Сезнең тәлинкә чана күргәнегез бармы? Ә минем – бар. Хәтта утырып та йөргәнем бар. 1978 елда район мәктәбенең 4нче сыйныфына укырга дип киткән елны утырып йөрергә туры килде ул чанага. Белмим, әти-әниләр ни кичергәндер ул вакытта, минем хәтеремдә бик күңелле дә, шул ук вакытта куркыныч та мизгел булып уелып калган ул чор.
Төгәл генә әйтә алмыйм, һәр гаиләдән өч-дүрт бала дип исәпләсәң дә, 50-60 бала төялешә идек без анда. Салкын кышкы көннәрдә туңмасыннар дип өчпочмаклап ураган метр ярымга метр ярымлы йон шәлне әле дә кадерләп саклыйм. Тракторга иярләнгән чана түмгәкле юлдан барганда без кечкенәләр шуып төшеп калмасыннар дип, югары сыйныфтагы абыйлар безне уратып алган була инде. Тора-бара әтиләребез, җыелышып, ян-яклары капланган чана ясады. Инде без дә бер яшькә үсеп киткән. Менә шунда сынау чоры башлана да инде – балалар белән шыплап тулган авыр чананы буранлы көннәрдә трактор тарта алмый. Тукталыш булмасын өчен, берничә бала, чиратлашып, чана артыннан йөгерергә тиеш. Әлбәттә, мәҗбүри түгел, намус куша!
Атна буе интернатта яшәп укыган елларның һәр көне үзенчә кадерле. Тәрбиячеләребез Фатыйма апа белән Мәймүнә апа, дәрестән соң вакыт әрәмгә үтмәсен дип, калькуляторлар алыштырган агач счетта санарга өйрәтү дисеңме, төрле тематикадагы КВН дисеңме – барысы да тормыш мәктәбе. Җыелышып, мәктәптә үткән көнне анализлау да гадәткә кертелгән: кемнедер – пионерга, кемнедер комсомолга алсалар ярый инде дип борчылулар, чирек ахыры җитсә, яхшы билгеләр теләү – барысы да бердәмлек, бер-береңә игътибар таләп итә иде.
Безне тәмле ризыклары белән сыйлаган аш-су осталары Камәрия апа белән Сәлимә апалар да әти-әниләреннән аерылып белем алырга килгән безләргә күпмедер дәрәҗәдә сагынырга юл куймый иде.
Авылга ялларга гына кайту тәмам үзәкне өзә. Көннәр язга таба авышкач, бу бигрәк тә сиздерә – әти-әни янында ешрак булу теләге артканнан-арта.
Һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кыенлыклары да җитәрлек була. Яз көне авылга эләгү җиңелләрдән түгел шул. Минем белән бәйле булмаса да, тагын бер вакыйга истә калган. Тәрбиячеләрдән рөхсәт алып, ике яшькә зуррак апаем, берничә классташы белән, атна уртасында кайтып килергә уйлыйлар авылга. 12 чакрымны үтеп, авылга терәлеп диярлек үсеп утырган каенлыкка җиткәч,үзәнлектән уза алмыйча, кире борылырга мәҗбүр булалар. Ул вакытта дефицит булган резин итек тә, тишек булу сәбәпле, кыенлыклар тудыра. Бу халәтне аңлыйсыздыр инде, җәмәгать!
Барлык кыенлыкларны артта калдырып, җәйге якка авышабыз. Бу инде велосипеды булган балага икеләтә шатлык. Минем үземә машина урынына торган мотоциклга утырып йөрү дә тәтеде әле. Җәйге каникулларда комбайнда эшләп алган хезмәт хакына сатып алганнар иде аны абыйга. Велосипеды булмаганнар җәяү атлый. Абый: «Җәяүлеләр яныннан узып киткәндә, авызыңны ерып китмә,күңелләренә авыр алырлар», – дип кисәтә торган иде, мин сабыйның масаюын алдан сиземләп. Күпме итагатьлелек авыл малаенда.
Көтеп алынган җәйге каникуллар сизелми дә үтеп китә. Әти-әниләр янәдән мәктәпкә кирәк-яраклар туплый. Йөрәк парәләрен тагын белем дөньясына тапшыра. Алда – яңгырлы кара көз. Элек аның ел фасыллары да ялгышмый иде. Нәкъ Тукайдагыча!
Язманы әйтерсең лә сугыш арты баласы яза. Бүгенге көндә күпләр узган чорны сагынып искә ала. Әлбәттә, мактарлык урыннары җитәрлек, һәр чорның үз җае. Миңа бүгенгесе дә бик кадерле. Хәзер авылларда кайсы авыл мәктәбендә уку теләгең бар – шуны сайлау мөмкинлеге бар. Бер бала сайлаганмы ул мәктәпне, икеме – анысы мөһим түгел: автобус билгеләнгән. Техникасы булган очракта да юлы булмау сәбәпле ике сәгать үткән чакрымнарны асфальт юлдан ярты сәгатьтә узасың.
Рәзинә Мәрданова,
Саба.
Фотода: «Аҗаган» уены. 1982 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар