16+

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы: кемгәдер харизма, кемгәдер алкышлар җитмәде

Узган шимбәдә “Пирамида” концертлар залында “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”н тапшыру тантанасы узды.

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы: кемгәдер харизма, кемгәдер алкышлар җитмәде

Узган шимбәдә “Пирамида” концертлар залында “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”н тапшыру тантанасы узды.

Алып баручылар алдан ук кисәткәнчә, тамашада стереотиплар җимерелергә, гадәттә концертны ябучы җырчылар алдан чыгыш ясарга тиеш иде. Чыннан да, премия тапшыру тантанасын Айдар Галимов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илназ Баһ, Иркә, Рифат Зарипов, Хәмдүнә Тимергалиевалар ачып җибәрде. Алар үз репертуарларыннан берешәр куплет җыр башкарды. Шуннан соң сәхнәгә “Иң популяр җырчы” дип танылган Радик Юльякшин – Элвин Грей белән Бабек Мамедрзаев чыкты. Радикны котларга чыккан Кукмара прокуроры Ришат Шакиров ярымшаяртып, ярымҗитди төстә: “Моның кадәр артистны бергә җыеп, концерт кую җиңел түгелдер. Аларның һәрберсенең үз холкы бит. Менә, мәсәлән, Радик. Ул “йә концертны башлыйм, йә тәмамлыйм” дигәндер”, - диде. Аның сүзләрендә дә хаклык юк түгелдер.  

Сүз уңаеннан, Радикка ТМТВ статуэткасын Ришат Шакировның тапшыруы очраклы түгел. Әгәр хәтерләсәгез, 2016 елның көзендә Кукмара мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин белән җырчы арасында низаг килеп чыккан иде. Ул чагында мәдәният йорты директоры эшеннән азат ителде. Ә Ришат Шакиров “Закон белән эш итәбез” дип ул вакытта җырчыны яклап чыккан иде. Алай гына да түгел, прокурор киләчәктә Радикны “золотой граммофон алу тантанасында очрашырга язсын” дип теләде һәм “законны иң хөрмәт итүче җырчы” дип  бәяләде.
 
Шулай да прокурор әлеге исемне җырчыга аванс белән бирүен әйтте, чөнки күптән түгел генә Хәмденюша проектында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева Радиктан интервью алган вакытта армиядә хезмәт итү темасы күтәргән иде. Шуңа бәйле рәвештә, Ришат Шакиров: “Син “законно” хезмәт иттеңме икән, әллә юкмы?” - дип сорады.  

Радик исә үзе: “Ул елларда мин җыр яздым”, - дип акланды.
Әлеге тантанада Элвин Грейга тагын бер бүләк әзерләнгән иде. Аңа республиканың Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазен дә бирделәр. Радик бүләкне алганда кат-кат “көтелмәгәнчә” диде. Шулай да әлеге бүләк, димәк, тиздән Радикка “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелергә мөмкин дип уйларга җирлек булдырды.

Җырлар һәм җырчылар   
   
Яшь җырчылар да, яңа номинацияләр күп иде, тик ни кызганыч, яшьләрнең күбесенең ни үзләре, ни җырлары истә калмады. Җырларның да, образларның да бер-берсен кабатлавы сизелде. Мәсәлән, Диана Таҗетдинованы киенү стиле буенча Азалия Зиннәткә охшаттым.

Эстрабызда ирле-хатынлы дуэтлар да бик күбәйгән икән. Әлеге кичәдә генә дә шундый җиде пар чыгыш ясады. Ләкин “Яңа дуэт” номинациясендә билгеләп кителгән Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновларның да, “Ел ташкыны” җиңүчеләре Рөстәм һәм Ләйлә Галиевларның да башкалардан аерып торырдай сыйфатларын күрмәдем. Хәйретдиновлар Алсу белән Азат Фазлыевларны кабатлый төсле тоелды. Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова әйтмешли, чыннан да, яшь җырчыларга үзләренә генә хас харизма җитми ахрысы.

“Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә “Ялгыз түгел, парлы түгел” җыры белән җиңү яулаган яшь җырчы Динара Таҗетдинова бүләген узган ел мәрхүм булган әтисе - Татарстанның халык артисты, профессор, виртуоз балалакайчы Рәфыйк Таҗетдиновка багышлады. Әлеге җырны ул әтисенең иң яраткан җыры булуын әйтте.   

Соңгы вакытларда тамашачы күзеннән бераз читтәрәк булган җырчылар – Илдар Әхмәтов белән Ринат Рахматуллинга да тапшырылды статуэтка. Ринат Рахматуллинның бик популяр чаклары бар иде. Әле алты-җиде еллар элек кенә дә аның концертлары шыгрым тулы заллар белән уза торган иде. Тик ни сәбәпледер ул тамашачыларын саклап калу өстендә тырышып эшләмәде дип уйлыйм. Фирдүс Тямаев кебек һаман эзләнүдә булса, рәхәтләнеп, гөрләтеп концертлар куеп йөрерлек җырчы, югыйсә. Әнә бит, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева соңгы елда кабаттан тагын ничек популярлашып китте. “Яшь чакта ничек тә барасың, олыгайгач кирәк ул арттан этүче”, - дип белеп әйтә шул ул.   

Костюмнар

“Татар җыры”нда кыска балаклы костюмы аркасында шактый тәнкыйть утына тотылган Ландыш Нигъмәтҗанова бу юлы әллә ни зур экспериментларга бармаган иде. Ә менә “Иң стильле дуэт” номинациясе кемгә бирелде дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде, Салават Миңнеханов белән Гүзәлемә!  
   
- Бу сезон безнең өчен бик уңышлы булды, чөнки “Татар җыры”нда да, Болгар радиосы милли музыка премиясе, “Туган тел” премиясе һәм менә ТМТВ премиясен тапшыру тантаналарында да катнашып, төрле номинацияләрдә җиңәргә насыйп булды. Гомумән, без һәр эшебезне - җырларны да, клипларны да, образларны да бер-берсеннән аерылып торырлык итеп эшләргә тырышабыз. Миңа калса, әлегә уңышлы килеп чыга, - диде Салават безгә.

Гүзәлем әйтүенчә, әлеге костюмнар өстендә бик күп профессионаллар эшли.
- Образларны, идеяләрне без үзебез туплыйбыз, ләкин аннан соң профессионаллар белән киңәшләшәбез. Салават белән икебез бергә төрле мода журналларын карап, беркемне дә кабатламаган костюмнарны барлыйбыз. Аннан соң үз идеяларыбызны да кушкач, шактый уңышлы образ барлыкка килә, - диде ул.

Тамашачылар
         
Оештыручылар зур эш башкарып чыккан, әлбәттә. Сәгать көндезге 15.00 дә Кызыл келәмнән башланган тантана төнге унбер тулып узгач кына тәмамлады. Тавыш, ут кую буенча да хилафлыклар булмады. Сәхнәдәге унөч экран җырчыларның һәр хәрәкәтен күзәтте. Шуңа күрә  «ТатМузТВ» телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов әйткәнчә, “өченче биеклек” яуланды. Тик тамашачыларның сүлпәнлеге, алкышларга саранлыгы гына кәефне кыра. Гомумән, “Пирамида”да нинди генә затлы чара узса да, көчле энергетика, җырчыларны күтәреп алып, уч төпләре ут булып кызышканчы кул чабуларны күргәнем юк анда. Узган ел тамашачылар Башкортстан җырчысы, соңгы бер-ике елда бездә дә популярлашкан Әнвәр Нургалиевне җылы алкышларга күмеп каршылап, озатып калган иде. Быел аңа да кул чабучы аз булды. Хәтта үзе дә: “Узган ел шәбрәк булган иде”, - дип, кабат сәхнәгә чыгып, халыкны бераз кузгатып алырга мәҗбүр булды.

Алкышлар дигәннән, бу юлы алар Радик Юльякшинга да аз эләкте. Тамашачысын үзе белән бергә җырлаткан, биеткән Радик өчен бу бөтенләй ят иде булса кирәк.
Эстрадабызның йөзек кашлары - Салават та, Айдар Галимов та, Зәйнәб Фәрхетдинова да бар иде бәйрәм кичендә. Кемгә ничектер, тик мин әле дә булса Хәния Фәрхинең юклыгына ышанып бетә алмыйм. Айдар белән Зәйнәбтән соң, концерт ахырында мин әле дә аның чыгышын көтәм.      

“ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”н тапшыру тантанасыннан биш кызыклы факт

1. Кызыл келәмнән 70 тән артык җырчы узды.

2. Иң күп алкышлар “Артур-Марат” дуэтына, Әнвәр Нургалиевкә, Хәмдүнә Тимергалиевага һәм Филүс Каһировка тәтеде. Ә иң күп чәчәк бәйләмнәре Илназ Баһка һәм Эльмира Сөләймановага бирелде.

3. Тамашада алты алып баручы эшләде. Алар сәхнәгә өчәрләп-өчәрләп чыкты. Беренче өчлектә - Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров һәм Айрат Ильясов. Икенче өчлектә – Иркә, Рифат Зарипов, Рамил Шәрапов. Алып баручылар арасында Айрат Ильясовны билгеләп узар идем. Айрат чираттагы тапкыр үзенең имправизация остасы икәнлеген күрсәтте.

4. Концертта бер-ике көтелмәгән хәл килеп чыкты. Статуэтка алырга дип сәхнәгә менгәч, Ландыш Нигъмәтҗанованың бер туфлие аягыннан төште, ләкин җырчы югалып калмады, икенчесен дә салып калдырды.

5. Җиңүчеләрне тәбрикләргә менгән Рөстәм Исхаковка конвертларны бутап китерү аркасында, дөрес номинантны ул өченче талпынышта гына әйтә алды.   

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading