Шәһри Казан

Төхвәтуллин – җанисәп, Зәйдулла – тел турында

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында, иң ахырдан гына булса да, “төрлеләр”дә милләт, тел, мәгариф турында чыгышлар булды. Рамил Төхвәтуллин белән Ркаил Зәйдулланың чыгышлары регламентка гына сыймыйча, озайтылды да.

Дөрес, анысын тәнкыйть итүчеләр дә табылды.

- Без Дәүләт Советына үзгәрешләр вакытында килеп кердек, - дип сүз башлады узган елның көзендә тәүге тапкыр депутат булып сайланган Рамил Төхвәтуллин. – Бүгенге шартларда парламентның төп бурычы – элеккеге елларда ирешкән иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тотрыклылыкны саклап калу.

Депутат фикеренчә,  әлеге тотрыклылыкны саклауда быел Татарстан Президентын сайлауларын һәм халык санын алуны уңышлы уздыру мөһим роль уйнаячак. Р.Төхвәтуллин җанисәпкә бәйле 2002-2010 еллар арасында Россия территориясендә яшәгән татарларның саны 200 меңгә кимүен искәртте. “Күп кенә галимнәр, шул исәптән, Мәскәү галимнәре бу кимүнең сәбәбе – Башкортстанда яшәгән бер өлеш татарларның (алар 150-200 мең булырга мөмкин) исәп вакытында башкорт милләтенә кертеп язуында. Дөресен әйткәндә, бүген дә күрше республикада аерым даирәләр  бу экспериментны кабатларга ниятли. Шуның өстенә, Башкортстан җирлегендә аерым бер төбәктә яшәүче, бик нык катнаш булган татар-башкортларның туган телен башкортларның төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итеп, мәктәпләрдә татар теле урынына башкорт теле кертергә тәкъдим итәләр. Һәм бу юнәлештә актив рәвештә пропагандалау бара. Эш шулай дәвам итсә, татарларның саны тагын да кимергә мөмкин”, - дип борчыла Рамил әфәнде. 

Өстәвенә, демографик вазгыять тә татар файдасына түгел, ди ул һәм әлеге мәсьәләнең татар җәмәгатьчелеген бик нык борчуын белдерде. Шуңа бәйле халык депутаты бар җәмәгатьчелекне “үзебезнең мәнфәгатебезне яклый торган хәрәкәт башларга”, моның өчен бөтен булган ресурсларны кулланырга чакырды. Шулай ук алдагы җанисәп вакытында кулланылган алымны – парламентның махсус карар кабул итүен һәм шул канун нигезендә мөрәҗәгать язып, Россиянең бөтен субъектларына таратуны файдаланырга өндәде.

Реклама

“Көлке түгел, еларга кирәк”
“Мин үткән сессияләрнең берсендә татар теленең мәктәпләрдәге аянычлы хәле турында сөйләгән идем инде. Әлбәттә, берни дә үзгәрмәде, киресенчә, телебезнең даирәсе торган саен кысыла гына бара”, - дип башлады “төрле”ләрдә чыгыш ясаган һәм шуңа да вакыты чикле булган Ркаил Зәйдулла. Бу юлы ул Татарстан прокуратурасының чираттагы тикшерү эшләре турында бәян итте.

- Хикмәт нәрсәдә? Нигә мондый өзлексез тикшерүләр? Минем белүемчә, мондый хәл бүтән бер генә милли республикада да, өлкәләрдә дә юк, дип ачына халык шагыйре. Алга таба ул бер татар теле укытучысының “СОлНЦе” мәктәбе директоры Павел Шмаковка ярдәм сорау рухындагы хатын укып күрсәтте. Хатның эчтәлеге дә әнә шул тикшерүләрдән соң туган зарлардан гыйбарәт иде. Ләкин анысы мөһим түгел, укытучы “кемгә мөрәҗәгать итә белмәгәч” үзенең коллегасына зарларын түгәргә булган. Киңәш сорап. “Бу – җан авазы. Әлеге укытучы беркемнән бернинди дә ярдәм көтми, үзе кебек гади бер укытучыга зарын гына түгә. Чөнки ике ел элек, һәм хәзер дә, мәктәп директорларыннан фәкать Павел Шмаков кына татар телен яклап сүз әйтә алды, дип искә алды чыгыш ясаучы.

Ркаил Зәйдулла белдергәнчә, бүген “татар мәгарифе” дигән сүзне куллану - үзе үк көлке. “Хәер, нинди көлке, еларга кирәк”, - дип ачыргалана шагыйрь.
Депутат хәзергесе вакытта Россия Президенты Владимир Путинның Конституциягә төзәтмәләр кертү тәкъдим буенча эшче төркем эшләве турында искә төшерде.

- Эшче төркем эшендә катнашучы рәисебез Фәрит Мөхәммәтшинның һәрдаим федерализм принципларын яклап чыгыш ясавын без беләбез. Рәхмәт аңа. Ләкин “один в поле не воин”, - диләр бит Мәскәүдә. Минемчә, Татарстан Дәүләт Советы да  федератив мөнәсәбәтләргә хилафлык китерә торган тәкъдимнәргә каршы үз сүзен өздереп әйтергә тиеш.

Лилия Локманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: