16+

Тәмле кашык ясаучы Вадим Фәттахов: «Тәүлегенә 3 мең кашык әзерлим»

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Вадим Фәттахов ашый торган кашыклар җитештерә башлаган. Аш, ботка, торт ашаганнан соң, кашыкның үзен дә кабып йотасың.

Тәмле кашык ясаучы Вадим Фәттахов: «Тәүлегенә 3 мең кашык әзерлим»

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Вадим Фәттахов ашый торган кашыклар җитештерә башлаган. Аш, ботка, торт ашаганнан соң, кашыкның үзен дә кабып йотасың.

Вадим 16 яшеннән бирле эшмәкәр дияргә була. Башта ул төрле яшьләр фестивальләрен, кул эшләре күргәзмәләрен оештырган. 18 яшендә үзенең кинотеатрын ачып, уңышлы гына эшләп киткән. Әмма һөнәре буенча пешекче-кондитер булган егеттә Россия өчен гаҗәп тоелган берәр нәрсә җитештерә башлау теләге барлыкка килә. Ярты ел эзләнү барышында шактый эшлекле китаплар укый, итнернет порталларны күзәтә, кешеләр белән аралаша. Көннәрдән бер көнне аз гына кертем белән бизнес ясарга өйрәткән мәкаләгә тап була. Шуның бер варианты итеп ашый торган кашыклар җитештерергә тәкъдим ителгән була анда. Мондый кашык­ларны Россиядә, гомумән, җитештерүче булмавы ачыклана. Һиндстанда ясыйлар икән андый кашыкларны. Вадим алар белән элемтәгә керә, әмма аңа кашыкны ярты елдан соң гына җибәрә алачакларын әйтәләр. Шуңа өстәп, Һиндстан кашыкларын бездә нәкъ алардагыча җитештереп тә булмый икән.

Кашыкларны Вадим гадәти камырдан: сөт, тоз, шикәр комы, май һәм оннан ясый. Бернинди дә химия кулланылмый. Кашыклары ике төрле: бер төрләренә сарымсак, яшел тәмләткечләр салына, ә баллы кашыкларга дарчин, ваниль, кокос, чикләвекләр кушыла. Беренчеләре аш, салат, икенче ашлар ашаганда кулланыла. Баллылары десерт, йогырт, боткалар ашарга кулай. Вегетарианецлар өчен дә җитештерә башларга уйлый. Аларын сөт, май, йомыркасыз гына пешерәчәкләр. Глютенсыз кашыклар пешерү идеясе дә бар.

– Камырдан ясалган ка­шык белән аш та ашап буламы? – дип кызыксынам яшь эшмәкәрдән.
– Акрынлап кашык җеби башлый, әлбәттә, әмма без бик күп тапкырлар тикшерү үткәрдек. Бер кашык бер тәлинкә аш өчен җитә. Соңыннан йомшарган кашыкның үзен кабып куясың.

– Көненә ничә кашык «пешерәсез»?
– Тәүлегенә 3 мең кашык. Әмма бу чик түгел. Өстәмә инвестиция­ләр булган очракта тагын җиһазлар алып, 5 мең кашык та җитештереп булачак.

– Аларны ничек сатасыз?
– Үзебезнең сайт, социаль челтәрләр аша. «Сарафан радиосы» да яхшы эшли. Кафе, рестораннар күпләп заказ бирә. Алар ризыкларны безнең кашыклар белән бергә бирә. Шул рәвешле клиентларын шаккатыралар. Сувенир продукция буларак та алучылар бар. Күптән түгел Татарстандагы ашый торган сувенирлар ясый торган бер компания белән килешү төзедек. Красноярск, Чита, Якутск, Геленджик, Ростов-на-Дону, Саратов, Казахстанның Караганда, Белоруссиянең Минск шәһәрләренә озатабыз.

Бәяләрен дә беләсегез киләдер. Күпләп сатканда, берсе 9-14 сумга төшә. Аерым сатканда, 28-38 сумнар була.
Ашый торган кашыклар әйләнә-тирә мохитне саклау чарасы да булып тора, ди Вадим. Табигатькә чыкканда, пластик кашык­лар алып йөрисе булмый. Димәк, табигатьне чүп­ләмисең дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading