16+

Теләче батырлары тәкәләрне кунакханәгә керткән, ә Әүхәт абый тәкәсенә дә билет алган

Теләченең көрәшчеләр командасы бер елны бәйгедә биш тәкә отып, шуларны үзләре яшәгән кунакханә бүлмәләрендә урнаштыралар. Ә бер танылган көрәшче Сабан туеннан кайтканда, үзе откан тәкәсенә дә билет алырга мәҗбүр булган.

Теләче батырлары тәкәләрне кунакханәгә керткән, ә Әүхәт абый тәкәсенә дә билет алган

Теләченең көрәшчеләр командасы бер елны бәйгедә биш тәкә отып, шуларны үзләре яшәгән кунакханә бүлмәләрендә урнаштыралар. Ә бер танылган көрәшче Сабан туеннан кайтканда, үзе откан тәкәсенә дә билет алырга мәҗбүр булган.

Көрәшчеләр белән аралашкан арада алар белән бәйле кызыклы тормыш мизгелләрен дә яратып тыңлыйбыз. Бүген тагын шундый ике кызыклы вакыйга - тәкәләр турындагысын тыңларга туры килде.

...Татарстанның атказанган спорт остасы, Кама Тамагы районы егете Әүхәт Мөхәммәдиев, ике ел рәттән Казанның Каенлык бистәсе Сабан туена килеп, абсолют батыр булып танылган. Шулай берзаман Сабантуйдан соң, тәкәсен һәм бүләкләрен алып, туган якларына кайтырга чыга бу. Идел буйлап "Ракета"га утырып кына. Елга портына килгән шулай, үзенә билет алып катерга кереп бара икән. Шунда билет тикшерүче тәкәгә күрсәтеп, "моңа билет бармы соң?" дип сорый икән. кыскасы, тәкә белән кертмәгән көрәшчене. Нишлисең, данлыклы көрәш батырына, кассага барып, тәкәсенә дә билет алырга туры килгән.

...1997 ел. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы призларына узган бәйгенең җиңүчеләре ачыклана. Үз үлчәү авырлыкларында Миннерахман Ваккасов (Кукмара), Рафаэль Сафиуллин (Питрәч), Зөфәр Шакиров (Биектау), Хәлил Шәйхетдинов, Фәннүр Мөхетдинов, Фидаил Мортазин, Азат Шәйхетдинов (дүртесе дә - Теләчедән), Илгиз Гобәйдуллин (Биектау), Рәмис Фәхретдинов (Кукмара) һәм Җәүдәт Гайнуллин (Кайбыч) таныла. Командалар беренчелегендә Теләче районы егетләренә тиңнәр табылмый. Ничектер шулай булып чыга ки, бу елны бөтен чемпионнарга да тәкәләр бирәләр. Исемлектә Теләчедән дүрт чемпион, димәк, дүрт тәкә дә дигән сүз. Командалар беренчелегендә җиңү яулаган өчен теләчелеләргә тагын бер тәкә бүләк ителә. шулай итеп, яңа гына аякка басып килгән район вәкилләре биш тәкә ота.

Теләче хаикимияте башлыгы булып ул елларда Рөстәм Кәлимуллин эшли. Көрәшне һәм көрәшчеләрне хөрмәт итә белүче җитәкче теге яки бу ярыш алдыннан командасын бер-ике атна алдан ук җыеннарга җибәрә торган була. Казанда исә ул елларда республикада беренчеләрдән саналган "Казанский" санаториендә яшәгән егетләр. "Минсельхоз"да откан тәкәләрне дә үзләре белән иярткән болар. Иярткән генә түгел, ә... бүлмәләренә дә, ванналарына кертеп урнаштырганнар шуларны. "Бераз тавыш та чыкты инде, бүлмәне дә пычраттылар, әмма барыбер исән-сау Теләчегә алып кайтып җиткердек тәкәләрне", дип искә ала шул елдагы чемпионнарның берсе, Татарстанның атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов.

Сезнең белән дә кызыклар хәлләр булган икән, язып җибәрегез безгә дә:)

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading