16+

«Телебез булса, татар халкы яшәр»

Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе «Пирамида» күңел ачу комплексында 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәмгә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан башкарма комитеты вәкилләре, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары килгән иде.

«Телебез булса, татар халкы яшәр»

Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе «Пирамида» күңел ачу комплексында 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәмгә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан башкарма комитеты вәкилләре, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары килгән иде.

Гимназия тарихы 1917 елда Яңа Татар бистәсендә татар башлангыч мәктәбе ачылган вакыттан башлана. Ул вакытта Совет мәктәбе дигән исем йөртә, анда нибары ике укытучы 50гә якын укучыга белем бирә. 1921 елда инде беренче чыгарылыш укучылары, мәктәпне тәмамлап, олы тормышка аяк баса. 1960 елда мәктәп яңа бинага күчерелә һәм 35нче мәктәп дип аталып йөртелә башлый. 1990 елда 1нче гимназия статусы бирелә. Бүгенге көндә гимназиядә 600дән артык укучы белем ала.

– 100 еллык тарихын искә алсак, 1нче гимназия – Казан шәһәрендә беренче барлыкка килгән татар мәктәбе. Мин аны 35нче мәктәп буларак та беләм, чөнки анда минем бертуган апам укытты, – дип башлады котлау сүзен Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. – Һәрбер дәүләтнең, һәрбер республиканың киләчәген уку йортлары, безнең балаларыбыз билгели. Ул дөрестән дә шулай, чөнки илнең ресурсы да, чималлары да, станоклары да бүген илнең, республиканың язмышын хәл итми, ә анда үсеп килүче буынга ничек тәрбия бирелә, аларны киләчәк тормышка ничек әзерлибез – шунысы мөһим. Элек-электән татар мәктәпләре татар дөньясы өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен югары белемле шәхесләр бирделәр. Тарих әле 100 еллык белән генә тукталмый, киләчәктә дә дәвам итсен. 100 еллык гимназияләребез булганда, без киләчәк буынга үзебезнең шәхесләребезне тапшырып калдырырбыз, дип чын күңелдән ышанам. Татар гимназияләре бүген дә, киләчәктә дә республиканың киләчәге, йөзе булып кала.

Энгель Фәттахов 1нче гимназиянең Казан мәктәпләре арасында югары урын тотуын, ел саен, бигрәк тә тел фәннәре буенча төрле бәйгеләрдә беренче урыннар яулавын, информацион технологияләрне кертү буенча бүтән мәктәпләргә үрнәк булуын билгеләп узды.

– Мин ышанам, безнең гимназия татар телен татар мәктәбе буларак саклап калыр. Тормышта нинди генә авырлыклар булмасын, ул бөтен авырлыкларны җиңеп чыгар дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, аның укучылары безгә терәк булырлар дип өметләнәм. Телебезне саклыйк. Татарның бөек галиме Әбрар Кәлимуллин әйтмешли, тел – милләт сакчысы. Телебез булса, татар халкы яшәр,– диде гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева.

Гимназия танылган шәхесләр исеме белән дә билгеле. Данлыклы татар композиторы Салих Сәйдәшев бу гимназиядә кызлар хорын җитәкләгән. Аңа җәйге каникулда мәктәп балалары белән Тирән күлгә экскурсиягә барырга туры килә. Тирән күлнең матурлыгына хозурланып, композитор үзенең танылган «Зәңгәр күл» җырын иҗат иткән. Әлеге җырны юбилей кичәсендә мәктәпнең кызлар хоры белән бергә Айгөл Бариева башкарды. Татарстанның халык артисты Гөлсем Сөләйманова да шушы мәктәптә белем алган шәхес. Сәхнәдән аның магнитофон тасмасына яздырылган җыры яңгырады.

Директор Гөлфия Шәмсиеваның гимназиянең бүгенгесе һәм аны күптән тәмамлаган укучылар – өлкән яшьтәге абыйлар, апалар белән горурлануы юкка түгел. Чыннан да, чын татар рухлы, тамырларыннан аерылмаган, үз телен, милләтен яраткан шәхесләр укытып чыгарган уку йорты икәнлегенә ышану өчен, «Пирамида»га юбилей кичәсенә җыелган элеккеге укучыларның бөтенесенең дә үзара саф татарча сөйләшүен ишетү җитә. Һәрхәлдә, шәхсән бер генә урыс сүзе дә колагыма чалынмады. Бер-берсен табышкан элеккеге сыйныфташларның мәш килеп хәл-әхвәл сорашуын, аралашуын күзәтеп торуы – үзе бер рәхәт...
Алдагы рәтләрнең берсендә гөр килеп утыручылар мәктәпне 1965 елда тәмамлаучылар булып чыкты.

– Һәрберебезгә 70әр яшь инде безнең. Мәктәпне тәмамлаганга да 50 ел, – диде Рәшидә апа Вәлиева. – Сыйныфташлар белән бүгенгәчә бер-беребезне югалтмадык, гел аралашып, хәлләребезне белешеп торабыз. Инде сыйныфтан нибары биш кыз, дүрт егет калдык, калганнарыбыз гүр иясе булды. Бала кечкенәдән үз ана теленә өйрәнсә, ул беркайчан да онытылмый. Ата-ана баласы белән өйдә үз туган телендә сөйләшергә тиеш дип саныйм.

Фирдәвес Нәҗметдинова – 1956 елгы чыгарылыш. Аның дулкынлануы йөзенә чыккан.

– Укырга 1946 елда кердем. Бик авыр еллар иде, – дип искә алды мәктәпкә укырга кергән елларын Фирдәвес апа. – Ипигә, керосинга бормаланып киткән чиратлар, чират тәртибен саклап, күзәтеп торучы милиционерлар, ипи карточкасын югалтканга өенә кайтырга куркып үксеп елаган бала вакытлар – бөтенесе хәтердә. Сугыш вакытында укый алмый калган бездән дүрт-биш яшькә өлкәнрәк балалар белән бер сыйныфта укыдык. Өстенә кияргә киеме булмыйча, укырга килә алмаучылар бар иде ул заманда. Чиратлашып: беренче сменага кечкенәрәкләре киеп килсә, икенче сменага шул ук күлмәкне олыраклары киеп килә иде. Шулай да, дәрес калдыру дигән нәрсә булмады, укыйм, дип атлыгып тора идек. Мәктәп сугыштан соңгы авыр елларда балаларга олы таяныч иде, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчеләре, Роно аркылы яисә башка төрле юллар белән, андыйларга кием-салым, аяк киемнәре юнәтәләр иде. Мәктәп бер бөтен тату гаилә кебек иде, укытучылар һәрберебезне үз балалары кебек күрде.

Гөлия Рәхимкулова гимназияне 1986 елда тәмамлаган. Отар бистәсендә татар мәктәбе булмау сәбәпле, кызны әти-әнисе Казанның Вахитов районында урнашкан 35нче мәктәпкә укырга биргән.

– Минем бик тә татар мәктәбендә, татар телендә укыйсым, белем аласым килде. Шуңа күрә, ерак булса да, Отар бистәсеннән хәтле йөреп укыдым, – диде Гөлия ханым. – V сыйныфка кадәр бөтен фәннәрне дә гел татар телендә генә укыдык. Аннан соң нишләптер, татар теле һәм әдәбиятыннан кала, башка фәннәрне рус телендә укый башладык. Мин балалар поликлиникасында педиатр булып эшлим, күп вакыт рус телендә аралашырга туры килә. Кешенең татарча аңлаганын белсәм, татарча дәшәм. Татарча сөйләшергә бик яратам, тәмле, матур, колакны иркәли торган тел бит ул. Гаиләдә ирем белән дә, балалар белән дә ана телебездә аралашабыз. Кызганычка, күпмедер ел чит төбәктә яшәү сәбәпле, балаларымны татар мәктәбендә укыта алмадым. Ике балам да рус мәктәбендә укыды. Ләкин икесе дә менә дигән итеп татарча сөйләшә. Шуңа күрә, телне белмим, өйрәнергә мөмкинлек булмады, дигән кешеләрне аңламыйм. Теләк кирәк. Мин – шәһәр кызы, татарча сөйләшәм. Авылда туып-үсеп, шәһәргә күченеп килүчеләрнең минем татарчама урысчалатып җавап бирүен, гомумән, кабул итә алмыйм. Татар татар булып калырга, үз телен, үз милләтен яратырга тиеш.

Рәсемдә: иң беренче чыгарылыш укучысы Һиндия апаны котлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading