дигән самими нәтиҗә чыгардым. Һәм Эдуардны яратам дип Фәридәгә әйттем. Ә ул түкми-чәчми абыйсына җиткергән. Шуннан соң мин бик оялдым һәм әкренләп дуслык күлебез кипте. Ул вакытта мин, әлбәттә, яратуның исен дә тоймаган булганмын әле.
Район үзәгеннән кайткан Айдар. Ул бездән (Рания һәм миннән) ун яшькә олырак булса ни? Туп белән үрдәк атышны уйнар яшьтән чыкса да, безнең сөйләшер сүзләр һәрвакыт табыла иде. Аның клубка кызлар озатырга чыгып китүен дә тыныч кына карап кала идек (әллә тыныч түгелме икән?). Хәтерлим, әни үзе ясаган сырны табасы белән чоланга чыгарып куя иде. Ә мин аны үземә дигән сылтау белән Айдарга һәм Рания белән Алиягә ташыдым. Аеруча Айдар ярата иде ул сырны.
Нибары бер тапкыр безнең авылда кунак булган Петербург малайлары Ренат һәм Тимур... Бер тапкыр гына кайтсалар да, алар белән бәйле хатирәләр мәңгелеккә күңелгә уелып калды. Әлеге малайларның үз гомерләрендә тәүге тапкыр авылны күрүләре иде.
Ренат белән Тимур, чит планетага эләккәндәй, сала тормышына шаккатып йөрсә, без исә аларның кыланмышларыннан тел шартлаттык, эч катканчы көлдек, ләкин шуклыклары өчен үпкәләмәдек. Тыкрык башында нәрсә шалтырый дисәк, ул муенына калай банка тагылган, куркуыннан кая барып бәрелергә белмәгән маэмай икән. Күршеләрнең усал этен мондый кыяфәттә күргән юк иде әле! Кунак малайларының эше инде бу!
Берзаман малайларның әбиләре Сания апа бер тавыгын эзләп йөри. Моңарчы кайтмый калганы булмаган йорт кошының, эзли-эзли хәлдән тайган мескен әбекәй. Соңрак ачыкланганча, малайлар, уенга бирелеп, тавыкны көрәк белән бәреп үтергәннәр һәм кеше-кара күргәнче дип, ишегалдында күмеп тә куйганнар. Шөкер, бу егетләрнең җинаяте шуның белән төгәлләнде, тамыр җәймәде.
Көтү кайту күренеше матур булса да, авыл баласының күзләре аңа ияләшкән. Ә менә Петербург малайлары өчен бу чын тамаша! Бу сиңа телевизор экраныннан гына күргән “Простоквашино” мультфильмындагы сыер гына түгел инде! Ренат белән Тимур җиргә ятып диярлек нишли икән дисәк, алар сыер җиленен карый икән! И көлешкән идек шул вакытта. Әлеге малайларның шуклыклары санап бетергесез күп булды.
Кызганыч, ул җәйдә без беренче һәм соңгы тапкыр күрештек.
Кечкенә вакытта дусларның яхшысын-яманын бик аера белмисеңдер ул. Шуңа әти-әни балаларына күз-колак була. Мин ике бертуганга ияреп (исемнәрен язып тормыйм), су буена балык тотарга төшәргә уйладым. Әни кырт кисте. Мин, аны тыңламыйча, үз юлым буйлап китеп бара башлагач, әни кычыткан өзеп, арт ягыма кундырган иде. Бу гамәленнән үртәлеп, өйдә калырга мәҗбүр булдым. Газиз кешемнең миңа кул тидергәненең бердәнбер очрагы һәм бик үтемле чарасы булды ул. Шул вакытта дусларымның нинди булуына игътибар итә башладым.
Саный китсәң, дуслар күп булганлыгын аңлыйсың. Дөресрәге, бергә уйнаган иптәшләр. Әле телгә алынмаганнары нихәтле! Хәзер шулардан бер-икесе белән генә аралашам. Әллә тормыш мәшәкатьләренә күмелгәнбез, әллә “уеннарыбыз” төрле...
Комментарийлар
0
0
Статья: жестокое обращение с животными. Мескен эт, мескен тавык, мескен эби, оныклары - хайван. Мескен этне жэберлэгэннэн колерлек икэн, узегез дэ алардан ерак китмэгэн. Бик кызганыч
0
0