16+

«Теләгем – абыем өчен үч алу иде»

Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Күпме чәчәктәй гомерләр өзелде, күпме балалар әтисез үсте, ә күпме балалар тумыйча калды.

«Теләгем – абыем өчен үч алу иде»

Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Күпме чәчәктәй гомерләр өзелде, күпме балалар әтисез үсте, ә күпме балалар тумыйча калды.

Кечкенә генә Яңа Байлар авылыннан 110 кеше ил азатлыгы өчен яуга чыгып киткән. Шуларның 41е генә исән-сау әйләнеп кайткан. Ә бүген исә, Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә, шуларның берсе генә – Мәхмүтҗан Сабиров абый гына исән.

Сүзем – 91 яшен тутырса да, җиңел хәрәкәтле, җор сүзле, тик утыруның нәрсә икәнен дә белмәгән Мәхмүтҗан ага турында. Минзәлә районы, Яңа Байлар авылында 1926 елның 19 декабрендә дөньяга килгән ул. Илгә фашистлар басып кергәндә, Мәхмүтҗан үсмер малай була. Әтиләрен, урман кискәндә, агач басып үтергән. «1941 елның җылы, кояшлы июнь иртәсе. Ул көнне без иркен өйалдыбыз идәнендә абыйлар белән рәхәтләнеп йоклый идек. Кинәт әнинең кайгылы тавышын ишетеп торып утырдым. Ул кемгәдер: «Герман безнең илгә каршы сугыш башлаган, өч кешегә сугышка китәргә хәбәр килгән», – диде». Шулай итеп, абыйлары Имаметдин белән Галләметдинне беренче көннәрдә үк диярлек сугышка озаталар. Мәхмүтҗан өйдә бердәнбер ир, әнисенең арка терәге булып кала. Әнисе белән бергә колхоз эшенә йөри башлый. Үсмер егетнең тырышлыгын бик тиз күреп алалар һәм аңа, йөк ташу эшенә кушып, ат бирәләр. Шул бахбае белән көн дими, төн дими – гел эштә була. «Без, малайлар, камыт кигерергә буй җитмәгәч, бүкәнгә басып җигә идек атны. Әйбәтрәк атларны сугышка ала тордылар, калганнары белән колхоз йөген тарттык. Әле өстең – бөтен, тамагың тук булса иде. Үсмер чак, гел ашыйсы килә торган иде. Авыз тутырып ипи ашауны күз алдына да китерә алмыйбыз. Яз җиткәч, бераз өмет уяна, чөнки кычытканнан башлап, ашарга яраклы барлык үләннәрдән аш пешерәбез. Бәрәңгесе генә дә җитәрлек түгел иде», – дип искә ала Мәхмүтҗан абый, күңеле тулып.

Әнә шулай үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, авыл фронтка посылкалар: киптерелгән бәрәңге, эремчек кебек ризыклар, җылы кием – оекбаш-бияләйләр бәйләп озата. Ир-атлар фронтка китеп беткәч, тормыш карт-коры, үсмерләр җилкәсенә кала. Авыл халкы бер гаиләгә әверелә, бары – бергә, югы – уртак дигәндәй, иңне-иңгә куеп, барысы да Җиңү өчен дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр.
Сугыш башланып күп тә үтми, фронттан авылга кара мөһерле кайгылы хатлар килә башлый. Мәхмүтҗаннар капкасын да кага ул – абыйсы Имаметдиннең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә.

– Шундый авыр кичердек без бу кайгыны. Моңа кадәр әтине югалту хәсрәтенә дә бөгелеп төшмәгән әнкәйне тәмам кара сагышка салды ул. Көне-төне, тизрәк сугышка җибәрсеннәр иде, фашистлардан абыем, илем өчен үч алырга, дип үрсәләнә идем, – дип искә ала ветеран.

Сугыш тәмамланырга бер ел калгач, инде буй җиткергән, колхоз эшендә чыныккан Мәхмүтҗан Сабировны хәрби хезмәткә алалар. Кара диңгез флотына – Феодосия шәһәренә эләгә ул. Шәһәрне фашистлар җир белән тигезләгән, кая карама җимерелгән йортлар, яндырылган корылмалар. Үлгән кеше гәүдәләре, эт үләксәләре канга батып ята, исән кешеләр сирәк күренәләр.

– Бу шәһәрдән фашистларны куганнар иде инде. Кулыма корал алып, абыем өчен үч алу насыйп булмады. Аның каравы шәһәрне торгызуда үземне аямыйча эшләдем. Аннары безне Украинага күчерделәр. Монда да шул ук хәл: шәһәр-авылларны пыран-заран китергәннәр, яндырылган авыллар, шәһәрләр пыскып ята, өйләр җимерелгән, исән калган кешеләр шәүләләр кебек – көч-хәл белән йөриләр...

Сугыш җимерекләрен торгызуда тәүлекләр буе эшләдек, чагыштырмача тиз арада йортлар торгызыла башлады. Украина шәһәр-авыллары яңадан төзелде бит. Бүген хәйран калам: шул җирләрдә кабат җимерүләр бара. Ачы хикмәте шунда: читтән килеп түгел, үзләре үк җимерәләр. Телевизордан караган саен җаным көя, – ди Мәхмүтҗан абый, күңеле әрнеп. – Сугыш беткән көнне мәңге онытасым юк. Башта бу хәбәрдән югалып калгандай булдык. Аннары исә солдатлар бер-бер артлы сөенечтән һавага ата башлады. Шул пулялардан озак кына бөтен дөнья яктырып торганы хәтердә. Аңлатып булмастай халәт, сөенеч хисе иде ул.

1950 елда гына кайта туган авылына ул. Колхоз тәмам бөлгән, тормышлар үтә авыр. Толлар, ятимнәр тагын да арткан. Егет, җиңнәрен сызганып, элеккечә, атлы эшкә керешә, башлыча терлекчелектә эшли. Авыл кешеләре – картлар һәм хатын-кызлар – аны авыр хәлдәге кеше хәленә керә белүе, ат кирәккәндә һәрчак ярдәм итүе, сүзендә торуы һәм гаделлеге өчен хөрмәт итәләр. Күрше авылның булдыклы кызы Минәмирә белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Бер-берсен хөрмәт итеп, 37 ел матур, тату гомер итәләр. Сугыш җимерекләрен торгызган солдат үз куллары белән йорт салып керә. Кызганыч, тормыш юлдашын гына иртә югалта. Тол калгач та, шәһәрдән кайтып, ярдәм итеп йөрүче балаларын катык-сөттән аермас өчен, сыер асрап яшәде ул. Тату, эшчән гаиләдә ике ул, бер кыз үсте. Тик менә бер уллары вакытсыз вафат булып, йөрәк ярасы ясады.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүтҗан абый хөкүмәткә бик рәхмәтле, шәһәрдән фатир биргәннәр. Әмма ветеранның сөекле хатыны белән гомер иткән, балалары үскән нигез-йортны ятим калдырасы килми. Туган авылы – Яңа Байлар аның өчен иң газиз җир. Оныклары һәм оныкчыклары үсеп килгәнгә шатланып, күкрәгенә медальләрен тагып, Бөек Җиңүнең 73 еллыгын күңел күтәренкелеге белән каршыларга җыенып йөри Мәхмүтҗан ага Сабиров.

Тәнзилә Шәйхнурова, Тукай районы, Күзкәй авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading