Автор да, режиссер да кешеләрнең табигатьтән ерагаю проблемасын алгы планга чыгарган. Табигать балалары Җир-аналарыннан читләшеп, гомерләрен тимер, таш шәһәрләрдә үткәрә. Шуның аркасында аларның күңеле да таш сыман ката. Ул инде мәхәббәт кебек илаһи хискә дә сәләтсез була.
– Максатым – кешене уйланырга мәҗбүр итү иде. Мәҗүсилек бездә каршылыклы фикерләр тудыра торган өлкә бит. Хәтта татарларда мәҗүсилек булмаган дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Ләкин ул булган, кешеләр табигать белән яшәгән. Чишмә, суларны саклаган. Ә хәзер кеше табигатьтән ерагайды. Минемчә, бу спектакль Түбән Кама театры өчен генә түгел, бөтен татар театры өчен яңалык, – диде Рөстәм Галиев.
Икенче сюжет линиясе кешеләрнең үзара мөнәсәбәте. Адәм балалары үзләренә ошамаганнарны кабул итми, йә «җүләр», йә «Убыр» тамгасы тагып, үзеннән куа. Авылдашлары Сәвиләнең табигать арасында йөрүен, дару үләннәре дип чүп үләннәре җыюын, Убыр чишмәсен барлап торуын аңламый. Хәтта үз апасы да «башында берәр авыруы юкмы икән, врачка күрсәтергә кирәк» дип хафаланып йөри.
Сәвилә белән Тәминдар арасында булган мәхәббәт линиясе дә тирән, глобаль фәлсәфәгә ия. Беренчедән, ул тамашачыга кемнең кем икәнен аңларга ярдәм итә. Икенчедән, илаһи белән ялган сөю проблемасын күтәреп чыга. Сәвиләнең Тәминдарга карата хисләре эчкерсез булса да, ирнең йөрәге мәхәббәт өчен яратылмаган, каткан була. Ул башкаларга охшамаган Сәвиләне кабул итә алмый, табигать баласы тормышы аңа ят. Җәмгыятькә каршы бара алмаучы ир буларак, аңа Сәвиләнең эчкерсез хисләренә караганда, өстеннән йөрүче хатыны Мәрьям якынрак булып чыга. Тәминдар әсәрнең башыннан ахырына кадәр Сәвиләгә «кем соң син?» дип җавап эзли. Ахырда исә «Син – сихерче!» дип нәтиҗә чыгара.
Казан премьерасы алдыннан язучы Нәбирә Гыйматдинова үзе дә бик нык дулкынланган.
– Беренче караган вакытымда әсәрдән ерак киткәннәр дип борчылган идем. Инде Камал сәхнәсендәге куелышыннан соң тынычландым. Без бит классик әсәрләрне карарга өйрәнгән, ә монда режиссер киңрәк масштаб алган. Режиссер гомумкешелек проблемаларын чагылдырган. Кешенең табигатьтән ерагаюы татарга гына түгел, башка милләтләргә дә хас бит. Спектакль әле икенче тапкыр гына куела, аның киләсе тормышы минем «Бүре каны» спектаклем кебек үк бәхетле булырмы – билгесез. Шунысын аңладым, мин 30 ел элек күтәргән проблемалар бүген дә актуальлеген югалтмаган икән әле, – диде Нәбирә Гыйматдинова.
Чәчмә әсәрен сәхнәгә чыгару иң авыр эшләрнең берсе. Шуңа да бу романга инсценировка язучы шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның эшен дә бәяләмичә булмый.
– Мин инсценировканы мәҗүсилек фонында мәхәббәт тарихын алгы планга куеп төзегән идем. Күрәсең, бу әсәрдә режиссер белән минем карашым туры килмәгән. Рөстәм абый – философ режиссер. Ул спектакльләрен фәлсәфәгә төреп, нигезенә төшеп, караңгы фоннар белән эшләргә ярата. Ә мин аны җиңелчә бирү яклы идем. Шагыйрь буларак, Сәвиләнең образын замана шагыйрәләре иҗаты белән дә баеттым. Рөстәм абый аларның кайберләрен кулланган.
Комментарийлар
0
0
Спектакльны карадык, бердэ ошамады. Бер декорация белэн 1 сэгатьтэ 40 минут утырдык. Кунелсез, мэгнэсез спектакль карап арып ойгэ кайттык.
0
0
0
0
" Сихерче" әсәре узе бик әйбәт. Нишләтәсең, сәхнәдә ул нык узгәргән. Режиссер аны узенчә кургән. Вакыйгалар әсәрдәге кебек бармый шул. Күк белән җир аермасы
0
0
0
0
Искиткеч спектакль! эле генэ телевизордан гына булса да карадым. Тын да алмыйча. Суларга да куркып. Сихерлэнеп.Казанда куйганнар икэн мартта, кызганыч, белми-курми калынган. Нэбирэ апага, театр артистларына зур рэхмэт! Тагын кайчан Казанга килерлэр икэн?
0
0