16+

«Тәгәрмәчле закон»ны тәгәрәттеләр

Сизелеп тора, Яңа ел рухы Дәүләт Советына атлап кергән инде. Парламенттагы чыршыга ел саен балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең теләк-тәкъдимнәре язылган открыткалар элеп куялар.

«Тәгәрмәчле закон»ны тәгәрәттеләр

Сизелеп тора, Яңа ел рухы Дәүләт Советына атлап кергән инде. Парламенттагы чыршыга ел саен балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең теләк-тәкъдимнәре язылган открыткалар элеп куялар.

Һәркем анда язылган теләкне үти ала. Кичә сессия алдыннан депутатлар белән бергә Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә, Кыш бабайга ярдәм итәргә алынып, сабыйларның хыялларын тормышка ашырырга булдылар.

Бөкене бетерүче парковка

Бәйрәм бәйрәм белән, әмма депутатлар үзләренең төп эше – закон чыгару турында да онытмадылар, билгеле. Бу елда соңгы тапкыр җыелсалар да, депутатларга барыбер дә маңгай тирен чыгарып эшләргә туры килде. Хәер, Фәрит Мөхәммәтшин, 2018 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда, кайберләрен, бер тапкыр да чыгыш ясамадылар, утырышларда сирәк катнашалар, дип тәнкыйтьләп тә алды. Әмма рәис сүзенә карап кына тәүбәгә килсә иде андыйлар...
Сессиянең шактый вакыты юл йөрү хәрәкәтен көйләү турындагы закон проекты буенча фикер алышуга китте. Билгеле булганча, Казан үзәгендә машина кую урыннары түләүле. Элек аларның эшчәнлеге Казан шәһәре актлары белән көйләнсә, хәзер исә, федераль закон нигезендә, һәр төбәк үз законын кабул итәргә тиеш.

Икътисад комитеты рәисе Марат Галиев әйтүенчә, кайберәүләр закон проектының асылын аңлап җиткермәгән. Сүз башлыча юл хәрәкәтен тизләтү турында барса, тора-бара аны парковкаларга гына кайтарып калдырдылар, дип көрсенде.
Узган айда документ көч-хәл белән беренче укылышта кабул ителде. Бу юлы ул икенче укылышка тәкъдим ителде. КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев бер кочак төзәтмә әзерләп биргән. Әйтик, хәзерге вакытта түләүле парковкалардан эш һәм шимбә көннәрендә кичке тугыздан иртәнге җидегә кадәр бушлай файдаланып була. Коммунист депутат исә вакытны озайтып, кичке тугыздан түгел, җидедән бушлай итик, ди.

– Шәһәрдә менә дигән күңел ачу урыннары булдырылды. Әмма эштән соң шәһәр үзәгенә, әйтик, кибетләргә, рестораннарга баручыларга, бигрәк тә балалары белән бергә булсалар, машиналарын түләүле парковкада калдыру кыенлык тудыра. Халыкның андый урыннарга баруыннан шәһәр җитәкчелеге икътисади яктан отачак кына, бизнес тармагына да ярдәм булыр иде, – дип тә аңлатып карады ул.

Сөйләшүгә Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков та кушылды. Аның әйтүенчә, шәһәрдә транспорт агымын тикшерә торган махсус система бар.
– Юлдагы хәрәкәт агымының тыгызлыгы аркасында парковкаларны кичке тугызга кадәр бушлай итеп булмый, – дип аңлатты ул, системаның мәгълүматларына нигезләнеп.

Айдар әфәнде аңлатканча, 2015 елда бушлай парковкаларны керткәч, Казан үзәгендә транспорт агымы сәгатенә биш километрга, ягъни 35 км/сәг.тән 40 км/сәг.кә кадәр арткан. Бу күрсәткеч буенча Казан миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләр арасында беренчелекне били.
– Бездә хәзер әллә ни хәтәр бөкеләрнең булганы да юк, – дип тә өстәде түрә.
Бәхәскә янә Марат Галиев кушылды. Аның әйтүенчә, шәһәрдәге парковка хуҗасы – безнең очракта бу Казан җитәкчелеге – кирәк дип тапса, үзгәреш кертергә мөмкин. Әйтик, эшли генә башлаган вакытта парковкалар атна буе, хәтта төнлә дә түләүле иде бит. Тора-бара Казан җитәкчелеге йомшара төште: ахыр чиктә бүгенге көндә машинаны эш һәм шимбә көннәрендә – кичке тугыздан иртәнге җидегә кадәр, ә якшәмбе көнозын бушлай калдырырга була.

Артем Прокофьев шимбәне дә бушлай итәргә тәкъдим итте. Марат Галиев, каршы чыгып, янә сүз әйтте. Эш шунда, югары уку йортлары шимбә көнне эшли, җитмәсә, күпчелеге Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан, шуңа да машиналар ял көннәрендә дә тыз-быз килеп тора.
– Элек белем бирү йортлары яныннан үтеп булмый иде, хәзер дә кыенлыклар бар-барын. Әмма транспорт хәрәкәтендә уңай үзгәрешләр күзәтелсә, муниципаль дәрәҗәдә тиешле үзгәрешләрне кертеп, өстәмә чаралар күрергә була. Без бит законда «моннан да начаррак ярамый» дигән чикләрне билгелибез, ә яхшырак итәргә мөмкин, – дип тәфсилләп аңлатты комитет җитәкчесе.
Закон проектында кайбер күрсәткечләр буенча машина хәрәкәтен чикләү турында да сүз бара. Мисал өчен, дөньяның кайбер калаларында искереп беткән транспорт чараларын шәһәр үзәгенә кертмиләр, ди. Прокофьев бу норманы документтан алырга тәкъдим итте.

– Без бит законны бер генә көнгә язмыйбыз. Һәрхәлдә, экологик яктан таләпләр артачак кына, – дип искәртте Марат Галиев.

Шулай итеп, Прокофьевның тәкъдимнәре кире кагылып, закон проекты тулысынча кабул ителде.
Фикер алышуга нәтиҗә ясап, Фәрит Мөхәммәтшин, машина йөртүчеләргә өстәмә кыенлыклар тудырмас өчен, законны киләчәктә тагы да камилләштерергә чакырды.

Эше бар – акчасы юк?

Депутатлар Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына төзәтмәләр дә кертте. Фонд җитәкчесе Алсу Мифтаховага парламенттагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сорау биргәндә, күзгә ясала торган операциягә чират торучыларның күплегенә игътибарны юнәлтте. Андыйларның саны республикада 17 меңгә җитеп килә икән инде.

– Быел 3 мең чамасы операция ясалды. Табибларның эше бар – акчасы юк. Ел саен шушы сорау килеп баса. Бу хәлдән нинди чыгу юлын күрәсез? Авырулар Оренбургка да, Чабаксарга да барып операция ясата. Бәлки, безгә яңа офтальмологик үзәк төзергә кирәктер? – диде ул.
Алсу Мифтахованың җавабы халыкны бераз аптырашта калдырды. Акча бар икән бит.
– Безнең медицина оешмаларының андый операцияләрне кирәкле күләмдә башкарып чыгу өчен мөмкинлекләре җитәрлек. Офтальмология өчен генә дә ай саен 50-60 миллион сум юллыйбыз. Бүгенге көндә фонд бюджетында акча бар. Әгәр медицина учреждениеләре әлеге операцияләрне тизрәк ясаса, акчаны күчерү мөмкинлеге табылачак, – дип ышандырды ул.

Линар ЗАКИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading