Шәһри Казан

Тәбрис Яруллин: «Татарча диктант» – чир кебек тарала торган акция»

Татар телен ни дәрәҗәдә яхшы беләсез? Орфография, пунктуация хаталары җибәрмисезме? Боларның барысына да җавапны 25 ноябрь көнне «Татарча диктант» акциясендә катнашып белергә мөмкин.

«Татарча диктант»ка Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Новосибирск, Иваново кебек егермеләп зур шәһәре кушылган. АКШ, Германия, Гарәп Әмирлекләре, Чехия, Украина, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан илләре дә татар телендә диктант язарга теләк белдергән. Чара иртәнге сәгать 10да башлана. Үзең белән каләм дә, кәгазь дә алырга кирәкми, барысын да шунда бирәләр.
Бу эшне беренчеләрдән булып Казан дәүләт медицина университеты башлап җибәргән иде.

– Уку йортыбыз русча барган «Тоталь диктант» хәрәкәтенә кушылган иде. Шунда ә ни өчен безгә диктантны татар телендә оештырмаска дигән карарга килдек. Медицина университетында студентлар татар телен өйрәнә. Татар теленнән башка табиб үз эшен тиешенчә дәрәҗәдә оештыра алмый. Беренче чара ук зур кызыксыну уятты, анда 900гә якын кеше катнашты, – ди Казан дәүләт медицина университетының рус һәм татар телләре кафедрасы мөгаллиме Ләйсән Йосыпова.

Реклама

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин да «Татарча диктант»ны «чир кебек тарала торган акция» диде. Оештыручылар киләсе елга Россиянең 30лап төбәген һәм тагын да күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә планлаштыра.

Аяз Гыйләҗевнең юбилее уңаеннан, диктант өчен текст буларак язучының «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек сайлаганнар. Диктантны «Татар радиосы» дикторы Идел Кыямов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина кебек танылган шәхесләр укыячак. Эшләрне филологлар тикшерәчәк.
– Татар теле буенча үз белемнәрен сынап карарга теләгән һәр кеше бу диктантны язып карарга тиеш. Без хәтта төбәкләрдән килгән диктантларны да тикшерәбез, – ди Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова.
Быел «Татарча диктант» нәтиҗәсендә иң күп хата киткән сүзләрне туплап, кулланма да чыгарачаклар. Диктант тәмамлангач һәр катнашучыга сертификат бирелә, диктантны бары тик «бишле»гә язучылар өчен соңыннан аерым сертификатлар таратылачак.
Якшәмбе – татар мәгарифе өлкәсендә белем туплау көне. Диктант тәмамлангач, йөз кеше «Татар мәктәбе үсеше: 100 идея» темасына Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Акыл фабрикасы»нда катнаша, төрле лекцияләрдә белем туплый ала.
– Без монда киләчәк татар мәктәбе нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләячәкбез. Татарстанга охшаш чит илләр, билингваль, полилингваль мәктәпләр тәҗрибәсе белән уртаклашабыз. Чара ахырында «Ми давылы» дигән әйбер була, шунда көн дәвамында белем алган кешеләр белән киләчәк татар мәктәбе өчен 100 идея туплаячакбыз. Без бу теманы инде ярты ел элек өйрәнә башладык. Дөресен генә әйткәндә, татар мәктәпләренең проблемалары җитәрлек, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.
– Беркем дә читтән килеп, татар мәктәбе болай булырга тиеш, дип әйтмәячәк. Һәр милләт мәгариф системасын үзе төзи, – дип кушылды аның сүзләренә Тәбрис Яруллин.
Моннан тыш Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш институты мәктәпләргә уңайлы мохит төзергә өйрәтәчәк. Уку белән генә түгел, ата-аналарга баланың ялын оештыру серләренә дә төшендерәчәкләр.

«Татарча диктант» үткәрелү урыннары:
1) Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2) КФУның Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3) КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4) Казан милли тикшеренү технология университеты (Карл Маркс, 72);
5) Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская, 51).
Фото: vk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: