16+

"Түгәрәк, ачык гөмбәзле, йолдызлар күренеп тора торган...": Камал театры бинасы нинди булачак?

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өй туен 2025 елга кадәр уздырачак.

"Түгәрәк, ачык гөмбәзле, йолдызлар күренеп тора торган...": Камал театры бинасы нинди булачак?

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өй туен 2025 елга кадәр уздырачак.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикманбетова шундый фаразлары белән бүлеште. Әлбәттә, бу план гына. Чөнки театр бинасына булган таләпләрне тормышка ашырыр өчен хәзергә архитекторлар да сайлап алынмаган әле. Дөрес, төзелеш осталары арасында инде конкурс уздырылды. Казан үзәгендә яңа театр бинасын төзергә 537 катнашучы теләк белдергән. Аларны танылган кешеләрдән, төзелеш, архитектура, театр дөньясында танылган белгечләрдән торган экспертлар һәм жюри әгъзалары бәяләгән. Нәтиҗәдә сигез төркем финалга узган.

Конкурсның финалына үткән төркемнәрнең барысында да диярлек Казан, Татарстан вәкилләре бар. Өстәвенә, шактые республика башкаласы белән азмы-күпме таныш һәм Казанның җәмәгать урыннарын төзекләндерүдә кулы тигән кешеләр. Ә аларның проектлары Испания, Бөекбритания, Гарәп Әмирлекләре, Япония, Кытай һ.б. илләрдә тормышка ашырылуы тәҗрибәле, мәртәбәле булуларын ассызыклый.

“Архитекторларны шәһәргә карата ярату белән эшләргә, мөмкин кадәр контекстка туры килергә өндибез. Ни дисәң дә, бина шәһәрнең тарихи урынында урнашачак бит. Еш кына бездә климат шартлары җайлы түгел, техник яктан таләпләр авыр дигән сүзләр ишетәбез. Әмма мин оялмаска өндим!”, - ди Камал театрының булачак яңа бинасы хакында Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

Ә таләпләр чыннан да зурдан. Бу тышкы матурлыкка гына кагылмый. Беренче чиратта, театр бинасы артистлар, театрда эшләүче башка хезмәткәрләр өчен уңайлы булырга тиеш. Гример бүлмәләре, ял итү өчен зоналар, тамашачылар өчен уңайлы урыннар, ике җир асты парковкасы һәм кимендә өч сәхнә! Аның кадәр сәхнә белән нәрсә эшлиләр дисезме?

“Минем өчен бинада репетицияләр өчен зал булу бик мөһим. Зур сәхнә һәм күп функцияле бер сәхнә булачак. Моннан тыш, бездә көнчыгыш залы булуын тели идем. Түгәрәк, ачык гөмбәзле, йолдызлар күренеп тора торган... Бу теләгемне кабул иттеләр. Иң мөһиме уңайлы, җылы, якты, эшләргә җайлы булсын!”, - ди Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Сүз уңаеннан, театрга яңа бина төзү ихтыяҗы да иҗат өчен мөмкинлекләр булмау, театр бинасының кечкенәлегеннән килеп туган фикер.

Камал театрының яңа бинасы концепцияләрен архитекторлар гыйнвар азагында тәкъдим итәчәк. Техник таләпләрнең кимендә 4 китап итеп язылганын исәпкә алсак, эшлисе эшләре шактый әле. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading