16+

Телефонсыз ничек яшәп була?!

Беркөнне җиде яшьлек улым Рамазан, шаккатып: «Әни, ничек инде сез кечкенә чакта телефон юк иде? Ә ничек сөйләшә идегез?» – дип сорап куйды. Хәзерге балалар өчен бу бик сәер тоелса да, безнең чор балачак өчен гадәти күренеш иде.

Беркөнне җиде яшьлек улым Рамазан, шаккатып: «Әни, ничек инде сез кечкенә чакта телефон юк иде? Ә ничек сөйләшә идегез?» – дип сорап куйды. Хәзерге балалар өчен бу бик сәер тоелса да, безнең чор балачак өчен гадәти күренеш иде.

Хәер, балачакта да, мәктәп елларында да телефонсызлыкның авырлыгын бер дә сизмәдек дисәк тә була. Шәхсән үзем аның бөтен кыенлыгын әниләр яныннан 400 чакрым ераклыктагы Казанга укырга чыгып киткәч тойдым.

Ике арада кочак-кочак хатлар йөреп торса да, сагыну ачысын басар өчен, әнинең тавышын ишетү, аның үзеннән хәлләрен сорашу бик мөһим иде. Кочак-кочак дип язу да бер дә арттыру түгел. Тулай торактагы почта әрҗәсеннән көн саен диярлек әнидән, туганнар һәм дуслардан биш-алты хат ала идем. Ә телефоннан сөйләшер өчен атнага бер тапкыр – төп-төгәл билгеләнгән вакытта Бауман урамындагы шәһәрара телеграфка төшә идем. Укырга килгәннең ярты елында мин бу көннәрне түземсезлек белән, сәгатьләрне-минутларны санап көтеп алганымны төгәл хәтерлим.
2002 елда Казанга студент булып килгәндә, телефон әниләрнең өенә дә кермәгән иде әле. Ә менә без укырга барып йөргән күрше Урманай авылы халкының күбесенә кертелгән иде. Телефонда сөйләшергә дип, сыйныфташларыма кунакка махсус бара торган идек.

Ә үзебезнең авылда телефон нибары ике җирдә генә бар иде. Берсе – авыл конторасында, икенчесе – күршедә яшәүче элеккеге авыл председателе йортында. Шуңа күрә мин телеграфка барып шалтыратасы вакытка әни йә конторага, яки күршеләргә кереп көтеп тора иде. Телеграфка кереп утырып, әнинең тавышын ишетү белән үк, күздән мөлдерәмә яшь ага башлый иде. Кайвакыт хәтта рәтләп сөйләшә дә алмый кала идек. Әни белән сөйләшкәннән соң да шул телеграф кабинкасыннан шактый вакыт чыга алмыйча утыра идем әле. Хәзер боларны елмаеп кына искә төшерәм инде, ул чакларда чыннан да кыен иде шул.
Әни белән сөйләшеп бетергәч, икенче тапкыр сөйләшү вакытын билгелибез. Ул ниндидер сәбәпләр белән телефонга килә алмаса, бик борчыла идем, чөнки, беренчедән, сагыну ачысы басылмый кала, киресенчә, көчәя генә. Икенчедән, чираттагы сөйләшү вакыты билгеләнелми. Кайвакыт мондый чакларда кайсы туганнарыбызның телефоны бар, шуларга булса да шалтыратып ала идем. Мәсәлән, Башкортстанда яшәүче картинәйләрнең яки әнинең бертуганнарының номерларын җыя идем. Аларга телефон безгә караганда иртәрәк керде.

Ә инде кесә телефоннары пәйда булгач, III курсларда миңа төркемдәшләрем арасында беренчеләрдән булып телефон алып бирделәр. Ул вакытка инде әниләр дә өйгә стационар телефон керттерделәр. Озакка сузмыйча, үзе дә кесә телефоны алды. Күпмедер еллар узгач, Бауман урамындагы теге телеграфны да ябып куйдылар.

Ә хәзер без телефонсыз тормышны бөтенләй күз алдына китермибез. Эштә дә, өйдәге көндәлек мәшәкатьләрне хәл иткәндә дә, мәктәптә укучы балалар белән элемтәдә торыр өчен дә бик уңайлы. Кайвакыт ардырып җибәрсә дә, «әле ярый телефон бар» дип яшибез...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading