16+

«Телсез күке» кабат сәхнәдә, ләкин башка форматта

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырган “Камал мәктәбе” кысаларында театрның кече залында Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектакленең видеотасмасын күрсәтәчәкләр.

«Телсез күке» кабат сәхнәдә, ләкин башка форматта

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырган “Камал мәктәбе” кысаларында театрның кече залында Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектакленең видеотасмасын күрсәтәчәкләр.

Биредә тамашачы драматурглар, тел, сәнгать белгечләре, тарихчылар, актерлар белән аралашып, спектакльгә анализ ясый алачак.  
    
...2004 елда Facebook уйлап табыла, Владимир Путин икенче тапкыр Россия Президенты итеп сайлана, Венгрия, Кипр, Латвия, Литва, Мальта, Польша, Словакия, Словения, Чехия һәм Эстония Европа союзы составына керәләр. Икенче Чечен сугышы бара. Казан әле илнең спорт башкаласы түгел.
13 елдан соң Фәрит Бикчәнтәев СССР һәм АКШ татарлары турында "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклен сәхнәгә куяр. Ә монда, совет-фин сугышында ике солдат очраша. Аларның тамырлары бер авылдан. Ләкин Зариф – Татарстаннан, ә Зыятдин – Финляндиядән. Аларга бер-берсе белән сугышырга берничек тә ярамый. "Телсез күке"дә сөйләшүләр, чит ил кешеләре, эмигрантлар күп, рус һәм алман телләре (Зөлфәт Хәкимнең әсәрендә чит телләр тагын да күбрәк, ләкин аны сәхнәдә тормышка ашыру авыр дип санаганнар), татар теленең төрле сөйләмнәре яңгырый...
Әлеге спектакльдә Камал сәхнәсендә беренче тапкыр Олег Фазылҗанов уйный, аның кулдашы буларак тәҗрибәле Рамил Төхвәтуллин чыгыш ясый. Спектакль бик актуаль – «татар» сораулары, Сталин чоры кайтавазлары белән мелодрама һәм публицистика кушылмасы.

Хәзерге вакытта ул ничек карала? Әсәрнең тексты белән аның сәхнәләштерелгән варианты бер-берсеннән аерыламы? Тәрҗемә ителми торган татар моңы чыннан да булгач, шундый ук татар күңеле дә бармы? Тамашачылар да «Телсез күке»ләр түгелме?..
Бу һәм башка сорауларга җавапны “Камал мәктәбе”ндә белә аласыз.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading