Казан Сабан туе 23 июньдә дүрт мәйданчыкта узачак: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында, Аккош күле янындагы урман паркында һәм Казан ипподромында. Халык күңел ачуларының старты – иртәнге 9.30. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.