16+

Телефон кызык итте

Телефон белән бәйле хәлләр

Телефон кызык итте

Телефон белән бәйле хәлләр

1. Кызык булды
Оныгым беренче сыйныфта укый. Телефонда, интернетта искиткеч тиз уеннар таба, бөтен дөньясын онытып, уенга чума. Дәрестән кайткач, бераз ашады-эчте дә, минем смартфонны күреп, «Бераз уйнап алыйм әле», – дип сорады.
«Күзеңне бетермә әле, минем кебек күзлек киясең килмидер ич, улым. Дәресләреңне карап алыйк, әти-әниең эштән кайткач, рөхсәт бирерләр...» дип әйтеп тә бетерә алмадым, оныгым телефонымны алды да тиз-тиз төймәләренә баскалады. Карасам, «удалить все» дигән төймәгә баскан икән. Менә шулай бер секунд эчендә телефонымны «чистартып» куйды оныгым. 


2. Сөйләшү этикасы
Әнием авырып китте. Кан басымы гел үзгәреп торганга, табиблар ятып кына торырга кушты. Әнием янында гел кем дә булса дежур тора идек. Кәрәзле телефонымны алдым да, сеңелкәшемә шалтыратып, сөйләшә башладым. Тизрәк кырмыскалар (әни аңламасын дип, балаларны үзара шулай атый идек) кайтса, семечкага (акчага) барып килер идем, дим. Әни шуны тыңлап торган булып чыкты. Шунда ул: «Минем бакчада кырмыскалар күп булса да, быел семечка утыртырбыз», – дип куймасынмы. 


3. Җилгә очкан
Яңа матур смартфон сатып алдым. Бөтен мәгълүматларымны урнаштырдым, интернетта утырырга өйрәндем, фотолар куеп, дусларым белән аралаша башладым. 
Флюорография үтәргә вакыт җиткән икән. Сумкама паспорт, телефонымны салдым да хастаханәгә киттем. Ремонт барган вакытка туры килдем. Аяк асты тимер-чыбыклар белән тулган.
Ни кызганыч, флюорография үтеп чыгу белән, смартфонымдагы барлык әйберләр җилгә очкан булып чыкты. Аяк астындагы тимер-чыбыклар телефонга шулай зыян китерә икән.


4. Оятымнан нишләргә дә белмәдем
Телефонның төрлесе бар бит хәзер. Гади өстәл телефоны, радиотелефон, кәрәзле телефон. Сеңлем Розалия белән телефоннан сөйләшергә бик яратабыз. Кәрәзле телефоннан озак рәхәтләнеп сөйләшеп булмый бит, шуңа күрә радиотелефоннан сөйләшәбез. Дөнья хәлләрен сөйләшеп бетердек тә, киленебез Әсмабикәне яманлый башладым. Абыегыз пөхтә түгел, әниегез пөхтәлеккә өйрәтмәгән, балаларга да бик коры ди, өйдә булышу турында уйламый да, – дип. Сеңлем – укытучы кеше. Икенче көн эшкә баргач (минем күршем дә укытучы), сеңлемә минем күршем: «Киленегезнең һәрбер сөяген санадыгыз», – дип әйткән ди. Оятымнан нишләргә белмәдем. Радиотелефон чыбыгын телефон үткәрүчеләр, ни сәбәптер, ялгыш тоташтырган булып чыкты.

Рәшидә Җиһаншина, Зәй шәһәре
фото: AliExpress

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading