16+

Телне саклап калуда блогерларны да файдаланырга мөмкин...

“Шәһри Казан” газетасының бер санында блогер Айназ Габидуллина белән әңгәмә басылып чыккач, редакциябезгә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шалтыратып: “Татар блогерларына нинди ярдәм кирәк, татар телен үстерүдә нәрсәләр тәкъдим итәләр икән?” – дип кызыксынды.

Телне саклап калуда блогерларны да файдаланырга мөмкин...

“Шәһри Казан” газетасының бер санында блогер Айназ Габидуллина белән әңгәмә басылып чыккач, редакциябезгә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шалтыратып: “Татар блогерларына нинди ярдәм кирәк, татар телен үстерүдә нәрсәләр тәкъдим итәләр икән?” – дип кызыксынды.

Аерым блогерлар һәм үзебезнең дә тәкъдимнәрне бирергә булдык.

Айназ Габидуллина:
– Ниндидер абстракт әйберләр әйтмим. Бүген без социаль челтәрләрдә үзем һәм ирем тарафыннан эшли ала торган материал тәкъдим итәр идем. Әйтик, хәзер алып бара торган блогыбызны тагын да сыйфатлырак, тагын да зуррак аудиториягә җиткерергә безгә финанс ярдәме күрсәтсәләр, башланган “Авыл романы” сериалын да дәвам итәр идек. Шул ук “Әйтер сүз” интервьюлар тапшыруына башка профессия, һөнәр ияләрен дә чакырыр идем.
Боларның кирәклеген исбат итәр өчен язылган комментарийлар, директка рәхмәт әйтеп җибәрелгән хатларны күрсәтергә әзермен. “Рәхмәт сезгә, татар телен саклаган өчен. Сезнең ярдәмдә бала белән татарча сөйләшә башладым”, яисә “чеп-чи” русларның: “Татар телен белмим дип уйлый идем. Беләм икән! Сезнең мәзәкләрегезне аңлыйм”, – кебек хатлары бик күп.
Иганәчеләр булган очракта, без моңа өстәп, балалар өчен әкиятләр, мини-спектакльләр дә төшерергә риза. Әни кеше буларак әйтәм: балалар өчен материал җитешмәве – бик зур проблема. “Шаян ТВ”дан күрсәтелгән мультфильмнар бик аз, алары да күбесе кызыклы түгел.
Телефонны штативка куеп, дөнья әдәбиятыннан булган әсәрләрне татарча укып яздырсаң да, аны караучылар табылачак, дип уйлыйм.

Рамис Гыйльметдинов:
Татар блогерлары берләшеп эшләргә тиеш. Бу аудиторияне көчәйтергә дә, яңа форматлар уйлап табарга да булышачак. Татар телендә вайннар (кыска видеороликлар ясарга мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта – ред.) белән генә түгел, дөньяда барган хәлләр турында да сөйләр идек.
Татар блогерлары күп булсын өчен ярдәм кирәк. Хөкүмәттән матди ярдәм юк. Акчалата гына түгел, әйтик, театр-концертларга бушка билетлар биреп тә, башка кызыктыргыч моментлар белән дә булышырга була.
Блогерларны төрлечә кулланырга мөмкин. Әйтик, яңа объектлар ачылышына чакырсалар, безгә контент булыр иде, шул вакыйганы яктыртыр идек. Һәрдаим конкурслар уздырсыннар иде. Блогерлар да активлашыр дип саныйм.

Айгөл Тимер:
Татар интернетында, аеруча да Ютубта, балалар, яшьләр өчен татар телендә кызыклы әйберләр җитми. Мисал өчен альтернатив музыканы алыйк. Безнең татарлар болай җырламый, бездә алай эшләмиләр дигән әйбер бар. Ә рок яратучылар татарча булмагач, русча тыңларга мәҗбүр булачак.
Үсмерләр өчен ютуб каналлар, балалар өчен уеннар җитми.
Рус телендә “Тик - ток хаус” дигән проектлар бар. Дәүләт тарафыннан финансланган татарча шундый проектлар булса, телне тагын да популярлаштырып булыр иде, бәлки. Тәрҗемә ителгән мультфильмнар гына түгел, ә кызыклы җырлар, анимацияләр булса, әйбәт булыр иде
.

Ринат Галиәхмәтов:
Хәзер кешеләр күбрәк “вайн” дигән әйбер ярата. Көлке булсын, сүгенсен... Минем кебек контент яздырып кына танылу хәзер авыр.
Миллилек ул кешенең үзеннән тора. Ул татар дөньясында яшәргә, татарлык белән кызыксынырга тиеш. Кешене уятырга кирәк. Әгәр блогер булмасам, бәлки мин дә кызыксынмас идем. Интернетта татарча язу кирәк. Кеше бер-берсеннән күрә, татарча язарга-сөйләргә оялмый башлый.
Хәзер татар интернетында бөтен нәрсә дә бар. Проектларымны 2016 елда башлаган идем. Дүрт-биш ел эчендә бик күп нәрсә үзгәрде. Сыйфатлы контент та бар. Күп кеше диванда утырып кына тәнкыйтьләп: “Юк!” – ди. Бар, аны эзләргә кирәк.
Мәктәпләр төзергә, нидер эшләргә кирәк, диләр. Ул дөрес түгел! Иң элек һәр кешедә дә аң дәрәҗәсен кузгату, үстерү кирәк. Безне гел министрлыкларга чакыралар, сөйләшәбез. Әмма моның нәтиҗәсе юк. Безгә замана лидеры җитми. Үзе артыннан ияртә алырдай кеше кирәк.

“Шәһри Казан” тәкъдимнәре
– Инстаграмда, Вконтакте, башка платформаларда татарча контент булдыруда киң җәмәгатьчелеккә таянырга.
– Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясендә татар блогерлары белән очрашу уздырырга.
– Дәүләт структуралары, министрлык-ведомстволар, җитәкчеләр аккаунт-төркемнәрендә татарча язмалар да булуын мәҗбүри итәргә. Үрнәк мисал, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм башкаларның инстаграмдагы аккаунтларын, аерым министрлыкларның сайтларын, Вконтактедагы сәхифәләрен китерергә мөмкин.
– Һичшиксез, татар блогерлары арасында грант системасын булдыру сорала.
– Блогерлар арасында конкурслар уздырырга. Берничә номинация тәкъдим итәбез: “Профессиональ блогерлар” (аудиториясе 50 000нән арткан блогерлар), “Халыкчан блогерлар” (аудиториясе 10 000нән арткан блогерлар), “Башлап килүче блогерлар” (аудиториясе 10 000нән артмаган, ләкин үзен татар блогеры дип санаучылар). Башка ракурстан да якын килергә мөмкин: “Иҗтимагый фикер лидеры”, “Татарстанда милләт (сәясәт, спорт, мәдәният һәм башкалар) сәясәтен яктыртучы блогер”.
– Шундый ук конкурсларны министрлык-ведомстволар да уздыра ала: “Татарстанда яшьләр сәясәтен иң яхшы яктырткан татар блогеры”, “Татарстанның спорт өлкәсе сәясәтен яктырткан иң яхшы татар блогеры”, “Татарстанда мәгариф өлкәсендәге казаныш һәм проблемаларны яктырткан иң яхшы татар блогеры” һәм башкалар.
– Министрлык-ведомстволар арасында татар теленә ихтирамын күрсәтүне билгеләгән үзара конкурс уздырырга мөмкин.
– Татар блогерларының аккаунтларында норматив булмаган лексика куланылышын тыярга, андыйларны бернинди конкурс-грантларда да катнаштырмаска!

 

P.s.: Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Матбугат.ру порталы белән берлектә, блогерлар арасында үз һөнәрен социаль челтәрләр аша танытучы блогерлар арасында уздырыла торган республикакүләм бәйге уздырырга булган. Әлеге бәйге турында bloger.tatar сайтында укырга мөмкин.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул кадэр куп блогерлар хэзер, телэсэ нэрсэ яздырып чыгаралар, жэмлэдэ бер сузлэре татарча булса, калган сузлэр урысча. Мэсэлэн баласынын ашаганын эчкэнен Хэм башка хэнэрлэрен курсэтеп бару блогерлык саналамы?

    Мөһим

    loading