Дөнья белән кешенең теләкләре идарә итә.
Әйтик, мин бүген бәйрәм оештырырга телим икән, өйгә чәчәкләр күтәреп кайтам, азык-төлек ташып, табын корып җибәрәм. Теләсәм, бер-ике җырлы-моңлы дустымны чакырам. Ну, мул табын әзерләнгән, өстәлдә чәчәкләр утыра, дуслар килгән – шулай булгач, бәйрәм ясауга беркем дә каршы килә алмый.
Монысы гаиләдә. Башка урында да шундый ук хәл. Телим икән, бәйрәм оештырам, телим икән – катастрофа. Әйтик, бик зур концерт булырга тиеш, мин анда – алып баручы. Вәт, башыма тастымал урап урынга менеп ятам икән, теге концерт өзелә, өзелмәсә дә, оештыручылар өчен кыска вакытлы катастрофа булып ала...
Кыскасы, һәрбер кеше нәрсә тели – шуны эшли ала. Тормышы белән аның теләкләре идарә итә. Әлбәттә, минем зур тамашаларны болай итеп өзгәнем юк инде. Хәтта авырган чак булса да уколлар кадый-кадый башкарып чыгарга, алдан билгеләнгән чараны өзмәскә тырышам. Чөнки бу дөньяда мин ялгызым гына түгел. Башкалар да бар, аларның да үз теләкләре бар. Һәм кайчагында минем белән башкаларның теләкләре идарә итә. Гаиләдә дә шул ук хәл инде. Ниндидер бәла килгән чакта, бәйрәм телим дип кенә табын корып җибәрә алмыйсың. Балаңның яки хатыныңның ниндидер теләге бар икән – аны үтәргә тырышасың. Синең белән якыннарыңның теләкләре идарә итә башлый. Шул рәвешле, тормыш белән кешеләрнең теләкләре идарә итә. Мин нәрсәдер телим – син эшлисең, син нидер теләсәң – мин эшлим.
Ә теләмәсәң? Тере кеше беркайчан да берни дә теләмичә тора алмый. Ул ким дигәндә, пес итеп килергә булса да тели. Яки су эчәргә. Ашарга. Суларга. Рәхмәт әйтергә. Тиргәргә, теле булмаса – кукиш күрсәтергә. Кеше һәрвакыт нәрсәдер тели һәм гадәттә, ул үзендә булмаган нәрсәләрне тели. Матур кыз күрә – гашыйк була – аны үзенеке итәргә тели. Шуңа өйләнә, яши башлый – теләгем тормышка ашты дип, Аллага шөкер итеп кенә тор бит инде. Юк, ул инде аның кадерен белеп бетерми, ә күп очракта башка гүзәлләрне кулга төшерергә тели. Теге гүзәл инде – яуланган биеклек. Ә яулыйсы үрләр әнә күпме! Үзләре дә текә, итәкләре дә югары. Атлап барышлары да ымсындыргыч. «Синнән башка яши алмыйм» – дип әйттерә торган мәхәббәт өлкәсендә дә шулай булгач, башкасын инде сөйләп тә торасы түгел. Үзеңдә юк икән, аны булдыру теләге уяна, ә булдыргач, тагын юкны эзләп китәсең... Кеше белән юкны бар итү теләге идарә итә. Һәм ул күп очракта барны юк итүгә китерә.
Кеше һәрвакыт нидер тели. Һәм шул теләкләрен чынга ашырырга омтыла. Бу яшәү дип атала. Ә бер теләге дә булмаган кешеләрнең баш очына җыелалар. Җыелышып, догалар укып, аның өчен теләк тели башлыйлар: «Урыны оҗмахта булсын, авыр туфракларын җиңел ит», – диләр...
Мин сиңа бәхет телим, син дә шулай итәсең. Без – дуслар, якын кешеләр. Теләкләребез уртак. Ләкин теләкләрнең уртаклыгы берни дә аңлатмый. Без бер-беребезгә үлем теләсәк тә, теләкләребез уртак була. Ләкин без үлем теләмибез. Без бер-беребезнең теләкләре белән идарә итәргә телибез.
Син үзең теләгәнне эшләргә тырышасың, мин – үземнекен. Шул рәвешле әллә нинди мөнәсәбәтләргә кереп, бер-беребезнең хәлен алабыз. Бу – мөһим, чөнки хәлсез кешенең теләге дә хәлсезрәк була. Без шул рәвешле хәлдән таеп, икебез берьюлы: «Биреләм!» – дип, кулларыбызны күтәрәбез. Нәкъ шул чакта кайдандыр Ул килеп чыга һәм икебезне дә әсирлеккә алып, безнең теләкләр белән идарә итә башлый... Һәм без аның теләкләрен тормышка ашыра башлыйбыз. Кайчагында үзебезнең ни теләгәнне дә онытып җибәрәбез.
Дөнья белән кешенең теләкләре идарә итә. Соңгы араларда мин моны аеруча нык сизәм. Бер юл белән зур уңышка ирешергә телим – килеп чыкмый, икенче ысулны сайларга туры килә. Бер нәрсә эшләргә телим – булмый, аны булдыру өчен икенче, өченче, дүртенче нәрсәләрне эшләргә кирәк икән. Югыйсә, нәрсә телим – шуны эшлим булырга тиеш бит инде. Юк. Димәк, дөнья белән кешенең теләкләре идарә итә. Минем дөнья белән дә. Монысын хәзер яхшы аңлыйм инде. Тик кешесен генә күргән юк әле.
Фото: flight-of-thought.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар