16+

"Тизрәк әти-әниләремә хәбәр иттем", яки безнең заман геройлары: кемнәр алар?

Мәрхәмәтле, башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр 21 гасырда әле бармы? Бу сорауга җавап бик гади. Әлбәттә бар! Бүген “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә “Безнең заман герое” һәм “Яшь герой” премияләрен тапшыру тантанасы үтте.

"Тизрәк әти-әниләремә хәбәр иттем", яки безнең заман геройлары: кемнәр алар?

Мәрхәмәтле, башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр 21 гасырда әле бармы? Бу сорауга җавап бик гади. Әлбәттә бар! Бүген “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә “Безнең заман герое” һәм “Яшь герой” премияләрен тапшыру тантанасы үтте.

Әлеге бүләк башкалар өчен үз гомерләрен кызганмаган, гадәттән тыш хәлләр вакытында югалып калмаган батырларга бирелде. Тантананы котлау сүзләре белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

- Бу залда утыручыларның һәрберсен батыр дип атап була. Алар - риясыз ярдәмгә килергә әзер торучылар. Күпчелек очракта җәмәгатьчелектә бу кешеләрнең исемнәре билгесез булып кала. Чөнки әлеге шәхесләр тыйнак һәм әдәпле. Алар үз-үзләрен мактау белән шөгыльләнми. Республикабызда “Безнең заман герое” премиясе 2013 елдан тапшырыла. Проект хәзерге көн батырлары турында хәбәрдарлыкны арттыру, кешеләрне яхшы гамәлләргә мотивацияләү максатларын куя. Кечкенә һәм зур батырлык дигән төшенчә юк. Шуңа күрә залда утыручы һәркешегә рәхмәт әйтәсем килә – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәрхәмәтле булу өчен яшь чикләүләре юк. Бу сүзләр Саратов өлкәсеннән килгән Маргарита Галкина турында. Маргаритага нибары 10 яшь. Ул "Яшь герой" премиясенә лаек булган иң кечкенә конкурсант. Маргарита янгын чыккан көн турында хатирәләре белән уртаклашты:
- Мин урамда йөргәндә янгын чыкканын күрдем. Тизрәк әти-әниләремә хәбәр иттем. Без бергәләшеп янгынны сүндерергә тырыштык. Пожарниклар килгәнче, без коебыздан су ташыдык. Дөресен әйткәндә, мин бик нык курыктым. Ләкин урманны һәм анда яшәүче хайваннарны коткаруыма шат, - диде Маргарита Галкина.

Үз һөнәрен эш вакыты булмаса да, намуслы башкарган Святослав Иванов та “Безнең заман герое” премиясенә лаек булды. Ул Әлмәт шәһәрендә коткаручы булып эшли. Святослав троллейбуста эпилепсия приступы башланган хатын-кызга беренче ярдәм күрсәтеп, аның гомерен саклап кала.

- Һөнәри белемне күтәрү курсларыннан кайтып барганда, троллейбуста бер хатын-кызның хәле китте. Кызганычка каршы, пассажирлар арасында бер кеше дә беренче ярдәм күрсәтә белми. Мин, коткаручы булганга күрә, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәтә беләм. Кешеләр мәктәптә укытыла торган Тормыш Иминлеге Нигезләре дәресенә зур игътибар белән карамый. Ә бит бу белемнәр кешенең гомерен коткарып кала ала. Мәрхәмәтлелек орлыкларын кеше күңеленә беренче булып әти-әниләр сала. Барысы да тәрбиядән килә, - диде Святослав Иванов.

Күпбалалы гаилә башлыгы Гөлнара Галиева - 3 төркем инвалиды. Ләкин сәламәтлек белән проблемалар олы йөрәкле гүзәл затны яхшы гамәлләр башкарырга комачау итми. Бөгелмә шәһәреннән Гөлнара Галиева мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иппотерапия дәресләре оештыра.
- Минем уртанчы кызым атларны бик ярата. Һәр туган көнендә ул бүләк итеп чын ат сорый иде. Кызымны спорт мәктәбенә биргәч, мин атларда йөрергә теләгән мөмкинлекләре чикле балаларны еш күрдем. Шул вакытта, иппотерапия дәресләре оештырып җибәрү идеясе туды. Мин үзем дә яшүсмер вакытта җәмгыятьтә кайбер авырлыклар аша үттем. Атка утыргач баланың үз-үзенә ышанычы арта. Кеше белән хайван арасында бәйлелек барлыкка килә. Балалар елмаялар һәм көләләр, үзләрен көчле итеп хис итәләр. Аларның якты йөзләрен күрү миңа бик рәхәт, - дип уртаклаша Гөлнара Галиева.

Гадәттән тыш хәлләр вакытында күп кенә кешеләр кулларына телефон алып видео төшерә башлыйлар. Кызганычка каршы, башкалар тормышына битараф булган кешеләрне дә хәзерге заманда очратып була. Әлеге премия лауреатлары кешенең иң күркәм сыйфатлары чагылышының мисалы. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, башкалар язмышы өчен җан ата. Мәрхәмәтлелек һәр кешенең күңелендә яши торган хис. Ул безне яхшы гамәлләргә этәрә, ярдәм кулын сузарга әзер булырга өйрәтә. Йөрәгегездә булган мәрхәмәтлелекне йокыдан уятыгыз, яхшылык эшләргә оялмагыз! Мәрхәмәтле булырга беркайчан да соң түгел!   

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading