Шәһри Казан

Телеңне йотарлык үрдәк

Үрдәкнең түшен, канатларын һәм ботларын кулландым.

Тиресенең өстен, кыздырганда мае әйбәтләп чыксын һәм маринад яхшылап сеңсен өчен, фотодагы төсле кискәләп чыгам.

Реклама

Маринад: бер әфлисун кабыгы һәм согы, 50 мл чамасы соя соусы (минем «Териаки маринад» иде), бер чәй кашыгы бал, тоз, кашык очында гына аджика, розмарин.
Соуска итне салып, бер-ике сәгать тотасы. Кызган табада ике ягын да кыздырып алгач, өстенә маринадын да салып, табаны фольга белән каплыйбыз да газ миченә куябыз. Гарнирга дөге әйбәт була. 

фото - hulinaria.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: