16+

Тәүге кабат. Өч айлык тынлыктан соң ачылган сәүдә үзәге ни хәлдә?

Бар да гадәти кебек, әйтерсең лә пандемия булмаган да. Дөрес, халыкның битендә битлекләр, әмма аны дөрес итеп киючеләр бармак белән генә санарлык. Күбесе ияк астына төшереп куйган. Пирчәткәләр хакында әйтмим дә инде.

Тәүге кабат. Өч айлык тынлыктан соң ачылган сәүдә үзәге ни хәлдә?

Бар да гадәти кебек, әйтерсең лә пандемия булмаган да. Дөрес, халыкның битендә битлекләр, әмма аны дөрес итеп киючеләр бармак белән генә санарлык. Күбесе ияк астына төшереп куйган. Пирчәткәләр хакында әйтмим дә инде.

Әй көтте инде халык сәүдә үзәкләре ачылганны, әй көтте инде. Кесәсендә бер тиен акчасы булмаса да, матур витриналы, ялтыравыклы күлмәкләр элгән кибетләргә кереп-чыгып йөреп тәм һәм рухи ләззәт алучылар тәмам алҗыды. Алардан да катырак ул кибетләрнең хуҗалары сәүдә үзәкләрен ачарга рөхсәт иткән карарны үзләре имзалар булыр дәрәҗәгә җитеп көтте. Ниһаять! 16 июльдән Татарстан хөкүмәте бу карарны дөньяга чыгарды.

Теге кибеттә йөрергә яратучылар шул көнне иртән үк чаба-чаба кибеткә барырлардыр инде дип уйлый идем. Шәхсән мин үзем алай вакыт әрәм итүне хуп күрмим. Нәрсә кирәк икәнлеген алдан ук уйлап, күзаллап барам. Артык акча тузмасын өчен, кирәкле күләмдә генә алам. Кибеткә керәм, кирәкле әйберне алам, акчамны түлим дә чыгып китәм. Шундый инде мин, бераз “дөрес түгел”рәк хатын-кыз. Пандемия вакытында бөтенләй дә рәхәтләндем. Интернеттан гына заказ бирәм. Товары 1-2 ай сатылмаган сатучылар өйгә китереп бирә. Киеп караганыңны көтә, сайлап аласың. Җан рәхәте. Өстәвенә арзанрак та.

Арзанрак дигәннән, сәүдә үзәкләрендәге кибетләргә кереп чыктым кичә. Хәлләрен бераз белеп, карап кайтмыйча булмый бит инде. Бәяләр арзан. Гадәттә бу вакытларда җәйге киемнәргә ташламалар башлана иде. Быел исә яз сатылмыйча калган, узган елгы коллекцияләрне дә арзанракка алып була. Өч ай кибеттә тузан җыйса соң, аның каравы, былтыр алган ыштаннан быелгысы очсызрак.

... Башыннан башлыйм әле. 16 июль галәмәт эссе көн булды. Ә сәүдә үзәгенә килеп кергәч тә салкынча һава килеп бәрелә. Аның рәхәтлеге!

Гадәттә, сәүдә үзәгенә керә-чыга торган дүрт ишекнең икесе генә эшли иде. Хәзер исә дүртесен дә ачып куйганнар.

Моннан 3 ай элек сакчылар ничек йөрсә, хәзер дә шулай. Казанның бер сәүдә үзәгендә иртән килүчеләрне кул чабып каршы алулары видеосын чыгарганнар иде. Миңа исә кызыл келәм дә, милли киемнәрдән, чәкчәк тоткан модель кызлар да очрамады. Бар да гадәти кебек, әйтерсең лә пандемия булмаган да. Дөрес, халыкның битендә битлекләр, әмма аны дөрес итеп киючеләр бармак белән генә санарлык. Күбесе ияк астына төшереп куйган. Пирчәткәләр хакында әйтмим дә инде.

Төрле кибеттә халык саны төрлечә. Мисал өчен мин кыйммәт дип санап йөргән эчке киемнәр кибетендә төркем-төркем халык күренде. Мин дә кереп карадым. Баксаң, биредә өйдә киеп йөри торган костюмнарга бик зур ташламалар икән. Кеше шуңа җыелган.

Тагын бер кием кибетендә кассада чиратта 12 кеше санадым. Анда социаль дистанция хакында сүз дә юк, әлбәттә. Башка кибетләрдә исә күп дигәндә 3-4 потенциаль сатып алучыны очратырга мөмкин.

Мине тагын бер гаҗәпләндергән әйбер — ул да булса зәркан әйберләре сату белән шөгыльләнә торган кибетләрдә клиентларның шактый булуы. Кереп карап кына йөрүчеләр түгел, ә нәкъ менә алтын-көмеш алырга дип максатчан рәвештә килүчеләр. Үземнең күз алдымда гына да алтын беләзек алып киде бер апа. Үзе болай бик кыйммәтле дә киенмәгән төсле инде. Димәк, акча юк, халык ач дип Путин юкка гына борчыла булып чыга түгелме? Әллә инде болай яшәүчеләр сирәк-мирәк кенәме? Алай дисәң, һәр кибеттә кеше һәм барысы да нидер сатып ала. Ашарга акчаң булмаса, яңа күлмәк алырга бармыйсың бит инде.

Балалар киеме кибетләренең берсе алданрак ачылган иде бу сәүдә үзәгендә. Белмим, әллә шуңа, әллә инде кибет хуҗаларының яңа товар кайтарырга теләкләре юкмы, кыскасы, 2-6 яшьлек балалар өчен кием-салым бик аз күләмдә генә тәкъдим ителә.

Аның каравы, мәктәп формасы шыплап тулган. Күрәсең, мәктәпләр ачылуга әти-әниләр, мәгариф министрлыгы бик ышанып бетмәсә дә, бу кибет хуҗалары өметен югалтмый булса кирәк.

Кафелар әлегә эшләми. Әмма берничә урында кофе яисә капкалап алырга ризыкны үзең белән алырга мөмкин.

Кибетләрнең дә барысы да беренче көнне үк эшләргә әзер булмаган күрәсең. Кайдадыр манекен “киендерәләр”, икенче берләре бөтенләй дә иртәгә генә ачылабыз дип игълан элгән. Пандемияне җиңә алмыйча, кибетне ябучылар да бар.

Кайбер сәүдә үзәкләрендәге кибетләргә санап кына кертәләр дип тә яздылар. Шәхсән мине берәү дә куып чыгармады, керми калу очраклары да булмады.

P.S. Ә сез сәүдә үзәкләрен сагынган идегезме? Булдыгызмы инде? Андый җирләрдә йөрергә курыкмыйсызмы? 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading