16+

«Әтинең бер ягында кабыргалары булмагач, кулны куйсаң, эчкә бата иде»

Тормыш иптәшемнең туган ягы Чистайга кайткач, Гаделшә авылына да еш керәбез, чөнки монда әниебез Фирдәвеснең туган нигезе, нәсел тамырлары тоташкан.

«Әтинең бер ягында кабыргалары булмагач, кулны куйсаң, эчкә бата иде»

Тормыш иптәшемнең туган ягы Чистайга кайткач, Гаделшә авылына да еш керәбез, чөнки монда әниебез Фирдәвеснең туган нигезе, нәсел тамырлары тоташкан.

Анда үсмәсәм дә, ниндидер җылылык, тарту көче бар. Әйтерсең лә, нәсел җепләре өзелмәсен өчен, махсус сихри көч шулай эшли. Йортның нигезен нык тотучы Әнәс абый белән Тәнзилә апа кунакчыл, ачык йөзле булулары белән дә үзләренә тартып тора. Бу тәрбиядә Нургаяз бабай белән Миңлезифа әбинең өлеше бик зур. Каенанам: «Шундый тәрбия биреп үстергән әти-әниебезгә рәхмәт укып елыйм», – дип еш әйтә. Бу сүзләрдә зур мәгънә. Нургаяз бабайның фотосыннан ук аның акыллы, гадел һәм тәрбияле, нык рухлы кеше булганлыгы күренә.

Нургаяз Миннегалим улы Саттаров авылның хөрмәтле, дәрәҗәле кешесе була. Хәрби җитәкче, укытучы булудан тыш, ул район судында халык утырышчысы, авыл Советы депутаты, агитатор хезмәтләрен башкара. Халыкны тәрбияләүгә, мәдәниятне үстерүгә бик күп көч куя. Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкка колхоз рәисе итеп тә сайлый аны халык. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, бабай бу зур, җаваплы эштән баш тарта. Сугыш яралары үзләрен гел сиздереп тора шул. «Әтинең бер ягында кабыргалары булмагач, кулны куйсаң, эчкә бата иде», – дип искә ала әни.
Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр йөреп кайткан ветераннарның берсе ул. Канлы сугыш ул армиядә хезмәт иткән вакытта башлана. 1940 елда аны 430нчы медицина батальонына санинструктор итеп билгелиләр. Чөнки ул, армиягә киткәнче, Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлаган була. Йөзләгән, меңләгән яралыларны коткарганга, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.

 Сугыш дулкыннары аны Сталинград фронтына да китерә. Ул анда укчы корпусның автоматчылары ротасында взвод командиры. Сугышчылар белән кыю, оста идарә итә ул. Берсендә исерек фашистлар кыр госпитален чорнап алгач та, тиз генә «тревога» күтәреп, оборона оештыра. Куркуыннан, дошман чигенергә мәҗбүр була. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Соңрак «Сталинград оборонасы өчен» медале дә өстәлә.

Сугыш кырында гомерең һәр секунд кыл өстендә булганда, исән калу – могҗиза. Берсендә бабай, дошманның контратакасын кире кайтарганда, авыр яралана: күкрәгенә дошман пулеметының биш пулясы тия. Ике айдан хәле бераз яхшырса да, тернәкләнгәнче, ике ел үтә. 1945 елның 20 маенда туган ягына икенче группа инвалид булып кайтып керә ул.

Күкрәктәге авыр яралар сызласа да, яшьлек, тормышны ярату алга таба яшәргә көч өсти. Шул елның җәендә Миңлезифа белән гаилә кора. Берсеннән-берсе тәүфыйклы биш бала үстерәләр. Кече яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләнгән,бик ярдәмчел, кечене – кече, олыны олы итүче балалар бүген үзләре гаилә башлыклары. Кызганыч, икесенең гомере бик кыска була шул. Фәния исемле кызларын мәктәптә укыганда ук аяусыз үлем алып китә. Олы уллары Шәүкәт – Чистайда хөрмәтле табиб – ике улын, чәчәктәй хатынын калдырып, вакытсыз вафат була. Илдар абый, Әнәс абый, әниебез Фирдәвес югары белем алып бихисап бүләкләргә ия булган мактаулы белгечләр, үрнәк әти-әни, хөрмәтле тормыш иптәшләре.
Әби белән бабай бер-бер артлы мәңгелеккә күчте. Без дәвамчылары хәзер аларны догабыздан калдырмабыз.

Лилия Гатауллина, Чистай

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading