16+

"Тизлекне сәгатенә 20 чакрымга арттырсаң, 14 мең сум чамасы штраф килә..."

Галина Самараның чит телләр институтында укыган. Тәрҗемәче, укытучы булып эшләгән. 2009 елда мәхәббәте артыннан Бельгиягә китеп бара. Юл куя һәм яхшыны гына күрә белүем, максатчан булуым нәтиҗәсендәдер, яңа илгә тиз ияләштем, ди ул.

"Тизлекне сәгатенә 20 чакрымга арттырсаң, 14 мең сум чамасы штраф килә..."

Галина Самараның чит телләр институтында укыган. Тәрҗемәче, укытучы булып эшләгән. 2009 елда мәхәббәте артыннан Бельгиягә китеп бара. Юл куя һәм яхшыны гына күрә белүем, максатчан булуым нәтиҗәсендәдер, яңа илгә тиз ияләштем, ди ул.

Галина Бельгиядә инглиз теле укытучысы булып эшли. Инстаграмда блог алып бара, яңа төрле ризыкларның рецептлары белән бүлешә, Бельгиядәге тормыш турында сөйли.   
– Принцесса булмасам да, бик матур корольлектә яшим. Бельгия территориясендә 3 меңнән артык урта гасырлар замогы бар. Аларның дүрт йөзенең ишекләре ачык тора. Люксембург, Льеж һәм Намюр провинцияләрендә үзенчәлекле стильдәге замокларны очратырга була. Аларга керү бәясе 10-12 евродан артмый.
Бельгиядә һәйкәлләр күп. Дөньядагы иң гадәти булмаган Атомиум дигән скульптура да монда урнашкан. 165 млрд тапкыр зурайтылган тимер молекуласын хәтерләтүче әлеге скульптура Бельгия символы булып тора. Матур таулар, кечкенә авыллар, үтә күренмәле сулы тау елгалары, тәмле үзенчәлекле ризыклар йөрәгемне бик тиз яулап алды.

Бельгияне күпләр шоколад һәм сыра иле буларак кына белә. Әлеге кечкенә ил башкалардан бер җенесле никахларны теркәргә һәм эвтаназиягә рөхсәт бирүе белән аерылып тора. Соңгы ун елда эвтаназия уздыру биш тапкырга арткан.

Киләчәкләрен хәзердән үк кайгырталар. Моның өчен чүпне сортларга бүләләр, үзем дә кайвакыт, артык фанатизмланып, пакетлы чәйнең кәгазь “телен” аерып алып, макулатура җыела торган тартмага салам. Пластик шешә һәм пакетлардан баш тарттылар. Кибетләр дә эко-пакетларга күчте. Елына берничә тапкыр өмә уза. Билгеле бер көндә мэриягә барып, махсус пакетлар алабыз да, юл буйларындагы, кырлар, урманнардагы чүпне җыябыз. Машинада түгел, велосипедта йөрергә тырышалар. Итне дә әзрәк кулланалар. Җирле һәм сезонлы җиләк-җимеш ашыйлар. Эшкәртелгән материалдан тегелгән кием алуны өстенрәк күрәләр. Якындагы ун елда индустриаль фермалардан табигатькә якын булган кечкенә хуҗалыкларга күчә бару программасы эшләнгән.⠀  ⠀

Бельгиягә килгәч, ”Дружба, “Пошехонский” сырларын гына ашап  үскән кеше буларак, монда кечкенә генә кибеттә дә аларның төрлелеген күреп шаккаткан идем. Fromage de Herve (Фромаже де Херве) сыры бигрәк тә үзенчәлекле. Аның турында ХIII гасыр кулъязмаларында ук искә алына. Кереп шәһәрне җимермәсен өчен, бу сыр белән дошманны да “сатып ала торган булганнар”. Сырны ясар өчен, сыерны ахырга кадәр савып бетермәгәннәр, икенче тапкыр сауганда, сөт күпкә майлырак булган.

Бельгиянең шоколадлар иле булуын саннар телендә генә әйтсәм дә җитә кебек. Монда елына 600 000 тонна шоколад җитештерелә. Аның 400 000 тоннасын читкә чыгара. 8 000 төрдәге сыра бар дисәм дә алдамам.
  ⠀
Биредә бәйрәм итәргә яраталар. Барысы ике мең төрле бәйрәм оештырыла. XIV гасырдан башлап карнаваллар үткәрелеп килә. Иң борынгы һәм популяр урам карнаваларының берсе Бинш шәһәрендә уза. Ул кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәме кебек үтә. Венециан карнавалыннан кала зурлыгы буенча ул икенче урында тора. Троица көнендә, чума авыруын җиңү хөрмәтенә, Дуду бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Бу ил комикслар ватаны дип аталырга да лаек. Комиксларны шәһәр үзәгендәге йорт диварларында да күреп була. Теләсә кайсы катлаулы очракта да көлә белү – бу бельгиялеләр турында әйтелгән сүз. Кабер ташындагы: “Барыгызны да үбәм”, – дип язып калдырган бер кеше турындагы анекдотны да алар уйлап тапкан кебек тоела миңа.

Үз күзәтүләремнән чыгып әйткәндә, 95 процент гаиләдә эт яки мәче яши. Кайберләре ат яки пони да тота. 4-6 февральдә бөтен халык, кулына карандаш һәм бинокль алып, бакчага чыга һәм кошларның төрләре язылган календарьга күргән кошларын теркәп баралар. Аннары бу мәгълүмат махсус хезмәтләргә озатыла.   
Монда яңгырлар еш ява, тик күктәге соры болытлар кәефне кыра алмый. Бу кечкенә, горур илнең үз диңгезе бар. Салкын булса да, курыкмыйча йөзә алам. Өйдә дә салкынча. Тик хәзер инде җылытылмаган бүлмәдә өченче кат свитерны киеп тә йоклый алам. Электр утына түләүне кыйммәтсенгәнгә түгел, салкынча бүлмәдә йоклавы рәхәт булганга. Түләүләр дигәннән, суга һәм электр утына түләү чынлап та кыйбат. 250 кв метрлы өйгә аена 380 евро (31,5 мең сум – Ред.) түлибез.  
Штрафлар күләме дә бик югары. Юл кагыйдәләрен үтәп, тизлекне арттырмыйча йөрүләрен күреп, баштарак болар куркаклар икән дип уйлый идем. Юк икән, сәгатенә 20 чакрымга арттырсаң да, 170 еврога (14 мең сум чамасына – Ред.) штраф килә.

Блогымны күзәтеп баручылар фотосурәтләрне гомуми планда бирмисең дип тәнкыйтьли. Мин авылда яшим. Анда шәхси милек дигән нәрсә буш сүз түгел. Матур фото яки бакча күрсәм, хуҗаларыннан фотога төшерергә рөхсәт сорыйм. Юк дип әйтергә дә мөмкиннәр, андый вакытта барыбер яшереп кенә ерактан төшерергә тырышам.  

Тагын бер гаҗәпләндергән факт – балаларның каурый ручка белән язулары. Миңа аңлатуларынча, шариклы ручка белән язганда, баланың сулыш алуы тоткарлана һәм йөрәк ритмы бозыла, бала бертуктаусыз 20 минут кына яза ала ди. Каурый ручка белән куллары арымый. Һәм язуы да матуррак була икән. Әмма җайсыз ягы – үзең белән гел язу карасы тутырылган запас баллон йөртергә кирәк. Дәфтәр бите дә еш буяла.

Күзгә ташланган тагын бер нәрсә – халык башта табибка бара, аннары гына даруханәгә юл ала. Берсе дә үз белдеге белән дәваланмый. Башмакларны йоклар алдыннан душка кереп чыккач кына кияләр. Аңа кадәр өй буйлап урамдагы аяк киеме белән йөриләр. Әмма коронавирус бераз “тәрбияләде”, күпмедер вакытка гына дип өстисе килә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X