Шәһри Казан

Әти-әни яки әби-бабай: баланы тәрбияләү кем җаваплылыгында?

Әби-бабай тәрбиясе – иң мөһим тәрбиядер. Әти-әни эштә булу сәбәпле, баланың дәресен тикшереп өлгермәскә мөмкин.  Бала белән сөйләшеп утыру турында әйтеп тә торасы юк. 

Әти-әнине гаепләп тә булмый. Ипотека, кредит, салымнар түлисе бар, ә аның өчен эшләргә кирәк. “Шулай да әби-бабай тәрбиясе ничә процент тәшкил итәргә тиеш?” – дигән сорау баш калкытса, статистика буенча карасаң, 30% чамасыдыр. Тәрбиянең күп өлеше әти-әни җаваплылыгында булырга тиеш. 

Әби-бабай тәрбиясендә генә үскән балада:
1. Әти-әни белән еш кына аңлашылмаучанлык килеп чыга.
2. Бала еш кына манипуляторга әйләнә (чөнки әби-бабай аның бар теләген үти, ә әти-әни янында башка кагыйдәләр). 
3. Әби-бабай чын-чынлап баланың “опекунына” әйләнә (кашыктан ашату, мәктәпкә киендереп озату...). Балада җаваплылык хисе тәрбияләнми, ул инфантиль булып үсә, “Все включено” режимында яшәргә күнегә.
4. Ата-ананың авторитеты какшый.

Әти-әниләр колагына берничә киңәш:
- кечкенәдән балада җаваплылык хисе тәрбияләгез. Мисал өчен, уенчыкларын җыештыру, урын җирен җыю, кием шкафында тәртип урнаштыру. Әби-бабай белән бу кагыйдәләр турында алдан сөйләшеп куярга кирәк;
- баланы кечкенәдән өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтергә тырышыгыз;
- әби-бабай тәрбиясендә балаларны озакка калдырырга киңәш итмәс идем, әти-әни белән озак күрешми тору бала психикасына начар тәэсир итә;
- тәрбия мәсьәләсендә аңлаешсызлыклар килеп чыккан очракта аерым – балалар югында хәл итү зарури.

Реклама

Бер-береңне аңлап яшәгәндә, балалар җылы, рәхәт мохиттә тәрбияләнә һәм аларның психикасы нык, тотрыклы була.

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: