16+

Теләче районы Алан авылында яшәүче 13 яшьлек кызга ярдәм кирәк

Теләчедә яшәүче Кадыйровлар гаиләсенә көтмәгәндә бәла килгән.

Теләче районы Алан авылында яшәүче 13 яшьлек кызга ярдәм кирәк

Теләчедә яшәүче Кадыйровлар гаиләсенә көтмәгәндә бәла килгән.


13 яшьлек кызлары Алсуның уң як гәүдәсе параличланган. Бүген ул авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсендә ята. Кызның бертуган абыйсы Рашат белән без элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә, Алсуның бер-ике көн температурасы булган, әмма алар моны үтәр, бер кизү генә дип уйлаган. Тик авыруы 4 май көнне кисәк көчәйгән һәм тәмам аяктан егылган, бер як гәүдәсе параличланган. Шунда ук район хастаханәсенә озатканнар. Аннан Казанга алып киткәннәр. Анализлар алдылар, тикшерәләр, әлегә диагнозын белмибез, ди Рашат. Кызга кыйммәтле уколлар алырга туры килә. Бер уколның бәясе 18 мең сум ди. Алсу аңына килгән, барысын да аңлый, әмма сөйләшә алмый, ди абыйсы.
Сүз уңаеннан, Кадыйровлар гаиләсендә өч бала. Ике олы уллары студентлар. Изге рамазан аенда әлеге гаиләгә ярдәм итсәк иде.

"Ак барс" банк картасы телефонга беркетелгән: 89870678193
(Кадыйрова Фанзия Миннефаритовна)

Сбербанк картасы: 4276 6200 3201 0088
Кадыйров Рашат Асхатовичның телефон номерына беркетелгән: 89393999753

 

 

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading