16+

Түләүле белем: акчаны ничек кайтарырга?

Сер түгел, уку йортларында бюджет урыннары елдан-ел кими бара. Шуңа да әти-әни, баласына югары белем бирү өчен, түләүле бүлекләрне сайлый. Әмма һәр кеше дә белем алу өчен түләнгән акчаның бер өлешен кайтару мөмкинлеге барлыгын белмидер әле.

Түләүле белем: акчаны ничек кайтарырга?

Сер түгел, уку йортларында бюджет урыннары елдан-ел кими бара. Шуңа да әти-әни, баласына югары белем бирү өчен, түләүле бүлекләрне сайлый. Әмма һәр кеше дә белем алу өчен түләнгән акчаның бер өлешен кайтару мөмкинлеге барлыгын белмидер әле.

Кемнәр кайтара ала?
Әгәр дә сез үзегез түләп укысагыз яисә балагызның, уллыкка яисә кызлыкка алган баланың, бертуган энегез яисә сеңлегезнең укуы өчен түләсәгез, әлеге сумманың 13 процентын кире кайтару мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – түләүле бүлектә укыган туганыгыз яисә балагызга 24 яшь тулмаган булу шарт.
Моннан тыш, балалар бакчасындагы өстәмә түгәрәкләр, автомәктәп, чит телләр курсларында түләүле белем алган очракта, акчаның бер өлешен кайтару мөмкин. Мәгариф учреждениесенең лицензиясе булу гына шарт итеп куела.

Салым өчен тотып калынган акчаның соңгы өч ел өчен алырга була. Әлеге түләүләрне салым хезмәте кайтара.

Кайсы очракта кайтарып булмый?
Әгәр дә сез белем алу өчен ана капиталын файдаланасыз икән, ул чакта акча кире кайтарылмый.
Дәвалану, уку өчен түләүнең күп дигәндә 120 мең сумын гына кайтарырга була. Ә инде балаларыгызның укуы өчен түлисез икән, бу очракта кире кайтарылган сумма 50 мең сумнан артмаячак.

Шуңа да кыйммәтле дәвалану курслары узганда яисә уку өчен түләгәндә, зур сумманы өлешләп түләү киңәш ителә.

Кирәкле документлар:
- 2-НДФЛ һәм 3-НДФЛ форматындагы белешмәләр;
- акчаны кире кайтаруны сорап язылган гариза;
- белем бирү учреждениесе белән килешү;
- акча түләүне раслаучы чеклар.

Якын кешегез өчен түләгән очракта:
- көндезге бүлектә белем алуны раслаучы белешмә;
- баланың туу турындагы таныклыгы;
- баланы уллыкка алуны раслаучы документ;
- ир яки кыз туганыгыз белән туганлыкны раслаучы документ таләп ителә.

Шәхси тәҗрибә
Шәхсән үзем югары белемне түләүле бүлектә алдым. Акчаны әти-әни түләгәнлектән, документларны да аларга терки идек. Ел саен кирәкле кәгазьләрне җыеп, салым хезмәтенә тапшырганнан соң, биш ел дәвамында түләнгән акчаның 13 проценты кире кайтарылды. Шуны да онытмагыз, документларны тапшыруга, акча алам дигән сүз түгел. Моның өчен берничә ай көтәргә туры киләчәк.

Медицина хезмәте (теш дәвалау, операция) өчен дә акчаны кире кайтарган булды.

Улым дәүләт балалар бакчасында урын булмаганлыктан, шәхси бакчага йөри. Бакчага түләгән акчаны да кире кайтарырга була икән. Әмма Федераль салым хезмәтенең call-үзәгендә аңлатуларынча, акча өстәмә түгәрәкләр, белем бирү программалары өчен генә кайтарыла.

Сүз уңаеннан, әгәр дә сезнең дә түләүләрнең бер өлешен кире кайтаруга бәйле сорауларыгыз бар икән, 8-800-222-2222 телефон номеры аша шалтыратып белешә аласыз. Шулай ук Федераль салым хезмәте сайтында да мәгълүмат табарга мөмкин.

Гөлназ ҺАДИЕВА.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X