Шәһри Казан

Әтиләр көнен билгеләп, соңга калмадыкмы? Хатын-кызлар басты түгелме?

Президент октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтү турындагы указны имзалады. Әниләр белән тигез хокуклы булу өчен 23 ел көтәргә туры килде, ә “бу хакта уйларбыз әле” дигәннән соң да 13 ел узган.

Россиядә бу көнне рәсмиләштерергә дигән сүз өч ел элек тә булган иде, әмма хуплау тапмады. Ул чакта иртәрәк булган, күрәсең, хәзер вакыты килеп җиткән. Урамнарда бала арбасы этеп йөрүче, яки поликлиникада чиратларда торган ир-атлар күзгә күбрәк ташлангандыр, күрәсең. Йә булмаса мәктәпләрдә ата-аналар җыелышында. Ничек кенә булмасын, кайсыдыр акыллысы аларның дә бала тәрбияләүгә өлеше кергәнлеген күрә алган, рәхмәт инде. Алайса әтиләр стахановчы ролендә генә кала иде: алар табарга, акча көрәргә, ашатырга тиеш... Ә башкасы аңа кагылмыймы? Феминисткалар барысын да үзебез генә дә башкара алабыз диләр. Бар да яхшы гына булса, “гаилә институтын ныгыту һәм бала тәрбияләүдә әтиләрнең ролен үстерү” турында рәсми документ имзаланмас та иде бәлки?

Башка илләрдә андый көн күптән бар ул. АКШта, мәсәлән, әтиләр көне 1910 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге тәкъдим белән әтисе тәрбиясендә генә үскән кыз чыккан булган. Аларда ул җәй көне, җылыда билгеләнә, ә бездә салкыннар башлангач. Бездәге күпчелек ир-атларның холкына туры килердәй көннәр сайланган.

Испаниядә бу көн изге Джузеппе көне белән тәңгәл килә. Джузеппе ярлыларны һәм столярларны яклаган. Европаның католик илләрендә бу бәйрәм Изге Иосиф көне белән бергә билгеләнә. Аларда бу көнне әтиләргә генә түгел, тренерларга, укытучыларга да бүләкләр тапшырыла. Германиядә элек әтиләрне арбаларга утыртып үзәк мәйданга алып килгәннәр һәм күп балалыларны бүләкләгәннәр. Ә Скандинавия илләрендә мондый бәйрәм юк, ләкин анда әтиләр өчен декрет ялы бар. Декретка китмәсәң, хезмәттәшләрең кырын карый башлый, ә эш бирүче эштән азат итәргә дә мөмкин икән. Моны борынгы викингларның оныклары көчсез һәм гендерлар буталышы белән аңлатырга кирәкми, бары тик аларда шундый тәртип. Без аларныкын белмибез, аларга безнеке чит. Һәркемнең үз кыйбласы, безгә үзебезнекен буташтырмыйсы иде.  

Реклама

Бездә Әтиләр көне ике көн элек кенә рәсмиләштерелсә дә, ул бөтенләй үк билгеләп үтелми түгел иде. Кайбер регионнарда әлеге бәйрәм рәсми статуска да ия булган. Пессимистлар шатлыктан сөңгеләрне сындырырга киңәш итми, алар фикеренчә, бу бәйрәмне барыбер беркем истә калдырмаячак, аны беркем сизмәячәк тә. Гадәттәгечә, үтә дә китә ул, янәсе. Ялгыз аталарга  бала капиталы да бирелми, ди алар. Бу яктан алар хаклы. Ә истә калдыру, аның барлыгын белү – монысы һәркемнең үзеннән тора. Сүз бит монда табын артында утырып бәйрәм итү турында гына бармый, ә ата кешенең роле җәмгыять тарафыннан бәяләнүе турында. Җир йөзендәге табигый байлыкларга, иң куәтле коралларга ия булырга мөмкин, ләкин гаилә мөнәсәбәтләрендә үзгәрешләр булмаса, дәүләтнең киләчәге юк. Социаль рольләр алмашкан бер заманда бу турыда хыялланып та булмый. Алда әйтелгәнчә, үзгәрешләр кертү вакыты җитте, күрәсең. Соңга калынмаган булса, шөкер генә инде.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: