16+

Техника кадере яки суыткыч хикмәтләре: безнең әбиләр ничек яшәгән икән ул?!

Инде кредит-бурычлар, көндәлек туздырудан акча янга кала дип сөенеп йөргәндә үч иткәндәй, кич җиткәндә суыткычыбыз ватылып чык­ты.

Техника кадере яки суыткыч хикмәтләре: безнең әбиләр ничек яшәгән икән ул?!

Инде кредит-бурычлар, көндәлек туздырудан акча янга кала дип сөенеп йөргәндә үч иткәндәй, кич җиткәндә суыткычыбыз ватылып чык­ты.

Туңдыргычында авылдан килгән «байлык»­лар эри башлар, суыткычында көндәлек ризыклар бозылыр дип төне буе уйланып чыктым. Килеп туган проблеманы тормыш иптәшем иртән хәл итәргә ашыкты...

Менә дигән суыткычны чыгарып атып булмас. Әйдә берәр мастер чакыр­тып карыйк. Әле бер дистә ел да эшләмәде бит ул, дип, ирем бер танышы аша суыткыч, кер юу машиналары ише техникалар төзәтүчене эзләп тапты. Ул килгәнче дип суыткычны бушатып, ит һәм туңдырылган җиләк-җимешне табак-савытка тутырып, урнаш­тырып куярга да өлгердем. Төшке аштан соң киләм дигән оста да кичке якта гына ишек шакыды. Суыткыч янында берничә минут бөтерелгәч, техниканың «теплообмен»ы (җылылык алмашу) янып чык­канын, риза булсак алыштырып бирәчәген, күп булса тагын ике ел эшләячәген әйтеп «шатландырды». Өстәлеңдә бөтен ашау ризыклары сине көтеп ятканда, ризалашмый кая барасың?! 2700 сумны чыгарып салганнан соң, суыткычыбызга да «җан» кереп китте. «Бер ай эчендә суыткычыгыз ватылса, түләнгән акчагызның яртысын кире кайтарам, исән-сау яшәгез», – дип матур гына саубуллашып чыгып китте төзәтүче.

Өч атна да эшләмәде, «дыр-дыр» килде дә, төзәткән суыткычыбыз кабат эштән чыкты. Ачуымнан яңа суыткыч алырга өндәгәч киреләнгән тормыш иптәшемне дә, бик акыллы гына күренгән останы да эчемнән генә «тетеп аттым». Ике ел эшләр дип өметләндем бит әле! Ирем мастерның номерын кабат җыйды. Суыткыч белән булган хәлне сөйләгәч, оста иремнең картасына биргән акчаның яртысын кире кайтарып бирде. Яңаны алырга уйласагыз дип, кайсы суыткычларның сыйфатлы булуын, эшләү вакытларына гарантияләрен дә әйтеп, киңәшләрен биреп узды.

Иске яңаны ямамады

«Иске яңаны ямый» ди­сәләр дә, өч атна өчен 1,5 мең сумга якын акча югалт­кач, яңа суыткыч алудан башка чара калмады. Кичен эштән соң көнкүреш-техникалары сатыла торган кибетләрне айкадык. Шунысы сөенечле, хәзер нинди размерда, төстә, формада телисең – шундыйны алу мөмкинлеге бар. Әби әйтмешли, акчаң гына булсын! Бәяләре дә кесәгә карап куелган. Без караган сәүдә үзәкләрендә ике камералы суыткычларны 17 меңнән башлап йөзәр меңлекләренә кадәр алырга була. Бер сатучы-консультант иң әйбәт суыткычны тәкъдим итә: Кытайныкы булса да, суыткычлар базарында бренд булып тора, янәсе. Шуңа өстәп, әлеге техниканың арты ябык, тавыш чыгармый торган, фреон йөри торган торбалары, двигателе дә бакыр­дан ясалган, имеш. Арзанлы суыткычларның «теплообменнигы» алюминий белән ясалганлыктан төзәтеп булмаганын, ә бакыр­дан ясалганнарга «икенче гомер» биреп булганын басым ясап әйтте. Инде берничә ел андый зур әйбер алган булмаганлыктан, үзебез дә күп нәрсәне кабаттан «өйрәнеп йөрдек».
Шунысы кызык: һәр кибеттә сатучылар зур суммадан йөргән суыткычларны мактыйлар, тизрәк кыйбатлысын сатарга тырышалар. Ничә кибеттә булганнан соң, бер яшь егет безгә: «Сез бәягә карап кына техника алмагыз. Аның эшчәнлеге бәядән тормый, ничек ясалуына карый ул. Әнә тегендәге уртача бәядәге суыткычлар да әйбәт», – дип, берничә исемле суыткычларга төртеп күрсәтте. «Сез шул бәягә суыткыч алыгыз да өстәмә иминиятләштерү ясатыгыз. Шулай якынча кыйбатлы суыткыч бәясе чыга. Тик бу очракта сез бер әйберне отарга мөмкинсез – техника сафтан чыкса, завод хатасы булмаса да, берничә ел бушлай төзәтү гарантияләнә. Ә кыйбатлы суыткычыгыз ватылса, сездән тагын акча соралачак», – дип «сайрап торды».

Теге егетнең сүзләреннән соң мин берничә минут «Гугл»дан өстәмә гарантиягә кагылышлы белмәгән сорауларга җавап таптым. Минус якларына килгәндә, беренчедән, техникага өстәмә гарантия завод гарантиясе беткәч түгел, ә сатып алган көннән эшли башлый икән. Икенчедән, өстәмә гарантияне мактап саткан кибетчеләр, «техникагыз белән берәр әйбер булса, яңага алыштыру мөмкинлеге» бар дип, безнең колакларга «токмач кына эләләр» булып чыга. Чынлыкта, суыткыч кебек зур әйберне алыштырырга яисә акчаны кире кайтарырга туры килсә, техника барыбер төзәтү үзәгенә җибәреләчәк икән. Ә бу исә безгә тагын каядыр барырга, күпмедер көтәргә кирәк дигән сүз.

Уңай якларына килгәндә, әгәр дә син техниканы дөрес урнаштырмыйча яки тоташтырмыйча, мәсәлән, безнең очракта суыткыч эшләми башласа, начар эшләсә, бушлай төзәтү мөмкинлеге бирелә. Һәм тагын кибетчеләр әйтергә яратмый торган бер уңай ягы: әгәр өстәмә гарантия вакытында техника белән берни дә булмаса, түләнгән акчаны кире кайтарып алу мөмкинлеге булу. Моның өчен техника алган кибеткә барып мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Техникасыз тормыш бармый

Теге сатучы кыстаган суыткыч күзне кытыклап торса да, аякны юрганга карап сузарга булдык без: уртача бәялесенә тукталдык... Йөк ташу машиналары җитмәү сәбәп­ле, пәнҗешәмбе көнне алган суыткычыбызны шимбә генә китерәчәкләрен әйттеләр. Өйгә кайткач, туңдыргычтан алган авыл «байлык»ларын күршемә алып кереп ту­ты­рыр­га туры килде. Ярый әле күршеләр хәлгә керүчән, яхшы кешеләр. Ә шунда бер туганың, аралашкан кешең булмаса?! Алып куйган ризыкларың, авылда әти-әниең тир түгеп үстергән сыер, тавык итләрең әрәм булып бозылып бетәчәк.
Җомга иртәсендә иске суыткычны кая да булса озату ягын карадык. Канун буенча, суыткыч кебек зур әйберләрне урамга чыгарып ташларга ярамый. Шулвакыт, әле күптән түгел генә туганнан туган сеңлемнең ватык кер юу машинасын 1200гә сатып җибәргәне исемә килеп төште. Шәп бит, минәйтәм, кирәксез әйбереңне үзләре алып та китәләр, җитмәсә акча да калдыралар!

Әлеге дә баягы тагын интернет ярдәмгә килде. Теге «Гугл» аша иске көнкүреш техникаларын җыючы берничә оешма номерларын җыйганнан соң, күбрәк акча тәкъдим итүчегә суыткычыбызны «бүләк итәргә» уйладык. Бактың исә иске, ватык әйбеләрне җыючы компания­ләр бәяне үзләре куя. Техника ни дәрәҗәдә сакланган, ничә еллык, күпме вакыт эксплуатациядә булган – барысын да сораштыралар. Сөйләшкәннән соң, алар башта техниканы фотога төшерергә һәм үзләре әйткән номерга ватсап аша җибәрүне сорыйлар. Шунысы бар: техника никадәр яхшы сакланган булса, акча да шулай күбрәк «тама». Берничә минуттан бәясен, риза булсаң, кичкә алып та китәчәкләрен әйтәләр. Безнең суыткычны беренчесе 500 сумга бәяләсә, иң соңгысы 1000 тәңкәгә алып китәргә булды. Өеңә килеп, өченче этаждан шундый зур техниканы күтәреп төшсеннәр дә, әле шуңа өстәп, 1000 сум акча да бирсеннәр?! Кем риза булмасын? Әлбәттә, ризалаштык.

Кич җиткәч, иске суыткычка дип, өебезгә егетләр килеп керде. «Суыткычыгызның бу өлешендә кырылган эз бар (фатирдан күчкәндә, бер кырые эләгеп кырылган иде), 500гә генә алабыз», – ди араларыннан берсе берзаман. Монда да сеңелкәшнең киңәше ярап куйды тагы. Ул, алдан ук: «Алар килгәч, бәя төшерергә яраталар. Минем кер юу машинасын да 1500 сумга алабыз дип килеп, 1200 генә калдырдылар. Бирешмәгез, бераз сатулашыгыз», – дип өйрәтеп куйган иде. «Әйдә ике якка да бер урталыкны сайлыйк, 750», – диде шулчак ирем, миңа күз кысып. Егетләрнең берсе елмайды да акча янчыгыннан 800 тәңкә чыгарып бирде. Ә без, үз чиратыбызда, «чүп»тән арынган акчага балаларны яндагы киосктан тәмлүшкәләр алып сөендердек.

Шимбә өр-яңа суыткыч алып килделәр. Сөенечемнең иге-чиге булмады. Берничә көн суыткычсыз тилмергәннән соң шуны аңладым: без хәзер шулхәтле көнкүреш техникасына ияләнгәнбез, аларсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз икән. Көннәрнең берендә әлеге техника эшләми башласа, хатын-кыз «уң кул»сыз кала. Безнең әбиләр ничек яшәгән икән ул?!

Илүзә Шәрипова

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading