16+

Тәлгат Нәҗмиевны искә алдык

Исән булса, 1 мартта аңа 70 яшь тулыр иде.

Тәлгат Нәҗмиевны искә алдык

Исән булса, 1 мартта аңа 70 яшь тулыр иде.

Байлар Сабасында язучы-публицист, 27 ел район газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевны искә алдылар. Аны мәзәк остасы, Сабаның елъязмачысы, остаз буларак билгеләп үттеләр.

"Жирдән китү - үлем түгел әле, исән булса сине белгәннәр", - дип яза ул.

Тәлгат Нәҗмиев һәр сабалының исендә бүген. Китапханәләрдә аның китаплары укыла, район үзәкләштерелгән китапханә директоры Ләйсән Билалова хәтта күргәзмә өчен дә чиста гына калган килеш сакланган китап табуы авыр булуын әйтеп үтте. Димәк, язучының язганнары тузан жыеп кына ятмый. "Яшә, Саба-йорт", "Саба мәзәкләре", "Сабаларда эчәр суым булгач...", "Изге сәфәр жиңел гамәл түгел" кебек 16 китап авторы ул.

Бүген Тәлгат Самат улына бәйле күп кенә истәлекләр  белән  уртаклашып кына калмадылар, аның үзе белән бәйле мәзәк хәлләрне дә сөйләделәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading