16+

Тизрәк өйгә кайтып, базга төшеп, бәрәңге алып менеп “кыстырымбый” пешерәсем килде

Ниһаять, килде шөкер. Хәер, быел бик озак көттермәде. Әле бераз ашыккан да шикелле.

Тизрәк өйгә кайтып, базга төшеп, бәрәңге алып менеп “кыстырымбый” пешерәсем килде

Ниһаять, килде шөкер. Хәер, быел бик озак көттермәде. Әле бераз ашыккан да шикелле.

Әйдә,  ашыкса-ашыксын, хәере белән генә килсен дә безне сөендерсен. Аңлагансыз инде, яз турында язуым.  И, аның турында язмыйча калып була димени?

Зәмһәрир суык кышлардан соң бигрәк тә сөйкемле  күренә шул ул яз кызы. Беренче тамчылары ук күңелдә өмет уята. Игътибар иткәнегез бармы икән, язның үз төсе, үз исе, хәтта үз тәме дә бар. Язның төсе зәңгәрдер. Юкса,  һавасы юып алгандай чиста зәңгәрсу булмас иде.  Аннары аңа бөреләрнең, яшь яфракларның яшеллеге кушыладыр да зөбәрҗәт төс килеп чыгадыр.  

Язның исе ул кар астыннан  чыгуына сөенгән  җирнең  күкрәк тутырып сулыш алганда таралган ис.  Аңарда тиздән болында үсәчәк аллы-гөлле чәчәкләрнең дә,  кызарып пешәчәк сусыл җиләкләрнең дә  хуш исе бар. Аны иснәгән саен иснисе,  күбрәк сулап каласы килә.  

Тагын язның  үз тәме дә бар. Анысы баздан алган бәрәңгедә дисәм, авылда авыз тутырып аны ашап үскәннәр минем белән берсүзсез килешерләр.  Гадәттә, без кыш ашап чыккан  бүлбедән  шактый аерыла ул:  бераз баллырак, бераз татлырак, шактый катырак, шуңа да затлырак ул йодрык кадәрле, йомры гәүдәле икенче икмәк. Аңардан пешергән  кыстырымбый (бездә мишәрләрдә шулай диләр. Болай атау дөресрәк тә бугай әле, бәрәңгесе ике җәймә арасына  кыстырылгач, ни дисеннәр инде.Кайбер якларда  табикмәк тә диләр, таба икмәге инде, ягъни, мәсәлән.) Әй, исеме ничек кенә булмасын, бик тәмле  ризык ул.

Кадерле кунак килгәндә тиз генә пешереп алып була. Ит кайнатып торасы юк, ул бит әле ике сәгатьсез пешми.   Хәтта Рамазан ае тәмамланганда Кадер кичәсендә пешерәләр иде кыстырымбыйны. Әйтәм бит, баздан чыккан бәрәңге белән бигрәк тә тәмле була ул. Каз канаты белән мул итеп эретелгән ак  май белән  майлап та җибәрсәң... чактан телеңне йотмыйсың. Ә телне йотарга ярамый. Мондый тәмле сый өчен, “әппәр” укып, әби-әниләргә рәхмәт тә әйтәсе бар бит әле. 

Бер көнне хезмәттәшләрем “вәт тәмле!” -  дип мактый-мактый  сыйланып утырганда,   кызыксынып: “Нәрсә ул?” – дигәч,  баз бәрәңгесе”, -  диделәр. Һәм аларның җавабы мине мизгел эчендә еракта  булса да, йөрәктә калган балачагыма алып кайтты. Тизрәк өйгә кайтып, базга төшеп, бәрәңге алып менеп “кыстырымбый” пешерәсем килде. Әбинеке шикелле итеп,  майларын  агызып ашый торганны. Тик белмим, андый тәмле булыр микән соң ул? Ә,  бәлки бераз үсә төшкәч,  оныклар тәмен табар. Аларның гамьсез балачаклары бит әле.  Әллә телләрен йотмасыннар өчен,  бигүк тәмле итмәскәме дигән уйлар да туды бит әле минем юләр башта. Алайса тәмле ашата-ашата,  авызлардан өзеп биреп,  телләрен үзебез йоттырабыз бугай. Туган телдә рәхмәтне дә сирәк ишетәбездер шуңа. 

Рәхмәт сиңа бәрәңге тәмле булганың өчен  дә,  гамьле уйларың өчен дә. 

Фото: intertat.tatar

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading