16+

Театрлар халык арасыннан артист эзли

Хәзер югары уку йортында яисә театр училищесында укымыйча гына да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә артист булып чыгыш ясарга була! Аның өчен тау-таш күчерәсе дә түгел: бары кастингка барып, үзегезне күрсәтергә генә кирәк.

Хәзер югары уку йортында яисә театр училищесында укымыйча гына да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә артист булып чыгыш ясарга була! Аның өчен тау-таш күчерәсе дә түгел: бары кастингка барып, үзегезне күрсәтергә генә кирәк.

«Халык театры» дигән бәйге нигезендә, Казанда 8-9 октябрьдә сайлап алу турлары уздырылды. Мәртәбәле жюри арасында Г.Камал театры режиссерлары һәм Мәскәүнең «Современник» театры артисты якташыбыз Шамил Хамматов бар.

Казаннан тыш, проектта Россиянең унлап театры катнаша, ягъни бәйге федераль дәрәҗәдә үткәрелә.

Казанда үткәрелә торган сайлап алу турына 88 гариза килгән, шуларның 63е барлык таләпләргә дә туры килгән һәм кастингта катнашу хокукы алган. Сүз уңаеннан, кастингта театраль белеме булмаган 16 яшьтән алып һәркем катнаша ала. Төп шарт: татар телен белү. Нигезләмә буенча, 16 яшьтән яшьрәкләр алынмый диелсә дә, оештыручылар искәрмәләр дә ясаган.

– Театрга катнашың булмый торып, конкурска килеп шигырь сөйләү, сәхнәгә чыгу һәм күп еллар театрда эшләүчеләр каршында чыгыш ясау өчен бик батыр булырга кирәктер. Кастингка бик сәләтле кыз килгән иде. Актерлыкка бөтенләй дә катнашы юк, төзүчелек өлкәсендә белем ала. Бу минем өчен зур ачыш булды, – диде Шамил Хамматов.
Камал театры директорының реклама буенча урынбасары Илшат Латыйпов сүзләренчә, Камал театры үзенең ачык булуын күрсәтергә, читтән килгән кешене дә сәхнәгә менгерергә әзер икәнлеген тамашачыга җиткерергә тели.

Проектның координато­ры Гөлфия Мотыгуллина сүзләренчә, Камал театры үткәрә торган сайлап алу туры бик үзенчәлекле. Чөнки башка төбәкләрдәге конкурсантлар рус телендә чыгыш ясаган, ә Татарстанда исә кастинг татарча үткәрелә. Шулай булуга да карамастан, гаризалар кабул итү туктатылса да, катнашырга теләк белдерүчеләр хәзер дә бар икән. Матбугат очрашуында катнашкан журналистлар арасында да кызыксынып, сайлап алу турына барырга теләк белдерүчеләр булды.
– Кастингка яшьләр генә түгел, ә олы яшьтәгеләр дә килгән иде. Алар куркып калмаган, молодецлар, – дип белдерде Гөлфия Мотыгуллина.

Танылган кешеләр әлеге проектта катнашып, үзләрен сынап карар иделәрме икән? «Шәһри Казан» шул хакта да белеште.

Популяр җырчы Илназ Гарипов мәктәптә укыганда спектакльләрдә катнашып,  хәтта «Иң яхшы ир-ат роле» номинацияләрендә җиңгән.

– Бу кастингта бик теләп катнашыр идем. Яшь вакытта, Арча педагогия көллиятендә укыганда да театр түгәрәгенә йөри идем. Мәктәптә укыганда да, театр атналыгында «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бүләкләнгән идем. Гомумән, минем театрга мәхәббәтем зур. Спектакльләрне карарга да яратам, катнашып карау теләге дә бар. Узган сезонда да спектакльләргә күп йөрдем. Татар театрларына гына түгел, рус театрларына да йөрим. Әгәр дә спектакльдә катнашырга чакырсалар, мин камео ролен, ягъни үз-үземне уйнар идем, – диде Илназ Гарипов.

«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы журналисты Рания Абдрахмановага да театр дөньясы чит түгел.

– Ике дә уйламый спектакльдә уйнар идем. Кечкенәдән авыл клубында, мәктәптә төрле спектакльләрдә уйнаганым бар. Миңа никтер, гел малайлар ролен бирәләр иде. Наркоманнарны, бандидатларны да уйнаган булды. Иң кызыгы Гашыйклар көнендә, идән юучы Клара апаның халатын киеп, Изге атакай ролен уйнавым истә калган, – диде Рания.


Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading