Театр дөньясы тирән кайгы кичерә. Кичә 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат булды.
15 елга якын «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролен башкарган, Галиябануы белән күпләрнең йөрәгенә үтеп кергән актрисаны бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасыннан соңгы юлга озаттылар.
Рауза ханым 1928 елның 3 гыйнварында Балык Бистәсе районы, Яңа Ырга авылында туа. Әти-әнисе укытучылар. Рауза ханымның җыр-моңга сәләте нәкъ менә алардан күчә. Әтисе гармун кыллары тибрәткәндә, әнисе моңлы тавышы белән татар, башкорт халык җырларын башкара торган булган. Актриса биш яшеннән сәхнә тәмен татыган: биегән дә, җырлаган да, әти-әниләре куйган спектакльләрдә дә катнашкан. Рауза ханымның бала чагы сугыш чорына туры килә. Әтисе сугышка китә, 40 яшен дә тутырмыйча, әнисе үлә. Йорт-каралты да, ике туганы да 13 яшьлек кыз җилкәсендә кала. Ярый, әтисе яу кырыннан исән-имин кайта. Югыйсә без Рауза Хәйретдинова дигән сәләтле кыз барлыгын белми дә калыр идек.
Рауза ханым 1948 елда Камал театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Иҗат эшчәнлегенең башында лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә җырлаучы героиня рольләрен башкара. Соңыннан инде үткен, чая холыклы образлар иҗат итә. Рауза ханымны тамашачысы «Зәңгәр шәл»дә (К.Тинчурин) – Мәйсәрә, «Галиябану»да (М.Фәйзи) – Галиябану, «Гүзәлем Әсәл»дә (Ч.Айтматов) – Хәдичә, «Таң атканда»да (Ш.Шаһгали) – Гөлбикә, «Татар хатыны ниләр күрми»дә (Г.Ибраһимов) – Гөлбану, «Әниләр һәм бәбиләр»дә (Т.Миңнуллин) – Вазифа, «Рәхәт яшибез»дә (М.Гыйләҗев) – Волчанская һәм башка күп кенә образлары аша исендә калдыргандыр. 1991 елдан актриса Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының өлкән яшьтәге артистлары өчен оештырылган «Инсаният» труппасында иҗат итә башлый.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев өчен Рауза ханым бер чорда иҗат иткән яраткан актрисасы гына түгел, якташ та әле.
– Без аның белән бер авыл мәктәбендә укыдык. Ул сигез сыйныф тәмамлап, Казанга укырга киткән. Безнең мәктәптә шундый дәрәҗәле актриса укыды дип горурландык. Театрда эшләгән чорда бер-беребезгә «яктюля» дип йөрдек без. Үзебезчә якташ сүзен шулай үзгәрткән идек. Театрда үз тырышлыгы белән үсте ул. Бөтен җанын биреп, сәхнәдә иҗат итте. Берәр нәрсә сөйләсә, залдагы һәр тамашачының йөрәге кысып-кысып куя иде. Нинди роль башкарса да, үзен кызганмыйча, бөтен көче белән уйнады. Ялны белмәде. Ул үзенә генә түгел, партнерларына да бик таләпчән булды. Шуңа да Рауза ханым уйнаган спектакльләр озын гомерле иде. Партнер буларак мин дә аның белән шактый уйнадым. Аның белән рәхәт, мин аннан энергия ала идем, – ди Равил Шәрәфиев.
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов та Рауза ханым белән бер тирәдә иҗат иткән. Мөхәммәт Мәһдиев тә заманында, Рауза Хәйретдинова, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов иҗатын күреп: «Әллә Болгар ханлыгын таркаткан вакытта аксөякләрнең бер өлеше Балык Бистәсенә күченгән инде. Бәлки шуңадыр бу җирдән шундый сәләтле кешеләр чыга», – дип фаразлаган булган.
– Рауза ханымның 90 яшьлек юбилеен быел гына уздырдык әле. Оештыру эшләрендә мин дә катнаштым. Шуңа күрә аны озату авыр бирелә. Мин укырга кергәндә, аңа әле 33 яшь кенә булган. Театрга эшкә урнашканда, «Менә без якташлар өчәү булдык хәзер», – дип шулкадәр шатланып каршы алды ул мине. Гомер буе бергә эшләдек. Табигать аңа сәләтен дә, матурлыгын да мулдан биргән. Тавышы да яңгырап торган, моңлы иде. Бөтен җырлы рольләрне аңа бирәләр иде. Башка артистларның эшенә салкын каравын яратмады. Артист уенында аз гына хилафлык күрсәтә икән, янына барып, үз фикерен әйтә иде, – ди Хәлим Җәләлов.
Олег Фазылҗанов Рауза Хәйретдинова белән «Качаклар» (Н.Исәнбәт) спектаклендә уйнаган.
– Мин аның сандыгын күтәреп йөри идем. Шулвакытта бик авырттырып типкәләп тә ала иде әле ул миңа. Әлбәттә, сценарий кушканга гына, – дип искә ала актер. – Рауза апаның кайгылы, кәефсез чагын бер дә күрмәдем мин. Нинди халәттә булса да, авырлыкларын кешегә күрсәтмәде. Һәрвакыт кетер-кетер көлер иде. «Якташлар бит без! Әйтәм син дә минем кебек кетер-кетер көләсең!» – дип шаярта да иде әле. Ул сирәк кешеләр рәтенә керә. Ходай аңа матур гомер бирде. 90га кадәр җитеп, 80гә кадәр театрда уйнау бәхете бөтен артистларга да бирелми бит. Тормыш иптәше Нури абыйга рәхмәт, ул аны бөтен чараларга йөртте, кадерләп, карап торды. Теге дөньяда да ул театр уйнаячак. Минем күз алдыма Рауза апа шулай килеп баса, – ди Олег Фазылҗанов.
Актрисаның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз!
Рауза Хәйретдинованың 2015 елда «Шәһри Казан» газетасына биргән интервьюсыннан өзек
– Камал театрының сезон ябылышына килгән идегез. Нинди хисләр белән кайттыгыз?
– «Зәңгәр шәл»не карадык, соңыннан банкет булды. Кабан күле буенда күптән булганым юк иде. Шулхәтле рәхәтләндем... Театрны бик сагынган идем. 65 ел шул сәхнәдә хезмәт иттем бит. «Сәхнә ветераннары безнең арада утыра», – дип, Фәрит Бикчәнтәев бастырып та халыкка күрсәтте. Тамашачы күрде инде, юкса мине үлгән дип уйлаучылар да бардыр. Бик күптән анда барганым юк иде. Кан басымым уйный. Театрга барырга җыенабыз да хәлем китә. Кышны авырып чыктым бит. Бөтен артист килеп кочаклады, хәлләремне сорашты. Хәзер яшьләр бик күп икән анда. Иң өлкәннәрдән мин дә Асия Галиева гына калдык. Шуны әйтим әле: истәлекләрне туплап, китап яздым бит мин. Беренче партиясе сатылып беткән, яңадан баетып, зурайтып кабат чыгарырга дигән карарга килгәннәр иде. 2014 елның 26 декабрендә табадан яңа китап төште. Инде анысы да сатуда юк икән. Үзем исән чакта чыгарып калыйк, дип тырыштылар инде, рәхмәт.
– Театрдан игътибар тоеп яшисезме?
– Әйе-е-е. Бәйрәм саен, премьера саен чакыралар. Машина җибәрәбез, диләр. Бара гына алмыйм бит. Яңа директорыбыз да бик итагатьле. Фәрит инде безнең белән, сәхнә артында үскән бала. Бер дә онытмыйлар. Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәева, Дания Нуруллина, Рузия Мотыйгуллиналар бездән яшьләр, инде алар да арттан куа киләләр.
– Бүген сәхнәгә чыгып, кайсы рольне башкара аласыз?
– (Бу урында бик ихлас көлде.) Әй җаным, ничә еллардан бирле уйнамасам да, үземнең яратып уйнаган спектакльләрдәге монологлар исемдә. «Зәңгәр шәл»дә мин 15 ел уйнадым бит. Шул арада ике Булатны алыштырдым. Хәзерге ике яшь Булат та мине килеп котладылар. «Татар хатыны», «Зәңгәр шәл», «Галиябану»ны чыгып уйный алам.
– Рауза апа, үзегезне ничә яшьтә дип хис итәсез?
– 87 яшьтә булсам да, күңелем белән, театрдан Мәйсәрә булып кайттым. Уйнаган вакытларым күз алдыма килә, музыка колагымда яңгырый. Яшьлек. Спектакльне елый-елый карадым. 75 еллыктан алып 85 еллыкка кадәр яздырылган язмаларым бар. Шуларны еш карыйм. Өлкән буын артистлары лаеклы ялга киткәч, директорыбыз, Мәдәният министрлыгы белән бергә, «Инсаният» дигән төркем оештырган иде. 12 артист 10 еллап шунда эшләп, гастрольләргә йөрдек. Шул чаклар бик сагындыра. Театрны бик юксынам. Елыйм да. Нури чыгып киткәч, бигрәк тә ямансу. Шундый авыр. Артист өчен лаеклы ялга чыгу – газап. Юкка гынамыни, кайбер артистлар психиатрия хастаханәләренә эләгә. Чөнки без кешегә, алкышларга, чәчәкләргә, игътибарга, рольләргә ияләшкән. Соңгы ролем Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш»ы булды.
- Театр төшкә еш керәме?
– Бик еш. Арабыздан киткән артистларны еш күрәм. Уянганнан соң да: «Әллә болар исән-сау микән?» – дип уйланып ятам. Репетицияләр, сәхнәдә уйнаган вакытларны күрәм. Йә соңга каласың, йә грим салып өлгермисең, йә сәхнә табып булмый, йә сүзләр онытыла. Кайвакытта өндәге кебек газапланып уянам. Гел шуның белән саташам. Театр каныма сеңгән. Өч көн элек кенә Вера апа Минкинаны күрдем. Фирдәвес Әхтәмова, Фирдәвес Хәйруллина да әйтерсең лә исән. Төшемдә шуларны күреп уянсам, көне буе уйланып йөрим инде аннары.
– Рауза апа, Нури абый белән ничә ел бергә яшисез? Бер-берегезгә ничек эндәшәсез?
– 1952 елдан бирле, 63 ел бергә. 1953 елгы улыбыз Марат үз гаиләсе белән яши. Ике оныгым бар. Аларның әйбәт яшәве – безнең өчен зур шатлык. Телевизордан гел начар әйберләр күрсәтеп торалар бит. Аллага шөкер, андый хәлләр күрмәдек. Нури абыегыз белән мәхәббәтебез һаман көчле. Нури абыегыз бик тәмле телле. «Бәгырем», «матурым» дип кенә тора. «Мин синең өчен генә яшим» дигән сүзеннән эреп китәм. Тормышымда, янәшәмдә ул булмаса, бу яшькә җитмәс тә идем. Бөтен эш аның өстендә: кибет-базар да, бакча да, өйдәге эшләр дә. Бая ятып торган идем, хуш искә уянып киттем: кузгалак ашы пешергән икән. Тигез картлык бирсен Ходай, аерым яши алмыйбыз.
Ландыш КӘБИРОВА.
Комментарийлар